Мәллә елгасы, Көнчыгыш Кама аръягында, Ык елгасының сул кушылдыгы. Озынлыгы 71,66 км, бассейнының мәйданы 1018,1 км². Елганың башы Азнакай районы Мәлбагыш авылыннан 5 км көньяк-көнчыгыштарак, берникадәр өлеше Сарман районы территориясенә керә, тамагы Мөслим районы Мәллә-Тамак авылы янында. Елга башының абсолют биеклеге 280 м, тамагыныкы — 70 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 25%.

Мәллә
География
АТБ Татарстан
Ил Россия
Координатлар 55°19'32.5"тн, 53°7'0.8"кнч, 54°51'33.8"тн, 52°51'29.9"кнч, 55°19'32.5"тн, 53°7'0.5"кнч
РДСР 10010101312111100028633
Нинди сулыкка коя Ык Edit this on Wikidata
Озынлык 72 километр Edit this on Wikidata
Карта

Мәлләнең 0,6–19,1 км озынлыктагы 29 кушылдыгы бар. Шулар арасында аеруча зурлары: Нөгеш (7,7 км), Буралы (9,8 км), Карамалы (13 км), Рангазар (11,6 км), Кәүҗияк (19,1 км) — сул; Кәкре елга (14,9 км) — уң кушылдыклар.

Чыганаклар үзгәртү