Мунча иясетатарларда чисталык символы булган мифик персонаж.

И.Я.Билибин сурәтләнешендәге мунча иясе

Мунча иясе изге, яхшы ияләрдән санала. Юыну урыны аеруча чиста булырга тиеш. Шулай булмаганда, ул зыян сала башлый.

Ышанулар буенча, мунчада кычкырырга, сүгенергә ярамый. Кергәндә тамак кырырга кирәк, уеңда игелек булырга тиешле була.

Ышану буенча, мунчада, шулай ук, рәхмәт әйтү тиешле түгел дип санала. Имеш, мунча иясе үзен яратты дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый икән. Аның белән элемтәгә керү ярамас гамәл булып санала, чөнки ул очракта мунча иясе мунчаны, яки башка юыну урынын саклаулны ташлый дип ышаналар.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү