Җэин (Җе Ин, Чжэ Ин) — исеме, Мун — фамилиясе.

Мун Чжэ Ин
Көньяк Корея байрагы 12нче Көньяк Корея президенты
Вазыйфага керешкән
2017 елның 10 мае
Аңа кадәр Пак Кын Хе
Хван Гө Ан (в. б.)
Туган 24 гыйнвар 1953(1953-01-24) (71 яшь)
Көньяк Корея, Кьоңсаң–Намдо, Коҗедо
Җефет Ким Чжон Сук[d]
Әни Ханок Кан
Әти Йөнхөн Мун
Белем Университет Кёнхи[d], Namhang Elmentary School[d], Gyeongnam Middle School[d] һәм Kyungnam High School[d]

Мун Чжэ Ин, Җе Ин Мун, Җеин Мун (кор. 문재인; 1953 елның 24 гыйнвары, Көньяк Корея, Коҗе) — Көньяк Корея сәясәтчесе, дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, 2017 елның 10 маеннан Көньяк Корея байрагы Корея Республикасының президенты.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Мун Җеин. 2017, май.

1953 елның 24 гыйнварында Кьоңсаң–Намдо провинциясенең Коҗедо утравында туган[1]. Әтисе — Төньяк Кореядан качып чыгучы; Корея сугышы вакытында, 1950 елның декабрендә Кытай гаскәре басымы астында чигенүче БМО гаскәре тарафыннан үзе яшәгән Хамхын шәһәреннән эвакуацияләнгән булган. Мун Пусандагы (Сеулдан читтә иң шөһрәтле) Кённам урта мәктәбендә укыган.

Кёнхи университетында хокук белгечлегенә укыган. Юсин конституциясенә каршы студентлар протестын әзерләгән өчен университеттан куыла һәм кулга алына. Соңрак гаскәри хезмәткә алына, 1976 елның 18 августында Пханмунджом инцидентында Көньяк Корея махсус көчләре составында катнаша[2]. Гаскәри хезмәттән азат ителгәч, юрист эшчәнлеге алып барырга рөхсәт итүче имтихан бирә һәм суд өчен кадрлар әзерләүче институтка кабул ителә. Институтта яхшы укыса да, студентлар протестларында катнашканы булган өчен, аңа судья булып эшләргә рөхсәт бирелми, шуңа күрә ул адвокат һөнәрен сайлый. Адвокат булып эшләгәндә, Кореяның булачак президенты Но Му Хён белән хезмәттәшлек итә[3]. 2009 елда Но Му Хённың үз-үзенә кул салуына кадәр[4] алар дус булып калалар.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • Кёнхи университеты бакалавры (Сеул, белгечлек: юриспруденция)
  • Корея Республикасы коры җир гаскәрләре махсус операцияләр округы командованиесенең десант гаскәрләрендә хезмәт итә.
  • Пусан юристлар берлеге кеше хокуклары буенча даими комиссиясе рәисе.
  • «Юристлар демократик җәмгыять өчен» оешмасының Кьоңсаң–Намдо провинциясе һәм Пусан шәһәрендәге филиалы рәисе.
  • Пусан демократик ватандашлар шурасы даими әгъзасы.
  • «Демократия өчен халык хәрәкәте» оешмасының даими әгъзасы.
  • Корея милли океанология университеты профессоры.
  • Көньяк Корея президенты администрациясенең гражданнар мәсьәләләре буенча өлкән киңәшчесе.
  • Көньяк Корея президенты администрациясенең гражданнар җәмгыяте буенча өлкән киңәшчесе.
  • Көньяк Корея президенты администрациясе җитәкчесе.
  • Но Му Хён фонды идарәсе рәисе.
  • Пусан шәһәренең Сасангу муниципаль округыннан 19нчы чакырылыш Корея республикасы Милли җыены әгъзасы.

«Мун Җэинның язмышы» дигән истәлекләрен бастыра, китап бестселлерга әйләнә.

Сайлаулар үзгәртү

2012 елдагы Көньяк Корея президентын сайлауларда, «Берләшкән демократик фирка» лидеры буларак, оппозициядән кандидат була, 48 % тавыш җыеп, элекке авторитар президент Пак Чон Хи кызы, идарә итүче Сэнури фиркасе вәкиле Пак Кын Хега җиңелә.

2017 елгы Корея Республикасы президентын сайлауларда Тобуро демократик фиркасеннән тәкъдим ителә. 2017 елның 9 маенда вакытыннан алда (Ил президенты Пак Кын Хе ханымга карата импичмент игълан ителгәннән соң) Көньяк Корея президентын сайлаулар оештырыла. 13 423 800 сайлаучының тавышын (41,08 %) җыеп, көндәшләре — консерватив «Корея азатлыгы» фиркасе кандидаты Хон Җун Пхе (24,03 %), «Халык фиркасе» кандидаты Ан Чхоль Суны (21,4 %) җиңеп, Көньяк Корея президенты итеп сайлана[5].

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү