Наил Мөхәррәмев (Наил Мидхәт улы Мөхәррәмев, 21 гыйнвар 1953(1953-01-21) (71 яшь), Казан, РСФСР, СССР — , ) — СССР һәм РФ сәясәт белгече, теоретик һәм гамәли этносәясәт буенча белгеч, фәлсәфә фәннәре кандидаты (1980), сәясәт фәннәре докторы (1997), профессор (1997), ТРның атказанган фән эшлеклесе, Казан дәүләт энергетика университетының политология һәм хокук кафедрасы мөдире. Казан (Идел буе) федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры[2][3].

Наил Мөхәррәмов
Туган 21 гыйнвар 1953(1953-01-21) (71 яшь)
Казан, РСФСР, СССР
Яшәгән урын улица Ульянова-Ленина, 57/2[d], Казан[1]
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре галим
Эш бирүче Казан (Идел буе) федераль университеты
Гыйльми дәрәҗә: сәясәт фәннәре докторы[d] һәм фәлсәфә фәннәре нәмзәте[d]

Биографиясе үзгәртү

1953 елның 21 гыйнварында Казанда ТАССР һәм РСФСРның Атказанган фән эшлеклесе, тарихчы Мидхәт Кәрим улы Мөхәррәмов гаиләсендә туа.

1975 елда "Җәмгыять белеме укытучысы" белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый.

1975-1996 елларда - Казан дәүләт университетының политология кафедрасы мөдире, стажер-укытучы, ассистент, доцент, мөдир урынбасары.

1980 елда Казан дәүләт университеты аспирантурасын тәмамлый һәм шунда ук фәлсәфә фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

Кеннан институтында (АКШ, 1995 ел), Браун университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институтында (2000 ел), Хоккайдо университетының славян тикшеренүләре үзәгендә (Япония, 2000 ел, 2004 ел, 2007 ел) стажировка уза.

1991 елда М. В. Ломоносов исемендәге МДУның философия факультеты докторантурасын тәмамлый.

1996-1997 елларда - Мәскәү энергетика институтының Казан филиалының җәмәгать фәннәре кафедрасы профессоры һәм мөдире[5].

1997 елда М. В. Ломоносов исемендәге МДУда «Этнополитик анализның концептуаль нигезләре һәм гамәли аспектлары» темасына сәяси фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (белгечлеге 23.000.01 «Сәясәт теориясе һәм фәлсәфәсе, тарих һәм сәяси фән методологиясе»)[3][6].

1997 елдан-профессор, Казан дәүләт энергетика университетының иҗтимагый фәннәр кафедрасы мөдире (2004 елдан - политология һәм хокук кафедрасы).

1997-2004 елларда - Казан дәүләт энергетика университетының Инженер-икътисад факультеты деканы, ә 2004 елдан — КДЭУның икътисад һәм социаль фәннәр институты директоры.

1998 елдан - "ТИСБИ" Идарә университетының Халыкара мөнәсәбәтләр кафедрасы профессоры һәм мөдире (2006 елга кадәр).

1999 елның 19 маенда профессор исеме бирелә[3].

1999-2003 елларда - Казан шәһәре мэры киңәшчесе[7].

2001-2004 елларда - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы фән комиссиясе әгъзасы.

2012-2014 елларда - Казан (Идел буе) федераль университетының массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты директоры[2][3][8].

Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы политология буенча ВАК Эксперт советы әгъзасы[2].

Россия сәяси фәннәр ассоциациясенең Эксперт советы әгъзасы[2].

"Казан" журналының редакция коллегиясе әгъзасы[2].

"Эхо веков-Гасырлар авазы" журналының редакция коллегиясе әгъзасы[2].

39 ел педагогик эш стажы, 200 дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләре авторы[9].

8 фән кандидаты әзерләде[10].

Шәхси тормыш үзгәртү

Хатыны ― Ләйсән Мөҗип кызы Мөхәррәмова, сәяси фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт медицина университеты проректоры, тарих, фәлсәфә, политология һәм социология кафедрасы мөдире. Улы бар[10]. Җәяү йөрү, балык тоту белән мавыга[7].

Буләкләре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://giteli.info/kazan
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 Мухарямов Наиль Мидхатович » Университет управления «ТИСБИ». www.tisbi.ru. әлеге чыганактан 2015-12-22 архивланды. 2015-12-12 тикшерелгән.
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 Мухарямов Наиль Мидхатович. Общие сведения. Персональная страница сотрудника КФУ. Казанский (Приволжский) федеральный университет.. kpfu.ru. әлеге чыганактан 2015-12-22 архивланды. 2015-12-12 тикшерелгән.
  4. Мухарямов Н. М. Интернационалистические тенденции современного революционного демократизма в странах Азии и Африки : Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филос. наук : (09.00.02). — Казань, 1980. — 17 с.
  5. Научно-теоретическая конференция в Казани // Газета «Социалистическая Россия». 13.07.1998. № 23
  6. Мухарямов Н. М. Концептуальные основания и прикладные аспекты этнополитического анализа / автореферат дис. ... доктора политических наук : 23.00.01. — М.: МГУ имени М. В. Ломоносова, 1997. — 45 с.
  7. 7,0 7,1 Мухарямов Наиль Мидхатович. nailtimler.com. 2015-12-12 тикшерелгән.
  8. Агония журфака: директор Института коммуникаций вернулся в Энергоуниверситет.
  9. Мухарямов Наиль Мидхатович. kgeu.ru. 2016-01-12 тикшерелгән.
  10. 10,0 10,1 10,2 10,3 Александр Шагулин,Анна Кузнецова,Елизавета Масленкова (20.12.2012). «Поминки по журфаку» КФУ закончились переворотом. Бизнес-онлайн.

Чыганаклар үзгәртү

  • Ломакина В. Ф. {{{башлык}}} // Социальные и гуманитарные науки. Отечественная и зарубежная литература. Серия 4: Государство и право. Реферативный журнал. — ИНИОН РАН. — № 3. — С. 80-84. — ISSN 2219-861X.