Мөхәммәтсәлим Өметбаев

Мөхәммәтсәлим Өметбаев – шагыйрь һәм публицист, тарихчы һәм этнограф, филолог, телче һәм тәрҗемәче, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе.

Мөхәммәтсәлим Өметбаев
Туган телдә исем Мөхәммәтсәлим Ишмөхәммәт улы Өметбаев
Туган 21 август 1841(1841-08-21)
Уфа губернасының Эстәрлетамак өязе Ибраһим авылы
Үлгән 28 июнь 1907(1907-06-28) (65 яшь)
Ибраһим, Уфа өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Милләт башкорт
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер Ырынбур Неплюев кадет корпусы
Һөнәре язучы, шагыйрь, тәрҗемәче

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Мөхәммәтсәлим Ишмөхәммәт улы Өметбаев 1841 елның 21 августында (2 сентябрендә) элекке Ырынбур губернасы Уфа өязе Йомран-Табын волостеның (Башкортстанның хәзерге Кырмыскалы районы) Ибраһим авылында башкорт кантун башлыгы гаиләсендә дөньяга килә. Мөхәммәтсәлимнең атасы Ишмөхәммәт Ишемгул улы башкорт җәмгыятенең югары мәдәниятле, алдынгы карашлы административ хакимият вакиле булган, күпъеллык хәрби хезмәте өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Әнисе Бәлхизә Балапан кызы шулай ук укымышлы, халкы рухиятен күңелендә саклаган шигъри күңелле хатын була. Аларның гаиләсендә җиде бала яхшы тәрбия алып үсә. Башлангыч белемне Мөхәммәтсәлим туган авылы мәдрәсәсендә алган. 1852 елда атасы аны Ырынбур кадетлык корпусына укырга урнаштыра. Шушында сигез ел уку чорында М. Өметбаев рус, фарсы, гарәп, иске татар телләрен өйрәнә, каллиграфия, архитектура, сынлы сәнгать, хәрби белем серләренә төшенә, математика, география, тарих, әдәбият буенча яхшы әзерлек үтә.

1860 елда атасы Мөхәммәтсәлимне кадетлык корпусыннан алып, туган якка кайтара. Шушы вакыттан М. Өметбаевның хезмәт юлы башлана. Башта ул тәрҗемәче, волость писаре, старшина булып эшли. 1879 елда Стәрлетамакка барып, мәдрәсә янында ачылган рус классында рус теле белән математика укытучысы булып урнаша, шушы вакыттан алып, Г. Кунафин әйткәнчә, “мәдәният һәм мәгърифәт дөньясына ерак сәфәргә юллана”. Аннары Уфага килеп, ятим балалар приютында укытучы-тәрбияче һәм мөселманнарның Диния нәзарәтендә тәрҗемәче булып эшли. Уфада М. Өметбаев ныклап әдәби-гыйльми иҗат эшенә чума.

Аңа үз заманы өчен мәртәбәле саналган коллегия теркәүчесе, губерна сәркәтибе, коллегия сәркәтибе, титуллы киңәшче сыман исемнәр бирелә. Ул янә III дәрәҗә Изге Станислав ордены, көмеш һәм бронза медальләр белән бүләкләнә. Әмма, сәламәтлеге какшау сәбәпле, 1899 елда барлыгы 59 сум 40 тиенлек пинсә белән отставкага чыга. 1907 елның 28 июнендә вафат була. Ул үзенең туган төбәгендә -— Ибраһим авылының зиратында җирләнгән.

Иҗади һәм фәнни эшчәнлеге үзгәртү

М. Өметбаевның күренекле хезмәтләре арасында “Фарсы грамматикасы”, “Җиһаннамә”, “Татар нәхүе” кебек кулъязма китаплары булганлыгы билгеле. Кызганычка каршы, аларның кайберләре сакланмаган. Ә менә әдипнең 1897 елда Казанда татар телендә басылган “Ядкәр” исемле җыентыгы — ХIХ гасыр ахыры башкорт мәдәниятенең күркәм комарткыларының берсе. 1901 елда Казанда аның тәрҗемәсендә А.С. Пушкинның «Бакчасарай фонтаны» поэмасы татар телендә дөнья күрә.

М. Өметбаевның поэтик мирасы күләм ягыннан бик үк зур түгел — аның безгә билгеле шигырьләре дүрт дистә чамасы. Жанрлар җәһәтеннән М. Өметбаев поэзиясе шулай ук үзенчәлекле: анда лирик шигырьләр дә, тәнкыйть тә, элегия, шулай ук мәсәл дә бар.

М. Өметбаевның тарихи-этнографик хезмәтләре арасында “Башкортлар”, “Уфаның тарихына кагылышлы материаллар”, “Башкорт халкының ак һәм кара көннәре”, “Кече табын халкының бабалары һәм аннан аерылган йомран-табын җире”, “Әй башкортларының нәсәбнамәсе”, “Башкортлар һәм торгаут калмыклары турында берничә сүз”, “Акташ хан” дигән очерклары һәм мәкаләләре Башкортстан һәм башкорт тарихын өйрәнүдә бәяләп бетергесез кыйммәтле мәгълүматлар тупланган булуы белән олы бәягә лаек. Галим һәм әдип башкорт халкының фольклоры, көнкүреше, йолалары, гореф-гадәте, халык медицинасы буенча бай материал җыюы белән дә зур фәнни өлеш кертте.

Уфа губернасының рус телендә чыккан матбугат чараларында башкорт халкының тарихы, теле, этнографиясе буенча, фольклор хәзинәләренә, көнүзәк мәсьәләләренә багышланган мәкаләләр белән чыгыш ясый. Аның гыйльми-әдәби эшчәнлеге, бер яктан, үз туган халкының фәнен һәм мәдәниятен үстерүдә кыйммәтле күренешкә әйләнсә, икенче яктан, губернаның рус телле рәсми даирәләрендә милләтенең илчесе ролен үтәде

Үз заманының матбугат битләрендә аның мәгърифәтчелек эшчәнлегенә зур бәһа бирелә, әдип башкорт тарихы буенча киң белемгә ия булуы белән танылу таба. Ә инде 1903 елның 11 июнендә “Уфимские губернские ведомости” гәзите аның хакында шундый сүзләр язып чыга: “Башкортларның Сәлим Өметбаев дигән 60 яшьлек үз шагыйре бар. Ул дулкынландыргыч һәм көчле стильгә ия. Пушкинның “Бакчасараен” бик әйбәт татарчага тәрҗемә итте; Казанда да, Ырынбурда да, Уфада да, Уралда да киң билгеле”.

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә