Наталья Гаврилица

Наталья Гаврилица (рум. Natalia Gavrilița, 21 сентябрь 1977) — Молдавияның дәүләт һәм сәяси эшмәкәре. "Гамәлләр һәм бердәмлек" партиясе вице-рәисе[4]. Элек — Молдавиянең финанс министры (2019)[5][6].

рум. Natalia Gavrilița
Сурәт
Җенес хатын-кыз
Ватандашлык  Молдова
 Румыния[1]
 СССР
Тугандагы исем рум. Natalia Catrinescu
Туу датасы 21 сентябрь 1977(1977-09-21) (46 яшь)
Туу урыны Малаешты[d], Молдавия Совет Социалистик Республикасы
Һөнәр төре икътисадчы, сәясәтче, хокук белгече
Башкарган вазыйфа глава правительства Молдавии[d][2], депутат Парламента Молдавии[d] һәм министр финансов Молдавии[d]
Әлма-матер Молдова дәүләт университеты[d] һәм Җон Кеннеди ис. идарә итү мәктәбе[d]
Сәяси фирка әгъзасы Партия «Действие и солидарность»[d][3]
Сәяси идеология социал-либерализм[d][3]
 Наталья Гаврилица Викиҗыентыкта

Биографиясе үзгәртү

Наталья Гаврилица 1977 елның 21 сентябрендә[5] Малаешты авылында туган (Днестр буе)

2000 елда Молдавия юридик университетының юридик факультетын, 2005 елда Джон Ф.Кеннеди идарә итү мәктәбен — Гарвард университеты факультетларының бересендә белем ала[5], дәүләт сәясәте магистры дәрәҗәсен ала[6].

2000-2003 елларда Кишинёвта АКШ илчелеге карамагында Сәяси һәм икътисади эшләр бюросында сәяси мәсьәләләр буенча ассистент булып эшли, 2005 елда — Вашингтонда бөтендөнья банкының Европа һәм Үзәк Азия буенча офиста вице-рәйесенең киңәшчесе, 2005-2006 елларда — стажер, ә аннары Брюсселдә Европа комиссиясендә икътисад һәм финанс баш идаралыгында киңәшче булып эшли[5][6].

2007-2008 елларда — Молдавиядә Икътисад һәм сәүдә министрлыгы карамагында сәяси идарә итү һәм макроикътисади программаларның үсеше идаралыгы җитәкчесе, 2008-2009 елларда — Молдавия хөкүмәте янында ярдәм күрсәтү һәм координацияләү программалары идарәсенең башлыгы[5][6].

2009-2013 елларда — олы киңәшче, ары Оксфордта урта һәм түбән керем белән үскән илләрнең статистика программасының анализлау, күрсәтү һәм җаваплылык ысулы белән шөгелләнгән Oxford Policy Management халыкара консалтинг компаниядә менеджер[5][6].

2013-2014 елларда — Молдавия мәгарифе министрлыгының аналитика, мониторинг һәм сәясәте идарәлегенең баш консультанты[5] (бу чорда мәгариф министры Майя Санду була)[6].

2014-2015 елларда — Молдавия мәгариф министрлыгының дәүләт секретаре[5][6].

2015-2019 елларда — Лондонда Global Innovation Fund (GIF) генераль директоры[5][6].

2017 елдан — Лидеры Майя Санду булган «Гамәлләр һәм бердәмлек» фиркасе әгъзасе[6], хәзерге вакытта — вице-рәисе[4].

2019 елның 8 июнендә Майя Санду хөкүмәтендә финанс министры портфелен ала. 12 ноябрьдә Молдавия парламенты Майя Санду хөкүмәтенә шөбһә вотумын белдерә[7]. 2021 елның 27 гыйнварында Молдавия президенты Майя Санду Гаврилицаның кандидатурасын премьер-вәзир вазифасына тәкъдим итә бу вазифа Иона Кик отставкага киткәч буш була[8], ләкин 11 февральдә Молдавия парламенты Гаврилица күрсәткән хөкүмәт составын бер тавыштан кире кага[6]. 11 февральдә Майя Санду кабаттан Наталья Гаврилицаны премьерлыкка тәкъдим итә[4][9]. Румын, рус, инглиз, француз һәм испан телләрен белә[5].

Шәхси тормышы үзгәртү

Тормышта[6].

Искәрмәләр үзгәртү