Мөслим Абдуллин

җырчы

Мөслим Абдуллин (Мөслим Мокыйм улы Абдуллин, каз. Mu'silim Mu'kimuly Abdullin, Мүсілім Мүкімұлы Абдуллин) – җырчы (тенор), Казакъстан ССР халык артисты (1947). Казакъстанда опера сәнгатен барлыкка китерүчеләрнең берсе. Ришат Абдуллинның игезәк туганы. Алибәк Днишевның абыйсы (Алибәк – сеңлесе Камиләнең улы).

Мөслим Абдуллин
Туган телдә исем Мөслим Мокыйм улы Абдуллин
Туган 14 март 1916(1916-03-14)
Казакъстан Үскәмән шәһәре
Үлгән 17 декабрь 1996(1996-12-17) (80 яшь)
Алматы
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Казакъстан Казакъстан
Әлма-матер Алматинский музыкальный колледж имени П. И. Чайковского[d] һәм Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы (лирик тенор)
Эш бирүче Казахский государственный академический театр оперы и балета имени Абая[d] һәм Казахконцерт[d]
Җефет Камыш Карабалинова, балерина
Балалар улы Сагнай
Кардәшләр Ришат Абдуллин
Бүләк һәм премияләре Казакъстан ССР халык артисты (1947)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Мөслим (с) һәм Ришат (у) Абдуллиннар

1916 елның 14 мартында Симәй өлкәсе Үскәмән (каз. Өскемен) шәһәрендә татар гаиләсендә туган. Алматы музыка һәм драма техникумында укый башлый (1932),[1] Мәскәү консерваториясенең милли бүлеген (А.И. Вишневский сыйныфы) тәмамлый (1937). 1938-1965 елларда Казакъ опера һәм балет театрында эшли.[2] 1955 елдан КПСС әгъзасы. 1965 елдан Казакъ филармонисенең «Казакъконцерт» төркеменең сәнгать җитәкчесе.

Абдуллин казакъ, рус һәм Көнбатыш Европа операларында партияләр башкара. Сәхнәдә лирик персонажлар: Тулеген, Кайракбай, Балпан, Арыстан («Кыз-Жыбек», «Жалбыр», «Ер-Таргын» һәм Е.Г. Брусиловскийның «Айман — Шолпан») образларын гәүдәләндерде. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате декадасында катнашучы (1936).

Гаилә үзгәртү

Абдуллина Камаш хатыны һәм дүрт бала:

  • Кызы-Абдуллина Галия (1941)
  • Улы-Абдуллин Сагнай (1953) — музыкант һәм алып баручы.

Иҗаты үзгәртү

XX гасырның 40 елларында Европа төрендәге һөнәри казакъ операсы барлыкка килгән чорда иҗат итә. Мәскәүдә казакъ әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә (1936) катнаша. Чит ил, рус, совет композиторларының операларында лирик тенор партияләрен (игезәк туганы Ришат Абдуллин баритон партияләрен) башкара. Концертларда рус, казакъ композиторлары әсәрләрен, казакъ, татар, рус халык җырларын, рус композиторларының романсларын башкара.[3]

Башкарган партияләре үзгәртү

  • «Кыз-Жыбек», Е. Г. Брусиловский — Тулеген
  • «Жалбыр», Е. Г. Брусиловский — Кайракбай
  • «Ёр-Таргын», Е. Г. Брусиловский — Балпан
  • «Айман — Шолпан», Е. Г. Брусиловский — Арыстан
  • «Евгений Онегин», П. И. Чайковский — Ленский
  • «Биржан һәм Сара», М. Тулебаев — Серик
  • «Амангельды», Е. Г. Брусиловский һәм М. Тулебаев — Зилкара
  • «Камәр сылу», Е. Рахмадиев — Туякбай
  • «Абай», А. Жубанов һәм Латыйф Хәмиди — Азим[4]

Фильмографиясе үзгәртү

  • 1957 — «Ягымлы табибыбыз» (Наш милый доктор) — җыр

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • Казакъстан ССР халык артисты (1947)
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (03.01.1959)
  • «Почет Билгесе» ордены (22.08.1986)

Әдәбият үзгәртү

Л.Г. Хәмиди, Р.Л. Хәмиди. Сәнгатьтә узган гомер.(рус.) Алматы, 1967.

Чыганаклар үзгәртү

  1. «Татарский энциклопедический словарь». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1999(рус.)
  2. «Татарская энциклопедия». Казан, Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002-14(рус.)‏‎
  3. Қазақ энциклопедиясы. Т. I. Алматы, 2004. ISBN 9965-9389-9-7(казакъча)

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Карина Абдуллина сөйли(үле сылтама)(рус.)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. көллият сайты 2014 елның 25 июль көнендә архивланган.(рус.)
  2. Помни про сайты 2014 елның 6 апрель көнендә архивланган.(рус.)
  3. казакъ энциклопедиясе(үле сылтама)(рус.)
  4. Кино-театр сайты(рус.)