Һинд дине эпосы Махабхаратада, Навагунҗара тугыз төрле хайваннардан торган мәхлукат. Хайван Һиндстанның Орисса штатында Пата-Читра стиле рәсемендә еш очрый торган мотив булып тора. Хайван Һинд дине Ходае Вишнуның яки Вишнуның Аватары (инкарнациясенең) формасы булып тора. Ул Махабхаратаның өлеше Бхагавад Гитада Кришнаның "вират-рупа"сы (бөтен җирдә булган яки киң колачлы) булып тора.[1]

Ориссадагы Вишну-Кришна формасына, Җаганнатха башы белән Навагунҗарага Арджуна баш ия.

Одиа шагыйре Сарала Даса тарафыннан язылган Махабхаратаның юрамасында Навангунҗараның риваяте сөйләнә; бу тарихның башка юрамасы юк. Бер юл Арджуна калкулыкта аскеза башкарганда, Кришна-Вишну аның алдына Навагунҗара буларак килә. Навагунҗараның башы әтәчнеке, ул филнеке, юлбарысныкы һәм атныкы өч аягында тора; дүртенче буыны лотос яки көпчәк тотучы күтәрелгән кеше кулы булып тора. Җанварның муены тависныкы кебек, аркасы һәм биле арсланныкы кебек; койрыгы еланныкы кебек. Башта Арджуна бу сәер хайваннан курка һәм җәлеп ителә һәм аны атар өчен җәясен күтәрә. Соңыннан Арджуна Навагунҗара Вишну манифестациясе икәнен аңлый һәм коралларын ташлап, Навагунҗара алдында баш ия.[2]

Навагунҗара-Арджуна сәхнәсе Пурида, Җаганнатх Гыйбадәтханәсенең төньяк ягында сын итеп ясалган.[3] Шулай ук Җаганнатх Гыйбадәтханәсе өстендә Нила Чакра дискының сигез Навагунҗарасы бар, алар тышкы әйләнәдә кисеп ясалган, барысы да өстә флагштокка таба юнәлгән. Навагунҗара шулай ук Орисса өлешләрендә, күбесенчә Пури Районында һәм Ориссаның Ганҗам Районында Ганҗифа уен карталарында Патша картасы буларак сурәтләнгән һәм Арджуна министр картасы итеп сурәтләнгән. Бу тупланма Навагунҗара буларак мәгълүм.[4][5][6]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Cesarone, Bernard (2001). Pata-Chitras of Orissa: An Illustration of Some Common Themes. journal. /www.asianart.com. 2008-10-12 тикшерелгән.
  2. Pattanaik, Devdutt (2003). Indian Mythology: Tales, Symbols, and Rituals from the Heart of the Subcontinent. Inner Traditions / Bear & Company. pp. 19, 21. ISBN 9780892818709. https://books.google.com/books?id=zdkswFlJtjQC&pg=PA19&lpg=PA19&dq=Navagunjara&source=web&ots=gehLH9qTXa&sig=11StFi1ysxLnH1sCPZ18zoElbNQ&hl=en&sa=X&oi=book_result&resnum=6&ct=result#PPA19,M1. 
  3. Starza, O. M. (1993). The Jagannatha Temple at Puri: Its Architecture, Art, and Cult. BRILL. pp. 45. ISBN 9789004096738. https://books.google.com/books?id=v4bV3beb0n8C&pg=RA1-PA45&lpg=RA1-PA45&dq=Navagunjara&source=web&ots=tuLYaL8zR9&sig=vyR8igiNu0AnQQ25NvxGlxMgTO8&hl=en&sa=X&oi=book_result&resnum=3&ct=result#PRA1-PA45,M1. 
  4. Kishor Gordhandas (25 November 2007). A Short History Of Ganjifa Cards. magazine. Epic India. 2008-10-12 тикшерелгән.
  5. HISTORICAL NOTES. website. Geocities. әлеге чыганактан 2009-07-23 архивланды. 2008-10-12 тикшерелгән.
  6. Asian Cards. website. Alta Carta. 2008-10-12 тикшерелгән.