Муса Җәлил һәйкәле (Мәскәү, Зябликово)

Муса Җәлилгә һәйкәл Мәскәү шәһәренең Царицыно паркы (Зябликово районы) территориясендә урнашкан.

Һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Муса Җәлилгә һәйкәл
Урын Мәскәү, Царицыно паркы
Сынчы Юрий Злотя, Юрий Калмыков
Төзелеш датасы 2012 ел
Материал монолит гранит

Тарих үзгәртү

 
Һәйкәлнең скульптура өлеше

2012 елның 24 августында «Мәскәүдә Татарстан көннәре» кысаларында Мәскәүнең Зябликово районында Муса Җәлил урамы[1] һәм Братеевская урамы чатындагы Царицыно паркы территориясендә ачылган.

  • Скульптор — Юрий Злотя, Россиянең атказанган рәссамы.
  • Архитектор — Юрий Калмыков.

Сыйфатлама үзгәртү

Монументның биеклеге — 4,6 метр, авырлыгы — 1,5 тонна. Монолит граниттан төзелгән. Шагыйрь әсирлектәге өс һәм аяк киемнәреннән, кулына шигырь дәфтәре тотып сурәтләнгән. Постаментның алдына русча «Мусе Джалилю» дип язылган, постаментның сул ягына русча «Памятник установлен в 2012 году решением Правительства города Москвы и Правительства Республики Татарстан» дип, аскарак «Скульптор Ю.В. Злотя. Архитектор Ю.В.Калмыков» дип язылган.

Һәйкәлне ачу үзгәртү

 
Чулпан Җәлилова оныгы Миша белән һәйкәл янында

Һәйкәлне ачу тантанасында Татарстан премьер-министры Илдар Халиков, Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова, РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Бусыгин катнаша. Россиянең халык артисты Сергей Шәкүров Җәлилнең шигырьләрен укый.

Башка мәгълүмат үзгәртү

Контрактның башлангыч бәясе — 6,418 млн сум (2012). Һәйкәл төзергә Царицыно паркы территориясендә 0,185 га җир бүленгән[2].

Һәйкәлнең скульптурасын һәм гранит постаментын ясау чыгымнарын Татарстан хөкүмәте, һәйкәл тирәсендәге мәйданчыкны кору чыгымнарын Мәскәү шәһәре хөкүмәте күтәргән[3].

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү