Граха (санскр. graha "тоту",[1] ) яки Наваграха (Санскрит телендә, "тугыз йорт") Һинд динендә һәм Һинду астрологиясендә Ходайлар, тугыз планета.[2]

Наваграхалар, Раджа Рави Варма рәсеме.

Тугыз граха бар. Аларга Кояш, Ай, Марс, Меркурий, Юпитер, Венера, һәм Сатурн, һәм менүче һәм төшүче айның орбитасы эклиптиканы кисү нокталары, ягъни Раху һәм Кету керә.

Планеталар, күк җисемнәре һәм айның орбитасы эклиптиканы кисү нокталары үзгәртү

Наваграхалар алар:[2]

  1. Сурья (шулай ук Рави буларак мәгълүм), ягъни Кояш
  2. Чандра (шулай ук Сома буларак мәгълүм), ягъни Ай
  3. Мангала, ягъни Марс
  4. Будха, ягъни Меркурий
  5. Гуру, ягъни Юпитер
  6. Шукра, ягъни Венера
  7. Шани, ягъни Сатурн
  8. Раху
  9. Кету

Гыйбадәтханәләр үзгәртү

Үзләре эченә алган яки бер яки барлык тугыз Наваграхага багышланган гыйбадәтханәләр Һиндстанның төрле өлешләрендә бар, мәсәлән, Тамил Надуда. [3]

Бихар, Һиндстаннан, X гасыр Наваграха сыны, хәзерге вакытта Сан Диего Сәнгать Музеенда.

 

Бу мәкалә тулысынча яки өлешчә төп нөсхәсе Инглиз Википедиясендәге «Navagraha» мәкаләсе нигезендә ясалды.
Авторлар исемлеген төп мәкаләнең үзгәртүләр тарихы битеннән карый аласыз.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Sanskrit-English Dictionary by Monier-Williams, (c) 1899
  2. 2,0 2,1 Roshen Dalal (2010). Hinduism: An Alphabetical Guide. Penguin Books. pp. 280. ISBN 978-0-14-341421-6. https://books.google.com/books?id=DH0vmD8ghdMC. 
  3. Anantharaman, Ambjuam (2006). Temples of South India (second ed.). East West. pp. x-xxi, 302–304. ISBN 978-81-88661-42-8.