Мәчекәй яки Купкын (себ.тат. Мәцкәй) — Тубыл татарларында, көнчыгыш башкортларда кан белән тукланучы явыз мифик җан иясе.

«Вампир» картинасы , авторы Philip Burne-Jones, 1897

Ышанулар буенча, Мәцкәй, үлгән сихерче җаны булып, кешеләр янында яшәвен дәвам иткән. Ул кешеләрдән аермалы буларак ут-шар булып оча да белгән.

Миф буенча ул кеше каны белән тукланган һәм кешеләргә төрле авырулар җибәрә алган.

Шулай ук, ул кешегә дә әйләнә алган, моның өчен аңа пәрине йотарга яки пәри аны йотарга тиеш булган.

Көнбатыш мифологиясендә кан белән тукланучы явыз затларны Вампирлар дип йөртәләр.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү