Мәскәү дәүләт төзелеш университеты

Мәскәү Дәүләт Төзелеш Университеты (Милли тикшерү университеты) (1993 елга кадәр В. В. Куйбышев исемендәге Мәскәү Инженер-төзелеш Институты) — Россия территориясеннән иң зур техник университетларның берсе, төзелеш буенча Россиянең югары уку йортлары ассоциациясенең тармак университеты.

Тарихы үзгәртү

Кенәз Дмитрий Ухтомский 1749 елда Россиядә беренче архитектура-төзелеш мәктәбен ача. Бу мәктәптә Матвей Казаков, Иван Старов, Александр Кокорин укыйлар. 1804 елда Кремль училищесы төзелә. Алда ул Мәскәү Сарай архитектура училищесы булып китә.

1897 инженер М. К. Приоров Мәскәүдә төзелеш курслары ача.

1902 елда архитектор И. А. Фомин беренче хатын-кыз өчен төзелеш курсларын оештыра.

1905 елда Н. В. Марковников беренче хатын-кыз өчен техник һәм төзелеш курсларын ача.

1909 елда Фомин һәм Морковников курслары берләшә. Алар нигезендә 1916 елда хатын-кыз өчен Политехник институт ачыла.

1907 елда шулай ук төзелеш Урта училищесы ачыла. Анда дүрт бүлек була: архитектура-төзелеш, гидротехник, мәдәният-техник, юллар төзү.

1919 елда төзелеш Урта училищесы Беренче Мәскәү төзелеш техникумына үзгәртелә. 1920 елда техникум ВТУЗ статусы ала.

1918 елда Мәскәү Югары Техник училищесы составында төзелеш факультеты ачыла.

1921 елда Мәскәү Инженер-төзелеш Институты ачыла. Аның беренче директоры Шишкин Захар Нестерович була.

2010 елдан университет милли тикшеренү университеты статусын конкурс аша алды.

2011 елда МДТУ составына Мәскәү дәүләт торак-комуналь хуҗалыгы академиясе керә.

Галерея үзгәртү

Танылган укучы һәм студентлар үзгәртү

  • Әбелев, Марк Юрьевич
  • Андрианов, Сергей Николаевич
  • Гуревич, Александр Витальевич
  • Габасов Радик Фатик улы, техник фәннәр докторы, Мәскәү дәүләт төзелеш университеты Төзелеш механика кафедрасы профессоры [1].
  • Владимир Высоцкий
  • Дыховичный, Нина Абрамова
  • Жандаев, Ильдар Вильгельмович
  • Ильичев, Вячеслав Александрович
  • Кирсанов, Николая Михайлович
  • Лапидус, Азарий Абрамович
  • Мельников, Александр Григорьевич — техник фәннәр докторы.
  • Петров, Владилен Василий Улы
  • Резник, Семен Ефимович
  • Росляк, Юрий Витальевич
  • Северн, Юрий Константинович
  • Соболев, Валентин Алексеевич
  • Соколовский, Вадим Василий Улы
  • Хаджибаев, Сергей Павлович
  • Хорошавин, Анатолий Иванович
  • Иповский, Илья Лазаревич
  • Чувахина, Дмитрий Степанович
  • Якубович Леонид Аркадьевич
  • Самедов Фәрхәд Астан улы

Сылтанмалар үзгәртү

  1. [ http://mgsu.ru/universityabout/Struktura/Kafedri/StroyMeh/sotrudniki-kafedry/ Мәскәү дәүләт төҙөлөш университеты Төҙөлөш механика кафедраһы]