Мәдәнә (рус. Медяна) – Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районында татар авылы. Мәдәнә елгасы буендагы авыл. Сергачка кадәр 40 км, Уразавылга – 15.

Мәдәнә
рус. Медяна
Карта
Ил Россия
Өлкә Түбән Новгород өлкәсе
Район Кызыл Октябрь районы
Координатлар 55°17'53"тн, 45°40'36"кнч
Авыл советы башлыгы Рафил Салехов
Нигезләнгән 1674
Беренче телгә алу 1674
Мәркәз биеклеге 136 м
Халык саны 609 кеше
Милли состав татарлар
Дини состав сөнни мөселманнар
Сәгать кушагы UTC+3
Телефон коды +7 83192
Почта индексы 607472
Рәсми сайт medina.su
Русча атама Медяны

Тарих үзгәртү

Мәдәнә Түбән Новгород өлкәсенең иң яшь татар авылы. Монда беренче мәчет 1780 елларда төзелгән. Аның беренче имамы Габделкәрим Сәлимов.

Мәдәнәдә бүген 400 йорт бар. Күпчелек йортлар ике катлы. Каралты-кура, капка – бар да җиренә җиткереп эшләнгән. Урамнарга асфальт түшәлгән. Элек күпләп мал тотканнар. Хәзер терлекчелек икенче планда. Халык Мәскәүгә барып эшли. Яшьләр авылда калмый, калага ыргыла. Укырга яки эшкә. Мәскәү белән Мәдәнә арасы нибары 600 чакрым.

Мәдәнәнең 9 еллык мәктәбе бар. Ике катлы, бар яктан уңайлы зур мәктәптә 2010 елда 60 бала калган (күптән түгел 500ләп укучы булган). Мәктәптә компьютер классы, интерактив такталар, спорт инвентарьләре бар. 11 укытучы эшли. Уку, нигездә, рус телендә алып барыла. Һәр класс расписаниесендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре бар. Әйтик, 5 класс атнага – 3 тапкыр татар теле, 2 тапкыр әдәбият, башка класслар – атнага 2 татар теле, 2 әдәбият дәресе укый.

1989-92 елларда Мәдәнә авылында Фәиз Гыйльманов зур мәчет төзетте. Ул хәзер “Мәдәнә” исемле дин-мәгъ­рифәт үзәгенә керә. Шунда ук мәдрәсә эшли. Беренче катта кунакханә номерлары һәм шушы төбәк тарихын чагылдырган музей бүлмәләре. Үзәк биләмәсендә әле мәдәният йорты һәм заманча хастаханәсе дә урнашкан.

Шәхесләр үзгәртү

Галерея үзгәртү

 
«Рәшидә» мәчете
«Рәшидә» мәчете  

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү