Фатма Назлы Эджевит (4 гыйнвар 1900 ел — 14 август 1985 ел; Төркия) — педагог һәм рәссам-реалист. Төркия премьер-министры Бюлент Эджевитның әнисе.

Назлы Эджевит
Туган телдә исем төр. Fatma Nazlı Ecevit
Туган 4 гыйнвар 1900(1900-01-04)
Истанбул, Госман империясе
Үлгән 14 август 1985(1985-08-14) (85 яшь)
Әнкара, Төркия
Күмү урыны Җәбәче Асри зираты[d]
Ватандашлыгы  Госман империясе
 Төркия
Әлма-матер Sanayi-i Nefise Mektebi[d]
Һөнәре рәссам
Җефет Әхмәт Фәхри Әҗәвит[d]
Балалар Бүләнт Әҗәвит[d]

 Назлы Эджевит Викиҗыентыкта

Яшлеге үзгәртү

Фатма Назлы 1900 елның 4 гыйнварында шушы чорда Госман империясенең башкаласы Истанбулда туган[1]. Әтисе ягыннан ата-бабалары хәрби булган, әтисе — Әмин Сарут полковник, ә әнисе ягыннан бабасы Кират Паша — Госман солтаны ярдамчесе[2].

1915 елда кызлар өчен Шапа педагогия мәктәбен тәмамлаганнан соң, беренче төрек рәссам хатын-кызы Миһри Мүшфик Ханым киңәше буенча сынлы сәнгать белән шөгелләнергә карар итә.

1915—1922 елларда кызлар өчен Нәфис сәнгать мәктәбендә укый[3] Сәнгать мәктәбе өчен чыгарылышы имтиханнары төрек бәйсезлеге сугышы аркасында гамәлдән чыгарылганга күрә, ул укытучы сертификатын ала[4].

Назлы кызлар өчен Бешикташ урта мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли башлый. Соңрак әти-әнисенә эйәреп, Кастамон һәм Кече Азияга китә һәм 25 елга рәссам карьерасын туктата. Элек ул Кастамонда, шуннан — Болуда һәм Измиттә укыта.

1924 елда кияүгә чыга һәм Әнкарага күченә[4]. Бер елдан Бюлент исемле ул таба, ул ары сәяси партиянең лидеры була, аннары тагын дүрт тапкыр Төркиянең премьер-министры була. Эджевит укытучыларның музыка мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли, ары бу мәктәп Хаджеттепе Университетының Әнкара дәүләт консерваториясе булып китә. Моннан тыш, ул Истанбулда югары мәктәптә укыта. Укытучы карьерасы 19 ел дәвам итә.

Иҗади эшмәкәрлеге үзгәртү

Эджевит сынлы сәнгатькә 1947 елда кайта[4]. Студент елларында ук үз эшләрен Галатасарай күргәзмәгә куя һәм 1947 елдан соң тагын да күргәзмәләргә куя башлый. Шулай ук аның шәхси күргәзмәләрен дә үткәрә.

Аның эшләре реализм һәм импрессионизм стилләрнең симбиозынан гыйбарәт: Назлы «Нәфис сәнгатьләр берләшмәсе» йогынтысын кичерә, шулай ук күпмедер вакыт аның рәисе булып тора. Аның стиле 1930 еллардагы төрек рәссамнарының стилен хәтерләтә. Аның матур зәвыгы ис киткес була. 1947 елдан соң башлыча ул күренеш картиналарында импрессионизм стиленең йомшак һәм матур хисләрен донъяга гадел реалистик карашлар белән берләштереп, пейзажлар һәм натюрмортлар яза.

Аның импрессионизмы Төркиянең хәрби рәссамнары традицияләренә нигезләнгән. 1948 елдан 1975 елга кадәр Эджевит үз эшләрен сәнгатьләрнең һәм скульптураларның Дәүләт күргәзмәсенә куя. Ул май, акварель, күмер һәм акбур белән эшли. 1975 елда, 75 яшендә, Истанбул археология музее дирекциясенең медаленә лаек була[2].

Билгеле әсәрләре үзгәртү

2000 елның апрелендә Истанбулда узган аукционда Назлы Эджевитның «Бебек» картинасы коллекционерга шул чактагы акча белән 12 миллиард төрек лирасына сатыла.[5]

2003 елда шул чакта Төркиянең премьер-министры Рәҗәп Тайип Эрдоган, премьер вазифасын башкарып һәм интерьерын яңыртып, аның «Саладжак» эшен резиденциясе холлына элергә сорый[6]

Вафаты үзгәртү

1985 елның июнендә сәламәтлек белән проблемалары аркасында Эджевитны Истанбулда хастәханага салалар[7]. Соңыннан аның улы Бюлент Эджевит яшәгән Әнкарага күчерәләр. 1985 елның 14 августында Хаджеттепе Университетының хастәханасында 85 яшендә вафат була. Әнкараның Джебеджи Асри зиратында җирләнгән[8][9]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  1. Энже төркия республикасы мәдәният назл порталы
  2. Кайбер эшләрне сатып аукцион