Мөхәммәтҗан Хөсәенов

Мөхәммәтҗан Хөсәен улы Хөсәенов (1756-1824) — 1789 елда Уфада мөселман дини җыелышы оештырылгач, аңа хакимият тарафыннан билгеләнеп куелган беренче мөфти. Мөхәммәтҗан Хөсәенов сәүдәгәрләр нәселеннән, төп йорты Уфа губернасының Солтанай авылда булган.

Мөхәммәтҗан Хөсәенов
Туган 1756
Солтанай[d], Ырынбур губернасы, Россия империясе
Үлгән 17 июль 1824(1824-07-17)
Атҗитәр, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Ватандашлыгы Россия империясе
Һөнәре мөфти
Балалар Фатима Мухамеджановна Хусаинова[d]

Яшь чагында рус армиясендә офицер булып хезмәт иткән. Аны мөфти итеп куйганда армиядәге хезмәтләре искә алынган дип нигез бар.

1824 елның 18 июнендә (1239 һиҗри) Уфадагы үз йортында вафат. Кабере Атҗитәр авылы янындагы утары янында. Ул барысы 34 ел һәм 10 ай мөфтилек иткән.