Нахчыван Автономияле Республикасы

Азәрбайҗанның автономияле республикасы, эксклав

Нахчыван Автономияле Республикасы (әзери. Naxçıvan Muxtar Respublikası)) ― Азәрбайҗан эксклавы, Азәрбайҗан Республикасы Конституциясе һәм үз конституциясе буенча,[2] «Азәрбайҗан Республикасы составындагы автономияле республика» булып исәпләнә. Азәрбайҗанның башка территориясеннән Әрмәнстан территориясе аерып тора.

Нахчыван Автономияле Республикасы
әзери. Naxçıvan Muxtar Respublikası
БайракИлтамга
Нигезләнү датасы 17 ноябрь 1990
Сурәт
Рәсми исем Naxçıvan Muxtar Respublikası
Гимн Azərbaycan marşı
Дәүләт  Әзербайҗан
Башкала Нахчыван
Эксклав от Әзербайҗан
Геомәгълүматлар Data:Azerbaijan/Naxçıvan.map
Хөкүмәт башлыгы Васиф Юсиф оглы Талыбов[d] һәм Фуад Наджафли[d]
Халык саны 439 800 (2015)[1],
461 530 (2021)
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 880 метр
Акча берәмлеге Азәрбайҗан манаты[d]
Нәрсә белән чиктәш Төркия, Иран һәм Әрмәнстан
Аның белән шул ук территорияне били Нахичеванский экономический район[d]
Мәйдан 5500 км²
Харита сурәте
Подробная карта
Югары дәрәҗәле Интернет домены .az
Рәсми веб-сайт nakhchivan.az
Җирле телефон коды 60
Номер тамгасы коды 67, 68, 69, 70, 71, 72, 73, 74 һәм 75
Карта
 Нахчыван Автономияле Республикасы Викиҗыентыкта

1920 елның 28 июлендә Нахчыван Социалистик Совет Республикасы оеша. 1923 елның 27 февралендә ул Нахчыван автоном крае итеп үзгәртелә. 1923 елның 16 июнендә край Азәрбайҗан ССР составына керә һәм 1924 елның 9 февралендә Нахчыван Автономияле Социалистик Совет республикасы итеп үзгәртелә. 1936 елның 5 декабрендә ул Нахчыван Автономияле Совет Социалистик Республикасы, ә 1990 елның 17 ноябрендә Нахчыван Автономияле Республикасы дип үзгәртелә. [3][4] Территориясе – 5,5 мең кв. км. Халык саны — 439 800 кеше (2015 елның гыйнварына) [5], 398 323 кеше (2009 елгы җанисәп буенча), шуларның 99,6% ы — азәрбайҗаннар, 0,3% ы ― көрдләр. Башкаласы – Нахчыван шәһәре.

Атамасы үзгәртү

Лингвист Макс Фасмер(рус.) сүзләре буенча, «Нахҗаван» (Нахчыван) топонимы „Νaχič“ армән исеме һәм „аvan“ «җирлек, урын», борынгы фарсы телендә „avahana“ — „җирлек, авыл“ сүзләреннән килеп чыккан. [6]

География үзгәртү

Кавказ арты тауларының көньяк-көнчыгыш өлешен били. Территориянең якынча 75 % ы 1000 метрдан югарырак биеклектә ята. Төнякта ― Дәрәләяз, көнчыгышта ― Зәнгәзур тау сыртлары урнашкан (республиканыдң иң биек ноктасы ― Капычык тавы, 3904 м). Территориянең Аракс елгасы буендагы көньяк һәм көньяк-көнбатыш өлеше 600-1000 м биеклектәге тигезлектә ята. Гыйнварның уртача температурасы тигезлектә -3 С, тауларда −14 °С кадәр; июль +28 һәм +25 °С (югарыда +5 °с кадәр). Елына тигезлектә 200 мм, тауларда 600 мм га кадәр явым-төшем ява.

Тарих үзгәртү

1923 елның февралендә Советларның 3нче Бөтеннахчыван съезды карары нигезендә, Азәрбайҗан ССР составында Нахчыван автономияле крае төзелә, ул 1924 елның 9 февралендә Нахчыван АССР итеп үзгәртелә. 1926 елгы җанисәп буенча Нахчыван АССРда 104656 совет гражданы яшәгән, шулардан азәрбайҗаннар — 88 433, әрмәннәр — 11 276, көрдләр — 2649, руслар — 1837 кеше.[7] Нахчыван АССР 1967 елда халык хуҗалыгын үстерүдәге һәм мәдәни төзелештәге уңышлары өчен Ленин ордены, 1972 елның 29 декабрендә СССРның 50 еллыгы уңаеннан Халыклар Дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1990 елның 19 гыйнварында Нахчыван АССР Югары Советының Гадәттән тыш сессиясе Нахчыван АССРның СССР составыннан чыгуы һәм бәйсезлек игълан итү турында Карар кабул итә. [8] Шул ук елның 17 ноябрендә Нахчыван АССР Югары Советы «Нахчыван АССР» исемен «Нахчыван Автономияле Республикасы» итеп үзгәртә.

Дәүләт корылышы үзгәртү

Республиканың Төп законы ― Нахчыван Автономияле Республикасы Конституциясе. Нахчыван Автономияле Республикасы, гамәлдәге Конституция нигезендә, Азәрбайҗан Республикасы составында демократик, хокукый, дөньяви автономияле республика. [9].

Закон чыгару хакимияте үзгәртү

Закон чыгару хакимиятен Нахчыван Автономияле Республикасының Югары мәҗлесе (әзери. Naxçıvan Muxtar Respublikasının Ali Məclisi) башкара. Республиканың иң югары вазыйфаи заты булып Югары Мәҗлес Рәисе тора. 1993 елның 3 июленнән әлеге вазыйфаны Васиф Талибов(рус.) башкара.

Югары мәҗлес 45 депутаттан тора. Депутатлар турыдан-туры сайлауларда мажоритар сайлау системасы нигезендә сайлана. Сайлаулар биш ел саен ноябрьнең беренче якшәмбесендә үткәрелә. Һәр чакырылышның вәкаләтләре вакыты ― 5 ел. Сайлаулар 1995 елның 12 ноябрендә (1нче чакырылыш), 2000 елның 5 ноябрендә (2нче чакырылыш), 2005 елның 6 ноябрендә (3нче чакырылыш), 2010 елның 7 ноябрендә (4нче чакырылыш), 2015 елның 1 ноябрендә (5нче чакырылыш) үткәрелгән. Ләкин 2019 елның декабрендә вакытыннан алда сайлаулар билгеләнгән һәм 2020 елның 9 февралендә 6нчы чакырылышка сайлаулар уздырылган.

Башкарма хакимият үзгәртү

Башкарма хакимиятне премьер-министр җитәкчелегендәге Министрлар Кабинеты (әзери. Naxçıvan Muxtar Respublikası Nazirlər Kabineti) башкара. Премьер-министр Югары мәҗлес тарафыннан билгеләнә. 2020 елның 23 маеннан Сәбуһи Мәммәдов(азәр.) премьер-министр вазыйфасын башкара.

Суд хакимияте үзгәртү

Суд хакимиятен Нахчыван Автономияле Республикасы судлары башкара. Югары суд органы ― Нахчыван Автономияле Республикасы Югары суды.

Дәүләт хакимияте органнары Нахчыванда, күбесенчә Һейдәр Әлиев проспектында урнашкан.

Административ-территориаль бүленеш үзгәртү

 
Административ-территориаль бүленеш

Башкала ― Нахчыван шәһәре.

7 район һәм шәһәр
Район исеме Район үзәге
1 Бабәк районы Бабәк (шәһәр)
2 Җүлфә районы Җүлфә
3 Каңгәрле районы Кыврак
4 Нахчыван (башкала)
5 Урдабад районы Урдабад
6 Сәдәрак районы Һейдәрабад
7 Шаһбуз районы Шаһбуз
8 Шәрур районы Шәрур

Халкы үзгәртү

Халык санының һәм этник составының динамикасы Нахчыван АССРда 1926-1989 еллардагы Бөтенсоюз халык санын алу һәм Нахчыван АРда 1999-2009 еллардагы сан алу буенча.
Милләт 1926[10]
кеше.
% 1939[11]
кеше.
% 1959[12]
кеше.
% 1970[13]
кеше.
% 1979[14]
кеше.
% 1989[15]
кеше.
% 1999
кеше.
% 2009
кеше.
%
Барлыгы 104656 100,00 126696 100,00 141361 100,00 202187 100,00 240459 100,00 293875 100,00 354072 100,00 398323 100,00
азәрбайҗаннар 88433 84,50 108529 85,66 127508 90,20 189679 93,81 229968 95,64 281807 95,89 350806 99,08 396709 99,59
әрмәннәр 11276 10,77 13350 10,54 9519 6,7 5828 2,88 3406 1,42 1906 0,65 17 0,00 6 0,00
көрдләр 2649 2,53 1509 1,19 303 0,21 1087 0,54 1696 0,71 3127 1,06 2282 0,64 1321 0,33
руслар 1837 1,76 2549 2,01 3161 2,24 3919 1,94 3807 1,58 3782 1,29 517 0,15 101 0,03
украиннар 92 0,09 360 0,28 438 0,31 997 0,49 942 0,39 1858 0,63 140 0,04 22 0,01
төрекләр 16 0,02 4 0,00 1 0,00 16 0,01 215 0,06 104 0,03
татарлар 17 0,02 52 0,04 88 0,06 102 0,05 90 0,04 104 0,04 51 0,01 11 0,00
белоруслар 7 0,01 33 0,03 63 0,04 108 0,05 94 0,04 450 0,15
башкалар 329 0,31 310 0,24 281 0,20 467 0,23 455 0,19 825 0,28 44 0,01 49 0,01

Икътисад үзгәртү

Нахчыван сәнгагатенең төп тармакларына тоз, молибден һәм кургаш кебек файдалы казылмалар табу керә. Совет елларында үсеш алган коры җирләрдә авыл хуҗалыгы төбәккә шәраб җитештерү өчен бодай (күбесенчә Араз елгасы тигезлегендә үстерелә), арпа, мамык, тәмәке, җиләк-җимеш агачлары, ефәк һәм йөзем җитештерүне киңәйтергә мөмкинлек биргән. Башка тармакларга мамык җитештерү, ефәкне чистарту, җиләк—җимешне консервлау, ит консервасы, ә коры төбәкләрдә сарыклар үрчетү керә.

Файдалы казылмалар эшкәртү, тоз җитештеръ, радиотехника, фермерлык хуҗалыклары җитештерүе, консервлау, ефәк продукциясе, ит-сөт продуктлары, минераль сулар тутыру, кием һәм җиһаз җитештерү ― Нахчыван сәнәгатенең төп тармаклары.

NAZ буларак билгеле Нахчыван автомобиль заводы (Azerbayçan: Naxçıvan Avtomobil Zavodu) ― Азәрбайҗанның Нахчыван Автономияле Республикасында автомобиль җитештерүче.

1988 елда Таулы Карабахтагы сугыш аркасында чималга һәм базарларга керү мөмкинлеген югалту сәбәпле икътисадына җитди йогынты ясалган. Иранда һәм Төркиядә яңа базарлар барлыкка килсә дә, бу изоляция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә, үсешкә зыян китерә.

2007 елда Аракс елгасы аркылы Шахтахты ― Полдашт (Ирандагы Көнбатыш Азәрбайҗан провинциясе) күпере төзелгән, бу республика халкына Әрмәнстан территориясен узмыйча Иран аша Азәрбайҗанга керү мөмкинлеген бирә.[16][17]

Нахчыван икътисады авыл хуҗалыгына, тау сәнәгатенә һәм азык-төлек сәнәгатенә нигезләнгән, әмма республика бюджетының 75% ы Бакуда Азәрбайҗанның Үзәк хөкүмәте тарафыннан тәэмин ителә.

Нахчыван сурәтләре үзгәртү

 
Нахчыванның панорама күренеше

Искәрмәләр үзгәртү

  1. http://www.stat.gov.az/source/demoqraphy/en/001_15en.xls
  2. Конституция Азербайджанской Республики
  3. Справочник по истории Коммунистической партии и Советского Союза 1898—1991.
  4. Население России и СССР с древнейших времен по настоящее время: ДЕМОГРАФИЯ. Авторы: А. Г. Виноградов
  5. 1.15 Territories, number and density of population by economic and administrative regions of the Republic of Azerbaijan // Population 2016 елның 27 декабрь көнендә архивланган. The State Statistical Committee of the Republic of Azerbaijan
  6. Фасмер Макс. Этимологический словарь русского языка. — С-П. „Терра“, 1996. — Т.3, Стр. 50
  7. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам республик СССР. Закавказская СФСР/ Нахичеванская АССР (рус.), Демоскоп.
  8. Нахичевань (рус.), vexillographia.ru.
  9. КОНСТИТУЦИЯ НАХЧЫВАНСКОЙ АВТОНОМНОЙ РЕСПУБЛИКИ (рус.), Официальный сайт Нахчыванской Автономной Республики. 2020 елның 19 апрель көнендә архивланган. архив күчермәсе, archived from the original on 2020-04-19, retrieved 2022-11-20 
  10. Всесоюзная перепись населения 1926 года. Национальный состав населения по регионам республик СССР Демоскоп
  11. Всесоюзная перепись населения 1939 года. Распределение городского и сельского населения областей союзных республик по национальности и полу Демоскоп
  12. Всесоюзная перепись населения 1959 года. Городское и сельское население областей республик СССР (кроме РСФСР) по полу и национальности Демоскоп
  13. Всесоюзная перепись населения 1970 года. Городское и сельское население областей республик СССР (кроме РСФСР) по полу и национальности Демоскоп
  14. Всесоюзная перепись населения 1979 года. Городское и сельское население областей республик СССР (кроме РСФСР) по полу и национальности Демоскоп
  15. Всесоюзная перепись населения 1989 года. Распределение городского и сельского населения областей республик СССР по полу и национальности Демоскоп
  16. USACC Newsletter. әлеге чыганактан 2018-03-16 архивланды. 2022-11-20 тикшерелгән.
  17. TASE, PETER M. (in en). Ancient Monuments and Treasures of Nakhchivan. Lulu.com. ISBN 9781365015793. https://books.google.com/books?id=PVPvCwAAQBAJ&q=Poldasht-Shahtakhti+Bridge&pg=PA183. 

Сылтамалар үзгәртү