Наим Сөләйманоглу

Наим Сөләйманоглу (төр. Naim Süleymanoğlu, болг. Наим Сюлейманов; 1967 елның 23 гыйнвары, Птичар, Кырҗали өлкәсе, Болгария2017 елның 18 ноябре, Истанбул, Төркия) — Болгария, аннары Төркия авыр атлеты. Авыр атлетика тарихында беренче өч тапкыр олимпия чемпионы, җиде тапкыр дөнья чемпионы. Болгариянең атказанган спорт мастеры (1983)[6]. 46 дөнья рекорды куйган (26 Болгария өчен һәм 20 Төркия өчен)[7]. Наим Сөләйманоглу авыр атлетика тарихында иң титуллы авыр атлет дип санала.

Наим Сөләйманоглу
Туган телдә исем төр. Naim Süleymanoğlu
болг. Наим Сюлейманов
Туган 23 гыйнвар 1967(1967-01-23)[1][2]
Птичар, Момчилград[d], Кырджалийский округ[d], Болгария
Үлгән 18 ноябрь 2017(2017-11-18)[3][4] (50 яшь)
Истанбул, Төркия
Үлем сәбәбе бавыр сырузы
Күмү урыны Әдирнәкапы зираты[d]
Ватандашлыгы  Болгария
 Төркия
Әлма-матер Университет Гази[d]
Һөнәре авыл атлетикачы
Сәяси фирка Милләтче хәрәкәт фиркасе
Кардәшләр Мухаррем Сулейманоглу[d][5]

 Наим Сөләйманоглу Викиҗыентыкта

Тормыш юлы үзгәртү

Наим Сөләйманов 1967 елның 23 гыйнварында Птичарда (Болгария) төрек гаиләсендә туа. Наим зур булмаган (147 см) һәм җиңел авырлыкларда чыгыш ясаган. «Кесә Геркулесы» кушаматы булган. Авыр атлетика тарихында этеп күтәрүдә өч тапкырдан үз авырлыгыннан артык күтәрә алган алты спортчының берсе була[8].

14 яшендә яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында, ике төр ярышның суммасында 250 килограммны җыеп, җиңү яулый[9]. 1983 елның апрелендә, 160 кг авырлыктагы штанганы этеп, 285 кг күләмендә беренче дөнья рекордын куя. 1983 елда Мәскәүдә узган дөнья чемпионатында 56 кг га кадәр авырлыкта икенче урын ала, ләкин Болгария Лос-Анджелестагы Олимпия уеннарын бойкотлаштырганга күрә, анда катнаша алмый. Аннары Сөләйманов 1985 һәм 1986 елларда Болгария өчен чыгыш ясап, ике тапкыр дөнья чемпионы була.

1986 елның декабрендә Мельбурнда узган ярышларда Болгария җыелма командасына әйләнеп кайтмый һәм Төркиягә кача. Анда ул Төркия гражданлыгын алган. Болгариядә коммунистик режим төшкәннән соң аның туганнары да Төркиягә килә.

Сөләйманоглуның Төркия өчен халыкара ярышларда чыгыш ясавы өчен Болгария авыр атлетика федерациясе рөхсәте кирәк була. Болгар федерациясе рөхсәт өчен 1 250 000 доллар сораган, аны Төркия Республикасы түләгән[10]. 1988 елда Сеулда узган Олимпия уеннарында 21 яшьлек Сөләйманоглу олимпия чемпионы була. 1989 елгы дөнья чемпионатында җиңү яуласа да, 1990 елның язында спорт карьерасының тәмамлануы турында игълан итә, әмма 1991 елда әйләнеп кайта. 1991 елда дөнья чемпионатын ота, ә 1992 елда Барселонада узган Олимпия уеннарын да ота. 1996 елда Атлантада узган Олимпия уеннарын ота.

Атлантада узган Олимпиададан соң Сөләйманоглу яңадан карьерасының тәмамлануы турында игълан итә, тик 2000 елда Сиднейда узачак Олимпиадада катнашу өчен спортка әйләнеп кайта. 2001 елда ул Олимпия ордены белән бүләкләнә.

Спорт карьерасы тәмамланганнан соң ике тапкыр Төркия парламентына сайланырга тели, әмма сайлана алмый.

Озак вакытлар бавыр циррозыннан җәфа чигә[11]. 2009 елда начар хәлдә хастаханәгә салына һәм өч айга якын хастаханәдә була[12].

2017 елның 25 сентябрендә бавыр циррозының терминаль стадиясе белән барлыкка килгән бавыр җитмәү сәбәпле хастаханәгә китерелә[13][14]. 11 ноябрьдә баш миенә кан саву һәм шеш арту сәбәпле, аңа ашыгыч хирургик операция ясала[15].

 
Наим Сөләйманоглуның кабере

18 ноябрьдә Нәгыйм Сөләйманоглы Аташехир Мемориаль госпитале хастаханәсендә вафат була[16]. Төркия Президенты Рәҗәп Әрдоган үзенең кайгыларын уртаклашкан[17].

Кинода үзгәртү

  • «Төркия Геркулесы», 2019. Наим Сөләйманоглы ролендә — Хаят ван Эк

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Encyclopædia Britannica
  2. Encyclopædia UniversalisEncyclopædia Britannica.
  3. Weightlifting legend Naim Süleymanoğlu dies at age 50
  4. Haltérophilie : Naim Süleymanoglu est mort à l'âge de 50 ans
  5. https://www.sports-reference.com/olympics/athletes/su/muharrem-suleymanoglu-1.html
  6. С П И С Ъ К НА СЪСТЕЗАТЕЛИТЕ ПО ВДИГАНЕ ТЕЖЕСТИ, КОИТО СА ПОКРИЛИ ИЗИСКВАНИЯТА ЗА ЗВАНИЕТО “ЗАСЛУЖИЛ МАЙСТОР НА СПОРТА” И СА УТВЪРДЕНИ ЗА ТАКИВА ПРЕДИ 1990 г.
  7. Naim Süleymanoğlu
  8. 6 тяжелоатлетов, которые подняли 3-х кратный собственный вес(үле сылтама)
  9. Юный рекордсмен взрослого помоста//«Советский спорт» 30 апреля 1983 (приводимая в статье дата рождения — 27 ноября 1967 года)
  10. Suleymanoglu Lifts Weights and Hearts with Extraordinary Hat-Trick. olympic.org (1988-09-22).
  11. Champion Turkish weightlifter Süleymanoğlu dies at 50 — Turkish News
  12. Брат Наима Сулейманоглу: И в Болгарии есть люди, которые хотят стать донорами - Novinite.ru
  13. Скончался легендарный турецкий штангист Наим Сулейманоглу | TRT Russian Русский, archived from the original on 2017-11-23, retrieved 2021-07-30 
  14. Скончался самый титулованный тяжелоатлет мира | NEWS TURK | Новости Турции, archived from the original on 2017-11-20, retrieved 2021-07-30 
  15. Умер самый титулованный тяжелоатлет мира, Lenta.ru, 18.11.2017.
  16. milliyet.com.tr:Naim Süleymanoğlu hayatını kaybetti
  17. Anadolu:Naim Süleymanoğlu hayatını kaybetti

Сылтамалар үзгәртү