Мәхәллә

шәһәр кварталы һәм ислам дине җәмгыяте

Мәхәллә (әзери. Məhəllə; гарәп. محلة‎; бенг. মহল্লা; дари محله; фар. محله; төр. Mahalle; тат.  Мәхаллә; төрекм. Mahalla; үзб. Mahalla; уйг. مەھەللە; урд. محله‎; һинди मोहल्ला) ― торак пункт (авыл, бистә, шәһәр) чикләрендә төзелгән квартал, берәр мәчет урнашкан территория (авыл, авылның бер өлеше) яки шәһәрнең мөселманнар яши торган бер кварталы, мөселманнар ирекле берләшкән җәмгыять.

Мәхәллә
Дәүләт  Йәмән
 Болгария
Азәрбайҗанның Ордубад шәһәрендә Сәршәһәр (әзери. Sərşəhər) мәхәлләсе, XVIII гасыр мәчете күренеше белән

.

Атама үзгәртү

«Мәхәллә» сүзе гарәп теленнән «чиктәш лагерь» / «туктау урыны» яки «шәһәр станы», «квартал» дип тәрҗемә ителә.

Идел буе һәм Себер татарларында һәм башкортларда ― мәчет каршындагы мөселман җәмгыяте. Күпчелек халкы мөселманнар булган кайбер илләрдә, нигездә, мәхәллә ― квартал зурлыгында шәһәрнең бер өлеше, кайбер илләрдә мәхәлләдә яшәүче халык җирле үзидарәне гамәлгә ашыра.

Кайбер мәхәлләләрдә мәхәллә комитетлары төзелә яки мәхәллә белән имам җитәкчелек итә.

Тарих үзгәртү

Мәхәллә, шәһәрнең бер өлеше буларак, күпчелек халкы мөселманнар булган илләрнең барлык шәһәрләрендә дә диярлек бар, ләкин «мәхәллә» исеме бөтен мөселман илләрендә дә юк. «Мәхәллә» дип үз шәһәренең кварталларын Гарәп дөньясының барлык илләрендә яшәүчеләр, Төркиядә, Азәрбайҗанда, Иранда, Үзбәкстанда яшәүчеләр (күрше Таҗикстанда үзбәкләр күпчелек булган районнарда мәхәллә дип атала, ә таҗиклар арасында мәхәллә сүзе урынына гузар сүзе кулланыла), Әфганстанда яшәүче күп кенә халыклар (пуштуннардан һәм башка азсанлы халыклардан башка), Пакистанда, Бангладешта һәм Һиндстанның халкы күбесенчә мөселманнар булган кайбер штатларында яшәүчеләр атый. Казакъстанда һәм Кыргызстанда «мәхәллә / малла» сүзен бу илләрдә яшәүче үзбәкләр куллана. Кытайда Синьцзян-Уйгыр автономияле районында яшәүче уйгырлар һәм башка төрки халыклар тарафыннан кулланыла, шулай ук Молдавиянең төп халкы сөйләмендә шундый сүз бар.

Мөселман Көнчыгышында җирле үзидарәне гамәлгә ашыручы институт буларак Мәхәллә олы тарихка ия. Мәсәлән, XI гасырда Каһирәдә мәхәллә булуы турында фарсы шагыйре, фәлсәфәче, дин әһеле, сәяхәтче Насыйр Хөсрәү(рус.) (1004–1088) хәбәр итә. Үзенең 1043―1052 елларда Якын Көнчыгыш илләре буйлап сәяхәт вакытында [1] төзелгән «Сәфәрнамә»(ингл.) (фар. سفرنامه) әсәрендә ул «Каһирә шәһәре 10 мәхәлләдән тора» дип хәбәр итә.

Хәзерге заман үзгәртү

Идел буеның мөселманнар яши торган республикаларында (Татарстан, Башкортстан, Чуашстан һ. б.) мәхәллә ― мәчет тирәсендә билгеле бер районда яшәүчеләрне түгел, ә шуларның мәчеткә даими йөрүче дини өлешен (диндарларны) берләштерүче локаль җәмгыять.

Урта Азиядә, шул исәптән Үзбәкстанда [2], шулай ук Көнчыгыш Төркестанда уйгырларларда мәхәллә, кагыйдә буларак, җәмгыять (община) тибындагы традицион социаль институтны яки иҗтимагый тормышны оештыруның квартал формасын аңлата [3]. Ягъни, мәхәллә комитетын [4] һәм аның рәисен сайлау юлы белән җирле үзидарәне гамәлгә ашыра торган квартал яки микрорайон, аның халкы үз мәхәлләсендә яшәүчеләрнең көнкүрешен һәм ялын оештыру мәсьәләләрен хәл итә, шулай ук үз мәхәлләләрендә хокук тәртибен тәэмин итү өчен шәһәр идарәсенең югары органнары алдында җаваплылык тота. Мәхәллә формасы, халкын исәпкә алуны һәм югары хакимиятләр алдында күмәк җаваплылыкны тәэмин итү функциясе буларак, Россия империясенең Урта Азия биләмәләрендә рус администрациясе тарафыннан аны Россия империясе яулап алган чорда кертелгән дигән фикер бар.

Гореф-гадәт үзгәртү

Мәхәллә территориясендә, кагыйдә буларак, үзенчәлекле иҗтимагый, мәдәни һәм рухи үзәк – мәчет төзелә. XIX гасыр башыннан башта Бохарада, ә аннары бөтен җирдә яңа күренеш — чәйханә барлыкка килә, шул вакыттан бирле барлык мәхәлләләрдә дә чәйханә мәдәни һәм иҗтимагый үзәк була.

Октябрь революциясенә кадәр мәчетләрдә мәхәллә халкы (ир-атлар) көнгә биш тапкыр намаз укыган. Намазлар арасында малайлар өчен дәресләр үткәрелгән. Мәхәллә дини оешма булмаган, әмма традицион исламны таратуда булышлык иткән, бу, үз чиратында, мәхәллә халкының көнкүреш, гореф-гадәтләр, әхлак һ. б. өлкәләрдә берләшүенә ярдәм иткән.

Мәхәллә территориясен намазга чакырган мөәзин тавышы белән билгеләгәннәр, ягъни мәхәлләгә мөәзин тавышы килеп җиткән йортлар кергән. Әмма мәхәллә ― территориаль берәмлек генә түгел, аның халкын туганлык җепләре, бертөрле һөнәр ияләре булу, шәхси танышлык та үзенчәлекле бер җәмгыятькә бәйләгән. Мәхәлләдә яшәүче һәркемнең бер-берсе турында шактый җентекле һәм дөрес мәгълүматлары булган. Нәкъ менә мәхәлләдә күп гасырлар дәвамында кешеләрнең аралашу институты барлыкка килә һәм яши, барыннан да элек ул яхшы күршелек мөнәсәбәтләрен саклау, өлкән яшьтәге кешеләрне хөрмәт итү, өлкән кешеләр, авырулар, балалар турында кайгырту һәм традицион үзара ярдәмләшү ысулында ― бөтен мәхәллә туйлар, җирләү, төрле бәйрәмнәр оештыруда катнаша, йорт төзү өчен өмә (хашар) оештыра, табигать бәла-казалары вакытында ярдәм итүдә күренә һ. б. Элек мәхәлләнең һәр кешесе, искә төшермичә, иртән һәм кичен үз йорты янында су сибеп, урамнарны чистарткан. Халык сулыкларның, эчәргә яраклы һәм су сибәр өчен кулланылучы суның төп чыганаклары — хауз һәм арыкларның чиста һәм караулы булуы турында кайгырткан. Мәхәлләнең үз кануннары булган, аларның берсе «шафат» — «мәхәлләгә читләрне кертмәү». Әгәр мәхәллә кешеләренең берсе үз йортын сатарга теләсә, ул, барыннан да элек, бу йортны үз туганнарына, аннары, алар кире каккан очракта, күршеләренә, ә аннары мәхәллә халкына сатып алырга тәкъдим итә. Югарыда күрсәтелгән субординацияне үтәмичә, хуҗаның үз йортын «читләргә» сатарга хокукы булмаган. Бу канун чит кешеләрнең мәхәлләгә эләгүенә комачаулаган.

Мәхәллә – җирле үзидарә нигезе үзгәртү

Мәхәллә, җирле үзидарәнең демократик принципларына нигезләнгәнлектән, үзенә бик сакчыл мөнәсәбәт таләп итә торган мөһим тарихи кыйммәткә ия. Теләсә нинди уйлап бетерелмәгән экспериментлар, социаль институт буларак, мәхәллә өчен төзәтеп булмаслык хаталарга китерергә мөмкин. Мәхәлләнең үзенчәлекле структурасы базасында җирле үзидарәнең яңа принципларын уңышлы үстерергә мөмкин, бу ― эшләрне тагын да ачыграк итеп алып бару, кешеләргә карата зур мәрхәмәтлелек, бюрократизмның төрле күренешләреннән баш тарту һ. Б.

Нәкъ менә урыннарда җирле үзидарә органы буларак мәхәллә сәламәт гражданнар җәмгыятенең нигезе, димәк, көчле һәм демократик дәүләтнең дә нигезе булырга мөмкин. Хәзерге җәмгыятьтә мәхәллә институтының роленә югарыда бәян ителгән караштан аермалы карашлар да бар [5].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Map of Nasir Khusraw's journey
  2. Ўзбекистонда ҳар бир маҳалланинг ID идентификация рақами ва ягона электрон маълумотлар базаси жорий этилади. 2021 елның 15 июль көнендә архивланган. Bugun.uz, 6.03.2021(үзб.)
  3. [1] 2008 елның 3 март көнендә архивланган.: Вот он — город Кашгар, поделённый на махалля, маленькие восточные кварталы с извилистыми переулками
  4. үзбәкчә мәхәллә комитеты «Киңәш / Кенгаш»[2](үле сылтама).
  5. Урта Азия регионын өйрәнүче кайбер социологлар фикеренчә, мәсәлән Б. Мусаев(үле сылтама), мәхәллә ― «хакимиятнең беренчел ячейкасы», әмма җирле үзидарә органы түгел. Бүген мәхәллә алга киткән демократик дәүләтләрдә булган җирле үзидарә стандартларына туры килү өчен модернизацияләүгә мохтаҗ».

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү