Мәгълүмат йөртүче

Мәгълүмат йөртүче — үз төзелешендә аңа кертелгән мәгълүматны, өстәмә җайланмалар (мәсәлән, энергия чыганагы) белән кулланмыйча, шактый озак вакыт саклап калырга (тотып торырга) сәләтле, кеше куллана торган, теләсә кайсы матди объект яки мохит.

Мәгълүмат йөртүче
WordLift сылтамасы seostatecollege.com/website-design-state-college-pa[1]
 Мәгълүмат йөртүче Викиҗыентыкта

Төрләре үзгәртү

Бу, әйтик, таш, агач, кәгазь, металл, пластмас, кремний (һәм ярымүткәргечләрнең башка төрләре), магнитланган катламлы тасма (бобинада һәм кассетларда), фотоматериал, махсус үзлекләре булган пластик (мәсәлән, оптик дискларда) һәм башкалар булырга мөмкин.

Мәгълүмат йөртүче, аңарда булган (язылган) мәгълүматне (аңлаешлы) укырга (санарга) мөмкин булган, теләсә кайсы объект була ала.

Кулланылышы үзгәртү

Мәгълүмат йөртүчеләр фәндә (китапханәләр), техникада (әйтик, элемтә ихтыяҗлары өчен), җәмәгать тормышында (ММЧ), көнкүрштә:

  • язмалар,
  • саклау,
  • уку,
  • тапшыру (тарату),
  • компьютер сәнгате әсәрләрен булдыру

өчен кулланыла.

Төп материаллар үзгәртү

Шулай ук элек менә шундый материаллардан мәгълүмат йөртүчеләре киң таралган иде: янган балчык, таш, сөяк, агач, пергамент, туз (каен тузы), папирус, балавыз, тукыма һ. б.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Шулай ук карагыз үзгәртү