Мөхәммәтдин Гайнетдинов

Сәвитләр Берлеге Каһарманы

Гайнетди́нов Мөхәммәтдин (Дмитрий) Галентин улы (17.8.1921, Григорьевка, Верхотурье өязе, Екатеринбур губернасы, РСФСР — 7.5.1993, Төмән шәһәре), Советлар Берлеге Каһарманы (30.10.1943), старшина.

Мөхәммәтдин Галентин улы Гайнетдинов
Туу датасы 17 август 1921(1921-08-17)
Туу урыны Григорьевка, Верхотурье өязе, Екатеринбур губернасы, РСФСР
Үлем датасы 7 май 1993(1993-05-07) (71 яшь)
Үлем урыны Төмән
Гаскәр төре пехота
Дәрәҗә
Лейтенант
Лейтенант
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы (1943)

Ленин ордены I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
[[commons:Category: Makhmetin Galentinovich Gainutdinov Викиҗыентыкта|Мөхәммәтдин Галентин улы Гайнетдинов]] Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

крестьян гаиләсендә туган. 7 сыйныфны бетергән.

1940 елдан Эшче-крестьян Кызыл Гаскәре сафларында. Хәрәкәттәге армиягә 1943 елның февралендә алынган. 1943 елдан ВКП(б) әгъзасы.

43 нче укчылар полкының (106-нчы укчы төмәне, 65 нче гаскәр, Үзәк фронт) элемтә ротасы взвод командиры Мөхәммәтдин Гайнетдинов Днепр аша чыгу вакытында Лоев штб-ы тирәсендә дошман уты астында елга аша кабельны үткәргән һәм моның белән 43 нче укчылар полкы штабының роталар белән элемтәсен тәэмин иткән.

Сәргаскәрлекнең боерыкларны үрнәк булырлык итеп үтәү өчен һәм күрсәтелгән батырлык вә каһарманлык өчен старшина Мөхәммәтдин Гайнетдиновка Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән һәм Ленин ордены вә «Алтын Йолдыз» медале тапшырылган.

Сугыштан соң хәрби хезмәтне дәвам иткән. 1945 елда ул Харковь хәрби-сәяси укуханәсен, 1950 елда В.И.Ленин исемле хәрби-сәяси акдемиясенең ике курсны тәмамлаган. 1953 елдан запаста.

1958 елда Харковь дәүләт университетын тәмамлаган. Свердловск өлкәсенең Краснотурьинск һәм Качканар шәһәрләрендә эшләгән. 1993 елның 7 маенда Төмән шәһәрендә вафат булган.

Сылтама үзгәртү