Мөәзин

исламда азан әйтүче

Мөәзин (гарәп. مؤذن‎ ― «намазга чакыручы») [1], шулай ук азанчы[1], биләл [1], мәзин [2] ― Исламда ир-ат―мәчет хезмәткәре яки мәчет рухание хуплаган мәхәллә кешеләренең берсе, мөселманнарны намазга чакырып, азан һәм икамәт әйтүче. Ислам культы хезмәтчесе.

Жан-Леон Жером. Манарадан намазга чакыручы мөәзин. (1879)

Тарих үзгәртү

Тарихчылар фикеренчә, әле Ислам барлыкка килгәнче үк Гарәп кавемнәрендә аерым бер кычкыру йоласы булган, мәсәлән, кавем әгъзаларын хәрби советка җыю өчен. Кешеләрне чакырырга тиешле кешене мөнади яки мөәззин дип атаганнар [3].

Азан әйтү традициясе я Мөхәммәд пәйгамбәр Мәдинәгә күченгәнче (һиҗрәт), яисә һиҗрәттән соң ике ел узгач барлыкка килгән. Азан әйтү ритуалы христианнарның кыңгырау чыңы һәм яһүдиләрнең торба тавышы белән охшаш рәвештә кертелгән.

Беренче мөәзин хәбәшстанлы Биләл ибне Рабәх була, ул бөтен Мәдинә буенча ишетелә торган гадәттән тыш көчле тавышка ия булган [4]. Һиҗрәттән соң исламның беренче мөәзиненә әйләнә. Бу вазыйфаны аңа Мөхәммәд пәйгамбәр үзе йөкләгән. Мөхәммәд пәйгамбәрнең Абдуллаһ ибн Үммү Мәктүп исемле икенче азанчысы да булган [5]. Башта Биләл ибне Рабәх кешеләрне урамнарда намазга чакырса, бераздан шәһәрдәге иң биек ноктаны куллана башлый.

 
Беренче Ислам мөәзине Биләл ибне Рабәхның төрек рәссамы ясаган сурәте, Мөхәммәд пәйгамбәр сурәтләнмәгән

Кайбер илләрдә үзгә азанга чакыру ысуллары булган: Индонезиядә кайбер мәчетләрдә намаз башлану гонг тавышы белән хәбәр ителә (Буддизм йогынтысы), Фәс шәһәрендә (Марокко) манарага байрак беркеткәннәр, караңгы вакытта лампа кабызганнар [3].

Шәрык илләрендә урта гасырларда мөәзин хезмәтен манарадан кешеләрнең йортларындагы, ихата эчендәге шәхси тормышларын, хатын-кызларны күрә алмаслык сукырлар, ярымсукырлар, хәтта тома сукырлар (күбесенчә сукыр малайлар) үтәгән [3]. Соңрак бу эшкә күзлеләрне дә җәлеп итә башлаганнар.

Яңа заманда кайбер илләрдә, бигрәк тә Көнбатыш һәм Көнчыгыш Европа илләрендә, мәчетләрне манара белән төзергә рөхсәт ителми. Димәк, мөәзин хезмәте дә кирәк булмый. Мәсәлән, Чехиянең Брно мәчетен төзегәндә, шәһәр хакимияте мәчет төзелешенә рөхсәт биргәндә, мәчетнең манарасы, гөмбәзе булмауны шарт итеп куя. Шулай ук мәчет бинасы архитектурасы белән янәшәдәге биналардан аерылып тормаска тиеш була[6].

Советлар хакимияте урнашкач һәм дингә каршы көрәш башлангач, мәчетләрне ябу һәм мәчетләрнең манараларын җимерү, мөәзиннәрне дин әһеле булган өчен сөргенгә сөрү компаниясе киң җәелдерелә. СССР заманында манарадан азан әйтү традициясе тыелган булган. Россиядә яңа заманда кайбер шәһәрләрдә (Казанда да)[7] һәм авылларда җирле халык, тынычлыкны боза, дип мәчеттән азан әйтүгә каршы чыгалар [8]

Кайбер илләрдә азан магнитофонга языла һәм таймер буенча эшләүче тавышлы аппаратура ярдәмендә трансляцияләнә.

Вазыйфалары үзгәртү

Мөәзин башта ук мәчет имамы ярдәмчесе буларак каралган. Икенче Изге хәлифә Гомәр ибн әл-Хаттаб (634―644) Күфә наместнигына «мөәзин һәм вәзир» сыйфатында кеше җибәргән. Хәлифә Гомәр вакытында мөәзин кешеләрне урамнарда намазга чакыра, аннары хаким янына барып, аны намазга чакыра, соңыннан мәчеткә кайткач, мөәзин намаз башлану турында игълан итә торган була[3].

Өмәвиләр хәлифәтенең 5нче хәлифәсе Габделмәлик ибн Мәрван(рус.) (646–705) заманында мәчетләрдә манаралар төзү кертелгән, мөәзиннәр азанны манара балконыннан әйтә башлаганнар. Гарәп сәяхәтчесе Ибн Баттута (1304—1377) күзәткәнчә, Харәземдә мөәзин намазга кешеләрне өйләреннән куып чыгарган. [3]

Үзенчәлеге үзгәртү

Мөәзин балигъ булу яшенә кергән, үз акылындагы мөселман булырга тиеш (балигъ булмаган малайларга да азан әйтергә рөхсәт ителә).
Азан әйтү тыела (мәкруһ):

Мөәзин көчле, әмма күңелгә ятышлы матур тавышка ия булырга тиеш. Алар азанны аерым көйле тавыш (мәкам) белән әйтә [5]. Җырлау сәләтенә ия булган малайларны азанны мәкам белән әйтергә өйрәтәләр. Мөәзин вазыйфасы мирас буенча да күчкән. Ислам илаһиятчыларының күпчелеге мөззин, мохтаҗ булса, үз эше өчен түләү алырга мөмкин, дип саный [5].

Мөәзингә, дин әһеле исәпләнсә дә, махсус дини белемле булуы мәҗбүри түгел, азан һәм икәмәт сүзләрен белсә, җитә[9].

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 Гогиберидзе, 2009
  2. Фуат Ганиев, Илһамия Сабитова. Татар теленең орфография сүзлеге. ― К.: «Раннур», 2002, 220нче бит. ISBN 5-900049-59-0
  3. 3,0 3,1 3,2 3,3 3,4 Кругосвет
  4. Ньюби, 2007
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 Али-заде, 2007
  6. Брно мәчете тарихы.(үле сылтама) Брно мәчете рәсми сайты(ингл.)(гар.)(чех.)
  7. Мусульманам Казани оставили право на молитву. 116.ru, 18.04.2012(рус.)
  8. Жители Шубино решили проблему с громкостью азана. IslamNews, 14.07.2020(рус.)
  9. Ислам. Белешмә―сүзлек (төзүчесе Заһид Шәфигый) ― К.: ТКН, 1990, 120нче бит