Наилә Гыйләҗевафехтованиече, Олимпия уеннары чемпионы, тренер, ССРБ атказанган спортчысы.

Наилә Гыйләҗева
Туган телдә исем Наилә Фәйзерахман кызы Гыйләҗева
Туган 2 гыйнвар 1953(1953-01-02) (71 яшь)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ, Русия
Һөнәре фехтование, рапира
Балалар Нәргиз, Дилбәр
Бүләк һәм премияләре Хезмәт Кызыл Байрагы ордены
Спорт такымы әгъзасы Динамо[d]

12 тапкыр ССРБ чемпионы, күп тапкыр Европа кубогы иясе, 7 тапкыр дөнья чемпионы, ХХI җәйге Олимпия уеннары чемпионы (Монреаль, 1976) һәм 1980 елгы җәйге Олимпиаданың (Мәскәү) көмеш медале иясе. Тренеры — Владимир Житлов.

Бүген ул Казанда фехтование буенча олимпия резервындагы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә (Казан фехтовкалау мәктәбендә) тренер булып эшли, яшь рапирачы кызларны фехтовкалау нигезләренә өйрәтә. ТР спорт министрлыгының «Спорт әзерлеге үзәге»ндә дә хезмәт куя[1].

« Казан кызы, Олимипия чемпионы Ольга Князева белән ярышларда чыгыш ясаганда татар теле бик булыша иде безгә. Ярышлар вакытында татар телендә бер-беребезгә киңәш бирә идек
Наилә Гыйләҗева
»

Гаиләсе үзгәртү

ире — Фәрит Мөбәрак улы Әскаров. Кызлары Дилбәр, Нәргиз, оныклары.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Наилә Гыйләҗева: «Туган телем җиңү яуларга булышты». «Атна вакыйгалары», 2018 ел, 14-20 декабрь

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү