Мәснәви

Шигъри әсәр

Мәснәви (икеләтелгән, янәшә куелган) — Шәрык шигърияте жанры. Ул, нигездә, үзара тыгыз бәйләнгән ике күренешкә карата кулланыла:

  1. шигырь юллары бердәй үлчәмле, үзара рифмалашкан, интонацион һәм мәгънәви яктан чагыштырмача бөтен һәм мөстәкыйль бәет.
  2. аа, бб, вв... шәкелендә рифмалашкан бәетләрдән төзелгән фәлсәфи-дидактик, романтик, героик әсәр.

Мәснәви ыстрафа формасы, гадәттә, зур күләмле эпик, лиро-эпик әсәрләрдә кулланыла (мәсәлән, Фирдәүсинең «Шаһнамә»се).

Чыганаклар үзгәртү

  • Әдәбият белеме сүзлеге / Төз.-ред. А.Г.Әхмәдуллин. Казан, 1990.