Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее (баш. Мәжит Ғафуриҙың мемориаль йорт-музейы) — Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның Уфадагы музее, Башкортстан Республикасының милли әдәбият музее филиалы.

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее
Нигезләү датасы 1948
Урын Уфа, Гоголь урамы, 28
Сайт http://mazhit-gafuri.ru/part/museum
 Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее Викиҗыентыкта

Тарих үзгәртү

Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музее Башкортстандагы әдәби музейларның беренчесе булып тора. Ул 1948 елның 5 мартында Мәҗит Гафури 19231934 елларда яшәгән йортта ачыла. Бу бина — XIX гасырның архитектура һәйкәле. Музейда алты зал бар. Кунак бүлмәсендә, йокы бүлмәсендә һәм эш кабинетында шагыйрь фатирындагы мохит тергезелгән

Тасвирлама үзгәртү

Төп экспозиция Башкортстанның халык шагыйре Мәҗит Гафуриның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйли. Йортта әдипнең кулъязмалары һәм документлары гына түгел, XX гасыр башы интерьеры детальләренең, мохитының саклануы да игътибарга лаек. Ул Октябрь революциясеннән соң Россиядә оештырылган тәүге әдәби музейларның берсе. Музей фондларында Мәҗит Гафуриның мемориаль әйберләре, кулъязмалары саклана.

Алты залның өчесендә Габделмәҗит Нургали улы гаиләсе белән яшәгән еллардагы интерьер сакланган. Калган өч залның экспозициясе шагыйрьнең ижатын һәм тормыш юлын бар нечкәлекләре белән җентекле чагылдыра.

Махсус штемпель үзгәртү

2018 елда Башкортстанда почта әйләнешенә Мәҗит Гафуриның мемориаль йорт-музеена багышланган яңартылган махсус штемпель кертелде. Ул Россия Почтасының Башкортстан филиалы башлангычы буенча чыгарылды һәм йорт-музейның 70 еллыгына багышланды. Келәймәдә Советлар чорында башкорт һәм татар әдәбияты классигы соңгы 11 ел яшәгән (хәзер анда музей), «Мәҗит Гафури йорт-музее» дигән язу урнашкан йорт сурәте төшерелгән. Истәлекле тамгалау музейда үтте. Яңартылган махсус келәймәнең даими теркәлү адресы булып, М. Гафури урамындагы 450076 почта бүлекчәсе тора[1].

Галерея үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү