Мәмлүкләр (гарәп. مملوكбуйсынучылар, күплек формада гарәп. مماليك‎, Мисырдагы хәрби титул) — Идел буеннан чыккан кыпчаклар: монгол явы заманында бер төркем әсирне кол итеп Мисырга озаталар. Анда алар Әйүбиләр нәселенең гвардиясе булып хезмәт итәләр.

Мамлүк-кавалерист, 1810 ел

1250 елны мамлүкләрнең хәрби башлыклары Әйүбиләрне тәхеттән бәреп төшерәләр дә, үз солтаннарын утыртлар. Мәмлүк солтаннары Мисыр һәм Сүрия белән 1517 елга кадәр һәм тагын яңадан XVIII йөздә Мисырда идарә итәләр. Бу нәселдән бик олы дәүләт эшлеклеләре чыга, мәсәлән, Бибарс (1260 - 1277) бөтен дөньяга таныла.

Мәмлүкләр Мисыры белән Алтын Урда арасында да сәяси, икътисади һәм мәдәни дуслык урнашкан була.