Мөнир Вафин

татар шагыйре, журналист

Мөнир Мәхмүт улы Вафинтатар шагыйре, журналист, Башкортстан (2005 елдан) һәм Татарстан (2022 елдан)[2] Язучылар берлекләре әгъзасы. Динис Бүләков исемендәге премия лауреаты (2011), Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2015).

Мөнир Вафин
Туган телдә исем Мөнир Мәхмүт улы Вафин
Туган 16 гыйнвар 1961(1961-01-16) (63 яшь)
Бәләбәй районы, Мәтәүбаш авылы
Яшәгән урын Октябрь проспекты[d], Уфа[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, журналист
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

Мөнир Вафин 1961 елның 16 гыйнварында Башкортстанның Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. Урта мәктәпне туган авылында тәмамлый, 19821984 елларда хәрби хезмәттә була. 19851990 елларда исә ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетында (татар-рус бүлегендә) белем ала. Студент елларында университеттагы татар иҗади «Акчарлаклар» түгәрәгендә җитәкчелек итә. Иҗат түгәрәгенең иң актив эшләгән еллары нәкъ аның җитәкчелек иткән чорга туры килә. «Акчарлаклар» Казан дәүләт университетының «Әллүки» берләшмәсе һәм башка югары уку йортларының әдәби-иҗат берләшмәләре, түгәрәкләре белән багланыш урнаштыра.

Мөнир Вафинның барлык хезмәт юлы Башкортстан матбугаты белән бәйле. Ул республика яшьләренең «Өмет» гәзитен һәм «Тулпар» журналын оештыруда башлап катнашучы. «Азатлык» радиосының Башкортстан буенча иң тәүге хәбәрчеләренең берсе, 1994 елдан бирле ул «Азатлык» радиосының Башкортстандагы үз хәбәрчесе. Бер үк вакытта «Тулпар» журналының шигърият, сәнгать һәм сатира-юмор бүлеге мөхәррире булып эшли.

Әдәби иҗат белән Мөнир Вафин бала чагыннан ук шөгыльләнә. Беренче шигырьләрен дүртенче сыйныфта укыганда якташы Фатих Кәримнең «Сугыш уены» шигыре тәэсирендә яза, ләкин матбугатта студент елларында гына күренә башлый.

Мөнир Вафин шигырьләре Башкортстан һәм Татарстан вакытлы матбугатында даими чыгып килгәннәр, әмма иҗади таләпчәнлеге сәбәпле, ул китапларын бастырырга ашыкмаган. Аның «Сүзләр чәчтем» исемле беренче җыентыгы Башкортстан китап нәшриятында 2001 елда гына басыла. 2004 елда Татарстан китап нәшриятында «Дөнья — куласа» исемле китабы дөнья күрә. Бу китапка кереш сүзне Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеев язган. Ул Мөнир Вафинның «Сак һәм Сок» шигыренә тукталып, аны Башкортстандагы Сак, үзен Татарстандагы Сок дип атый. 2007 елда шагыйрь Уфада «Йөрәгем парәләре» исемле өченче җыентыгын чыгара.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар үзгәртү