Мөкәрәмә Садыйкова

Мөкәрәмә Садыйкова — Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрәсе һәм драматург.

Мөкәрәмә Садыйкова
Тугач бирелгән исеме: Мөкәрәмә Хафиз кызы Садыйкова
Туу датасы: 25 май 1931(1931-05-25) (92 яшь)
Туу урыны: Ярмәкәй районы, Ярмәкәй авылы
Ватандашлык: ССБР байрагы, Россия байрагы
Эшчәнлек төре: шагыйрә, драматург
Иҗат итү теле: татар теле

Тәрҗемәи хәл үзгәртү

Мөкәрәмә Хафиз кызы Садыйкова Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылында туган. Яшьтән ятим калып, Бәләбәй, аннан Уфадагы балалар йортында тәрбияләнә, белем ала. 19471949 елларда агач эшкәртү заводында эшли. Театр училищесында уку (19491953) белән беррәттән Башкортстан радио комитетында диктор булып эшли. Соңрак читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Байтак вакыт «Башкортстан пионеры» гәҗитендә бүлек мөдире һәм Язучылар берлегенең әдәбиятны пропагандалау бюросы мөдире вазыйфаларын башкара.

М. Садыйкованың беренче шигырь-хикәяләре матбугатта 1951 елда күренә башлый. Бер-бер артлы унбиш китабы дөнья күрә: «Бәхет эзләгәндә», «Җирән чәч», «Бу йөрәккә ни кирәк?», «Гөлгенәм — бергенәм» («Һавадагы торна»), «Адашма юлларыңда» дигән драма әсәрләре сәхнәләрдә лаеклы урын алды.

1985 елда режиссер Лек Вәлиев тарафыннан М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында куелган «Һавадагы торна» дигән комедиясе (сәхнә вариантында ул «Бергенәм-гөлгенәм» дип атала) бик уңышлы була. Татар дәүләт академия театрында «Бәхетлеме син?» психологик драмасы куела (реж. Д.Сираҗиев). Сибай драма театрында да дөнья күрә, телевизион фильм итеп тә төшерелә.

Гаиләсе үзгәртү

Ире ― Ирек Гади улы Сөләйманов (ba), ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитетының беренче секретаре (1963—1966)[1].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Марсель Гафуров. Вечером у Ирека. // Из журналистской жизни. Бельские просторы, № 4, 2004

Чыганак үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә