Мукоромикоз — Mucoraceae гаиләсенең гөмбәләре аркасында сирәк очраган оппортунистик инфекция, гадәттә диабетлы кетоацидоз яки түбән иммунитетлы авыруларны зарарлый. Бу һөҗүмчән һәм үлемгә китерүче инфекция организмга споралар сулыш алу белән керә һәм өске сулыш юллары зарарлануы белән сыйфатлана. Моннан инфекция күрше куышлыкларга, аннары орбитага һәм баш миенә тарала. Тамырларда гөмбә гифлары булу орбита тукымаларының ишемияле инфарктлары белән томалаучы васкулитларга китерә.

Мукоромикоз
Сурәт
Саклык белгечлеге инфектология[d]
ICPC 2 идентификаторы A78

Назоорбиталь мукоромикоз үзгәртү

1.   Битнең әкренләп артучы һәм периорбиталь шешүе, диплопия һәм күрү начарлануы белән билгеләнә.

2.     Билгеләре

•     Аңкауда, борын яфрагы һәм бүлгесендә, тире һәм кабакларда кара кутыр барлыкка китерә алган ишемияле инфарктлар һәм септик некрозлар (рәс. 6.14).

•     Офтальмоплегия.

•     Орбитаның бактерияле целлюлитына караганда клиник күренешнең әкрен үсеше.

3.   Өзлегүләр. Челтәркатлау тамырлары томалануы, баш мие нервлары параличы һәм ми тамырлары томалануы.

4.     Дәвалау

•     Вена эченә амфотерицин.

•     Көн саен зарарланган урыннарны ябыштыру һәм амфотерицин белән юу.

•     Яши алмаган һәм некротик тукымаларны киң  итеп кискәләп алу.

•     Өстәмә югары басымлы оксигенация нәтиҗәле була ала.

•     Бергә булган метаболик какшауларны төзәтү (мөмкин булса).

•     Экзентерация дәвалау уңышсыз булса, кирәк булырга мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.