Мәхмүт Актуганов

Советлар Берлеге каһарманы
Мәхмүт Актуганов - Советлар Берлеге каһарманы
Документлар буенча: Махмут Сафиевич Актуганов
Туу датасы: 25 декабрь 1924(19241225)
Туу урыны: Яңа Сафар, Мишкә районы, Башкортстан, Россия
Үлем датасы: 24 гыйнвар 1971
Үлем урыны: Санкт-Петербург, Россия
Милләте: татар
Армиясе: Совет армиясе
Армиядәге вакыты: 1942 – 1969
Дәрәҗә: сержант (1943), лейтенант (1956), майор
Армия бүлеге: 221 нче полк < 77 дивизия < 61 нче армия < Централ фронт
Катнашкан сугышлар: Бөек Ватан сугышы
Бүләкләре: Советлар Союзы Герое (1944)

Ленин ордены (Ленин ордены)


Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1942 елның августыннан Кызыл армиядә; сентябрьдән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 61 нче армиянең 77 нче укчылар дивизиясе 221 нче укчылар полкында танкка каршы атучы мылтыкны төзәүче. Үзәк, Көнбатыш, 1 нче Беларус фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Беларус, Польшане азат итү сугышларында катнаша. 1943 елның 28 сентябрендә Һомел өлкәсенең Комарин районы Брагинск посёлогы өчен барган сугышта һәм Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә. Хәрби укуханә тәмамлый (1956). Сугыштан соң Совет армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1969 елдан истигъфада.

Ленин ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият үзгәртү

  • Геройлар китабы - Книга героев. Казан, 2000;
  • Навечно в сердце народном. Минск, 1984;
  • Герои Советского Союза - наши земляки. Казань, 1985. Кн. 3.

Сылтамалар үзгәртү