Мәскәү өчен сугыш

Мәскәү өчен сугыш
Төп низаг: Икенче бөтендөнья сугышы:
«Тайфун» операциясе
Дата

30 сентябрь 19414 декабрь 1941

Урын

Мәскәү, Мәскәү, ССРБ

Нәтиҗә

Кызыл Гаскәрнең хәлиткеч стратегик җиңүе, Барбаросса планының "тизсугыш" Тайфун операциясе тулы уңышсызлыгы, Алман гаскәренең иң яхшы, тәҗрибәле кадрлары һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык югалтуы

Көндәшләр
ССБР байрагы Советлар Берлеге Алмания байрагы (1933-1945) Нацист Алмания
Сәргаскәрләр
ССБР байрагы Борис Шапошников
ССБР байрагы Александр Василевский
ССБР байрагы Иван Степан улы Конев
ССБР байрагы Семён Будённый
ССБР байрагы Георгий Жуков
ССБР байрагы Андрей Ерёменко
ССБР байрагы Иван Панфилов
ССБР байрагы Яков Черевиченко
Алмания байрагы (1933-1945) Федор фон Бок
Алмания байрагы (1933-1945) А. Штраус
Алмания байрагы (1933-1945) Г. фон Клюге

Алмания байрагы (1933-1945) Һейнц Гудериан
Алмания байрагы (1933-1945) Г. Рейнгард
Алмания байрагы (1933-1945) Э. Гёпнер
Алмания байрагы (1933-1945) М. фон Вейхс
Алмания байрагы (1933-1945) Вальтер Модель

Яклар көчләре
билгесез билгесез
Югалтулар
билгесез билгесез
Мәскәү өчен сугыш
Вотан Орёл-Брянск Вязьма Калинин (1) Калинин (2) Можайск-Малоярославец Тула (1) Клин-Солнечногорск (1) Клин-Солнечногорск (2) Наро-Фоминск Елец Тула (2) Калуга Ржев-Вязьма

Мәскәү өчен сугыш (30 сентябрь, 1941 - 4 декабрь 1941) — Бөек Ватан сугышы вакытындагы Мәскәү территорияләрендә саклану операциясе. Мәскәү юнәлешендә ССРБ һәм наци Алмания гаскәрләре арасында сугыш: 30 сентябрь - 4 декабрь 1941 - саклану чоры, 5 декабрь - 20 апрель 1942 совет гаскәрләренең һөҗүме. Барбаросса операциясе буенча ССРБ башкаласы Мәскәүне яулап алу - төп хәрби, сәяси максат булып карала. Алман һәм көнбатыш хәрби тарихында шушы сугыш "Тайфун операциясе" дип йөртелә.

Тарих үзгәртү

30 сентябрьне Мәскәү стратегик саклану операциясе (30 сентябрь — 5 декабрь 1941 ел) башланды.

Алман сәргаскәрлеге Мәскәүне алуны максат куеп «Тайфун» операциясен гамәлгә ашыра башлый.

 
Вязьма һәм Брянск янындагы бәрелеш

1 октябрьне. «Үзәк» армия төркеменең Гудериан 2-нче танк төркеме Андрей Ерёменко Брянск фронтының 13-нче армия саклануын бөтен тирәнлеккә өзә һәм 60 км алга күчә. 1 октябрьгә 24-нче мотокорпус Севскны басып ала.

1941 ел октябренең беренче атнасында сан ягыннан өстен булган алманнар берничә юнәлештә фронтны өзәләр. Ачылган урыннарга танк дивизияләре керәләр. Көнбатыш, Брянск һәм Резерв фронтларының төп көчләре чолганышка эләгә (1 млн якын кеше һәлак була һәм әсирлеккә эләгә)[1].

2 октябрьне «Үзәк» армия төркеме Көнбатыш һәм Резерв фронтлар гаскәрләргә китереп бәрде.

14 октябрьне 3-нче танк төркеме Калининны басып алды.

Катлаулы хәл туа. Германия танклары тизлек белән башкалага якынлашалар.[1]

15 октябрьне Николай Ватутинның оператив төркеме Калининның якынлашу юлыннарына чыкты һәм шәһәрнең төньяк-көнбатыш өлешендә юк итәргә максат белән дошманга һөжүмгә күчтә. Явызландыручылы бәрешләр өч көн сузылды.

18 октябрь. Алман гаскәрләре Малоярославец һәм Можайскны басып алдылар. Можайскны кайтарырга кат-кат омтылунар уңай нәтиҗәләр бирмәделәр.

24 октябрь. Көнбатыш фронт 33-нче һәм 43-нче армиялар гаскәрләре Нара елгасында дошман һөжүмен туктаттылар. Алман 43-нче армия корпусы Ока елгасындагы Биләүны басып алды

16 ноябрендә алман гаскәрләре, Мәскәүне төньяк-көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан камап алырга максаты белән, Мәскәүгә һөҗүмнең икенче этапны башлаганнар. 16 ноябрь. Туладан көньяграк алман 2-нче танк армиясе Богородицкны басып алды.

18 ноябрь. Алман 9-нчы армиясының 56-нчы моторлаштырылган корпус Лама аша аркылы чыгуларны алды.

Алман 47-нче танклар корпус Епифаньны басып алды, ә 24-нче танклар корпусыДедиловоны.

19 ноябрьне 24-нче танклар корпусы Болоховога барып җите.

1941 елның 5 декабрьне 20-нче армия (Андрей Власов) алман 4-нче танк армиясының (Эрих Һөпнер) частьларен Красная Поляна авылы районында (Кремльдән 27 км) туктатты.

Әдәбият үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү

«Барбаросса» операциясе
Белосток-МинскРазеньяйБродыСмоленскКиевУманьЕльняТаллинОдессаДонбассРостов