Мәлих Харис (Мәлих Харис улы Харисов) – фронтовик шагыйрь.

Мәлих Харис
Туган телдә исем Мәлих Харис улы Харисов
Туган 27 гыйнвар 1915(1915-01-27)
Яңа Коты, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Русия империясе
Үлгән 14 март 1944(1944-03-14) (29 яшь)
Калинин өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре шагыйрь, офицер
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1915 елда Уфа губернасының (хәзерге Чакмагыш районы) Яңа Коты авылында туган. Бик яшьли ятим калган. Яңа Коты башлангыч мәктәбендә укый. Үсмер чагы Илеш ягында үтә, урта мәктәпне дә биредә тәмамлый. Үсмер чагында ук татар һәм башкорт язучыларының әсәрләрен, аеруча Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафури шигырьләрен яратып укый, үзе дә шигырьләр яза.

1934 елда ул Уфага килеп, Башкортстан дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият факультетына укырга керә. Ләкин көтмәгәндә-уйламаганда, репрессиягә дучар булып, кулга алына һәм бер гаепсезгә ике елдан артык төрмәдә утырып чыга.[1]

Мәлих Харис 1941 елда педагогия институтын тәмамлап чыга. Шул ук елда хәрби хезмәткә алынып, “Вымпел” әфисәрләр курсына эләгә.

Ватан сугышында үзгәртү

Бөек Ватан сугышында 1941 елның августыннан катнаша. Башта Ырынбур шәһәрендә хәрби тәэминатчы (интендант) булып хезмәт итә.

Лейтенант Мәлих Харисов 1943 елның августыннан фронтның ут сызыгына озатыла.

1944 елда яу кырында һәлак була.

Иҗаты үзгәртү

Беренче шигырьләре гәҗит - журналларда 1934 елда күренә башлый. Нечкә тойгылы, үзенчәлекле тавышлы лирик шагыйрь булып таныла.

Пушкинга”, ”Яшьлек”, "Диңгезгә”, ”Руставели”, "Ана турында җыр”, ”Мин сөям” шигырьләре әдәбиятта яңалык булып кабул ителәләр.

Замандашларының хәтеренә шигырьләрен яттан сөйли торган трибун шагыйрь буларак кереп калган.[2]

Шагыйрь Хәниф Кәрим белән бер төркемдә укыганнар, иҗатташ дуслар булганнар.

Йөрәк тавышы” дигән китабы, үзе үлгәннән соң гына, 1944 елда Уфада басылып чыга.

Шул ук китабы, бераз тулыландырылып, Наҗар Нәҗминең баш сүзе белән, 1954 елда яңадан басыла.

1974 елда шигырьләре “Башкорт лирикасы үрнәкләре” исеме белән русча чыккан җыентыкка кертелгән.

Чыганаклар үзгәртү

1. Утлы еллар авазы (яугир шагыйрьләр турында белешмәлек; төзүчесе Г. Байбурин). Уфа, 1985 ел, 379 бит

2. Совет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмә, төзүчеләре М. Гайнуллин, Г. Хөсәенов). Уфа, 1988 ел, 332 бит.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Н. Асанбаев. Онытмый сезне Туган ил
  2. Нур Зарипов (китапта: Утлы еллар авазы, 379 бит)