Мөхәммәт Әблиев

татар драматургы

Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев — күренекле татар драматургы, СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөхәммәт Әблиев
Туган телдә исем Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев
Туган 15 июль 1900(1900-07-15)
РИ, Казан губернасы, Тәтеш өязе, Даныш
Үлгән 1941(1941)
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Хәрби-сәяси академия[d]
Һөнәре язучы

Ул 1900 елның 15 июлендә Казан губернасы Тәтеш өязе (хәзерге Татарстанның Кама Тамагы районы) Даныш авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәдрәсәдә уку белән бергә, бик яшьли, тамак туйдыру өчен, байларга хезмәт итә башлый. 1915 елда Казанга килеп төрле эшләрдә ялланып көн күрә. 1918 елда азык-төлек отрядына языла. Туку фабрикасында эшли. 1920-1921 елларда партия мәктәбендә укый һәм, аны тәмамлагач, эшчеләр арасында тәрбияче була.

1921 елда Мөхәммәт Әблиев үз теләге белән Кызыл Армия сафларына китә, 1922 елда Урта Азиядә басмачылар дип яманаты таралган хәрәкәтне юк итүдә катнаша. Шул чордан башлап аның тормышы армия хезмәте белән бәйле.

1923-1926 елларда Мөхәммәт Әблиев Казандагы берләштерелгән татар-башкорт мәктәбен, 1927-1928 елларда Мәскәүдә хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. Шуннан соң Төркестан укчы полкына рота политругы итеп җибәрелә, соңга таба ул анда рота командиры булып хезмәт итә.

1932-1936 елларда Ленинградтагы хәрби-сәяси академиядә белем ала. Финнар белән сугыш башлангач, хәрби комиссар Мөхәммәт Әблиев көрәшнең алгы сызыгында була. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк ул укчы дивизиянең сәяси бүлек началнигы сыйфатында утка керә һәм авыр бәрелешләрнең берсендә батырларча һәлак була.

Мөхәммәт Әблиев 20нче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында үзен сыный – “Минем дустым сугышта” исемле хикәя, “Ком улы”, “Итекче кызы” повестьларын яза.

Соңга таба игътибарын драматургия төренә юнәлтә. 1923-1925 елларда ул “Ике туй” исемле пьеса яза. Мөхәммәт Әблиев татар әдәбияты тарихына иң беренче чиратта “Шәмсекамәр”(1929) драмасы белән керә. Пьеса өстендә эшләгәндә, яшь язучыга тәҗрибәле драматург Кәрим Тинчурин булышлык күрсәтә һәм бу иҗади дуслыкның нәтиҗәләре бик уңышлы булып чыга. Драмада Октябрь инкыйлабына кадәрге татар авылында барган вакыйгалар оста итеп, җанлы картиналарда тасвирлана.

“Шәмсекамәр” спектакле 1937-1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театрында зур уңыш казана, озак еллар буе репертуардан төшми уйнала. Пьеса күп кенә татар, башкорт һәм сугыштан соңгы елларда Үзбәк академия театры сәхнәсендә куела.

Мөхәммәт Әблиев 1939 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы иде.

Драматург 1941 елда — Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә батырларча һәлак була.

Сылтамалар үзгәртү