Наил Мирсәет улы Ахунов (1930 елның 5 ноябре, Калинино авылы, Мөслим районы, Татарстан АССР1989 елның 4 августы, Минск, Беларус ССР) — совет хәрби башлыгы, генерал-лейтенант. Урта Азия хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары һәм хәрби советы әгъзасы (1981—1984), Беларус ССР Югары Советы депутаты (1980).

Наил Ахунов
Туган 5 ноябрь 1930(1930-11-05)[1]
Мөслим районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Үлгән 4 август 1989(1989-08-04) (58 яшь)
Минск, Беларус Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Төньяк зират[d]
Әлма-матер РФ КК Генераль штабы хәрби академиясе[d]
Һөнәре гаскәрбашы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Хәрби дәрәҗә генерал-лейтенант

Тормыш юлы үзгәртү

Наил Ахунов 1930 елның 5 ноябрендә Татарстан АССРның Мөслим районы Калинино авылында туган. Татарстан АССРның Кызыл Армия районы Михайловка башлангыч мәктәбендә укый. 1940 елдан Татарстан АССРның Зәй районында укый.

1947 елда ВЛКСМ әгъзасы була. 1948—1951 елларда Сембердә Орловск танк училищесында укый. 1951 елдан 1965 елга кадәр Кавказ арты, Себер хәрби округларында һәм гаскәрләрнең Көньяк төркемендә хезмәт итә. 1956 елда СБКФ әгъзасы була. 1965 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый. 1970—1972 елларда К. Е. Ворошилов исемендәге Генераль штабның Хәрби академиясендә укый.

1972 елдан — Беларус хәрби округының (БХО) 120 нче гвардия мотоукчылар дивизиясе командиры. 1975 елның 6 октябрендә БХО 7 нче Кызыл байрак танк армиясе командующие беренче урынбасары — штаб башлыгы итеп билгеләнә. 1976 елдан — БХО 7 нче Кызыл байрак танк армиясе командующие. 1981 елның ноябреннән Урта Азия хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары һәм хәрби советы әгъзасы.

1975, 1977 һәм 1979 елларда Минск шәһәр һәм Минск өлкә советларына сайлана. 1980 елда Беларус ССР Югары Советына депутат итеп сайлана.

1984—1989 еллар — Варшава килешүендә катнашучы дәүләтләрнең Берләшкән Кораллы Көчләре идарәсе органнарында вазыйфалар били.

1989 елның 4 августында вафат була. Минсктагы Төньяк зиратта җирләнгән.

Гаилә үзгәртү

Өйләнгән, хатыны Эмма Мамедовна.

Бүләкләр үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://tatarica.org/ru/razdely/voennoe-delo/personalii/ahunov-nail-mirsaitovich