Мәчелеләр (лат. Felidae) — ерткычлар отрядыннан бер семьялык. Зурлыклары кечкенәдән башлап (мәче) бик зурга кадәр (юлбарыс) булганнары бар. Йомры башлы; койрыгы, кагыйдә буларак, озын. Тәпиләрендә бик үткен, кәкре эчкә батып керә торган тырнаклары бар. Казык тешләре таза һәм үткен. Йоны кыска, төрле төстә, кайберләренең төсе ачк. Барлыгы 37 төре исәпләнә: арыслан, юлбарыс, каплан, селәүсен, гепард, мәче һ.б.

Мәчелеләр
Сурәт
Халыкара фәнни исем Felidae G.Fisch.Waldh., 1817[1][2][3][…]
Таксономик ранг гаилә[1][2][3][…]
Югарырак таксон кошкообразные[d][2][3], Feloidea[d] һәм Aeluroidea[d]
Таксонның халык атамасы kattefamilien һәм mačke
Башлану вакыты 25000 тысячелетие до н. э.
Коллаж
Тавыш чыгара мурлыканье[d]
CITES Appendix Appendix II of CITES[d]
 Мәчелеләр Викиҗыентыкта

Русиядә 9 төре яши: амур мәчесе (Prionailurus bengalensis euptilurus), камышлык мәчесе (Felis chaus), киек мәче (Felis silvestris), Африка киек мәчесе (Felis libyca), манул (Felis manul), селәүсен (Lynx lynx), амур юлбарысы (Panthera tigris altaica), амур капланы (Panthera pardus orientalis), ак каплан (Uncia uncia). Татарстанда селәүсен яши.

Кылычтеш мәчеләр ассемьялыгы тулысынча 10 000 ел элек кырылып беткән.

  1. 1,0 1,1 Integrated Taxonomic Information System — 2006.
  2. 2,0 2,1 2,2 Wilson D. E., Reeder D. M. Class Mammalia Linnaeus, 1758 // Animal Biodiversity: An Outline of Higher-level Classification and Survey of Taxonomic Richness / мөхәррир Z. Zhang — 2011. — ISBN 978-1-86977-849-1, 978-1-86977-850-7
  3. 3,0 3,1 3,2 Mammal Species of the World: A Taxonomic and Geographic Reference / D. E. Wilson, D. M. Reeder — 3 — Baltimore: JHU Press, 2005. — 35, 2142 p. — ISBN 978-0-8018-8221-0