Мудра (Калып:IPAc-en; Санскрит телендә: मुद्रा, IAST mudrā, "мөһер", "билге", яки "ишарә"; Калып:Bo, ул Һинд динендә, Җәйничелектә һәм Буддачылыкта ритуаль ишарә яки поза.[1] Кайбер мудралар бөтен тән белән күрсәтелсә, күпчелеге куллар һәм бармаклар белән башкарыла.[2]

Һиндстаннан Бхумиспарша яки "Җир шәһадәте" мудрасын күрсәтә торган Будда Шакьямуни поты, якынча 850 ел.
Төрле мудра ишарәлрен күрсәтүче 12-енче гасыр Япон төргәге.

Һиндстан диннәренең иконографиясендә һәм рухи практикасында рухи ишарәләр булып эшкә җигелү белән беррәттән, мудраларның Һиндстан биюендә һәм Йогада күп формаларда мәгънәләре бар. Мудраларның һәр тармакта (һәм диндә) кулланылган диапазоны төрле, әмма кайберәүләре кисешә. Өстәвенә күп Буддизм мудралары Көньяк Азиядән тыш кулланыла, һәм шунда төрле асаба формаларга ия.

Хатха Йогада мудралар пранаяма (Йога сулау күнегүләре) белән бергә кулланылалар, гадәттә утырган позициядә, сулыш белән бәйләнгән тәннең төрле өлешләрен стимуляцияләү һәм тәндә прана, шукра (ир кеше психо-җенси энергиясе), боддхичитта, амрита һәм тән аңы агымына йогынты ясар өчен. Башка борынгырак тантрик мудралардан аермалы буларак, Хатха Йога мудралары гадәттә эчке гамәлләр, алар оча төбен, диафрагманы, тамакны, күзләрне, телне, анусны, гениталияләрне, эчне һәм тәннең башка өлешләрен кулланалар. Бу мудралар төрлелегенең мисаллары булып Мула Бандха, Махамудра, Випарита Карани, Кхечари Мудра һәм Ваджроли Мудра тора. Болар Амритасиддхида өчкә кадәр киңәйтелгәннәр, Гһеранда Самһитада 25-кә кадәр киңәйтелгәннәр, һәм Хатха Йога Прадипикада классик ун тупланмасына кадәр киңәйтелгәннәр.

Номенклатура үзгәртү

 
Калькуттада, Сарнатхтан Һиндстан Музеенда төрле мудралар белән Будда сурәтләре, 6-ынчы гасыр

Кытай тәрҗемәсе булып йин (Калып:Zh) яки йинсән (Калып:Zh) тора. Бу ике Кытай сүзе дә Япон телендә алынма телләр буларак очрый (тәңгәл килгән рәвештә in һәм inzō яки insō буларак) һәм шулай ук Корея телендә (тәңгәл килгән рәвештә in һәм insang буларак). Шулай ук ике башка Кытай теленә нигезләнгән кушылган иҗек кулланыла, 印契 (ул Япон телендә ingei яки inkei буларак укыла һәм Корея телендә ingye буларак) һәм 密印 (ул Япон телендә mitsuin яки mitchin буларак укыла). Япон телендә иероглифлар кире рәвештә кулланылган килеш итеп кулланылырга мөмкин (ягъни 契印 keiin).

Иконографиясе үзгәртү

Мудра Һинд суб-кыйтгасының Һинд дине һәм Буддачылык сәнгатенең иконографиясендә кулланыла һәм язмаларда тасвирлана, мәсьәлән, Натья Шастрада, анда 24 санскр. (IAST) асамьюта ("аерылган", ягъни "бер куллы") һәм 13 санскр. (IAST) самьюта ("берләшкән", ягъни "ике куллы") мудра исемлеге китерелгән. Мудра позицияләре гадәттә кул һәм бармаклар белән ясала. Асаналар белән бергә ("утырган позиция"), алар статик рәвештә медитациядә кулланылалар һәм динамик рәвештә Һинд дине практикасында.
Һинд дине һәм Буддачылык иконографиясендә кайбер мудралар уртак. Кайбер төбәкләрдә, мәсьәлән, Лаоста һәм Таиландта алар аерылып торалар, әмма уртак иконографик шартларга ия.
Һеваҗра Тантрасына комментариендә Җамгон Конгтрүл буенча, ярсулы Ходайларның һәм албастыларның бизәкләре кеше сөякләреннән ясала (Skt: санскр. (IAST) aṣṭhimudrā; Калып:Bo), алар шулай ук мудра "мөһерләре" буларак мәгълүм.[3]

Буддачылык үзгәртү

Будда поты берничә киң таралган мудраларның берсенә ия булырга мөмкин, ул төрле асаналар белән кушылган булырга мөмкин. Төп кулланылган мудралар Гаутама Будданың тормышында махсус мизгелләргне һәм аларның кыска сурәтләнешен чагылдыра.

Абхайя Мудра үзгәртү

 
Кореяның 119-ынчы Милли Хәзинәсе. Уң кул Абхайя-мудраны күрсәтә, шул ук вакытта сул кул Варада-мудрада.

Абхайя-мудра "курыкмаска ишарә"[4] яклауны, алкышны һәм куркуны бетерүне чагылдыра. Тһеравада Буддачылыгында ул гадәттә торган килеш, уң кул бөгелгән итеп һәм иңбаш дәрәҗәсенә күтәрелгән итеп ясала, чук уңга таба юнәлгән, бармаклар ябылган, өскә күрсәтәләр һәм сул кул ян якта куелган. Таиланд һәм Лаоста бу мудра йөрүче Будда белән ассоциацияләнә, еш ике кул да абхайя-мудраны ясаган итеп күрсәтелә һәм бу киң таралган.
Бу мудра мөгаен Буддизмга кадәр яхшы ният символы буларак һәм таныш булмаган кешеләргә якын килгәндә дуслык тәкъдим итү символы буларак кулланылган. Гандхара сәнгатендә ул дәгъва гамәлен күрсәткәндә күренә. Ул шулай ук Кытайда 4-енче һәм 7-енче гасырларда Төньяк Уэй һәм Суй династиясе эраларында кулланылган булган.
Бу ишарә Будда аңа фил һөҗүм иткәч ул аны буйсындырганда Будда тарафыннан кулланылган булган, ул берничә фрескада һәм язмаларда кулланыла.[5]

Махаяна Буддачылыгында Ходайлар еш бер кулда Абхайя Мудра һәм башка кулда башка мудра ясалган итеп сурәтләнә.

Бхумиспарша Мудра үзгәртү

 
Будда Бхумиспарша мудрада утыра. Бирмани. Полихромия эзләре белән ак мәрмәр. Лион-Фурвьерның Галло-Рим Музее.

Гаутама Будданың Бхумиспарша яки "җир шәһадәте" мудрасы Буддачылыкның иң киң таралган иконик сурәтләрнең берсе булып тора. Башка исемнәргә "Будда җирне шәһадәткә чакыра", һәм "җиргә кагылган" керә. Ул Будда тулаем яктыртылуга ирешү мизгеле Буддачылык кыйссасын сурәтли, Будда медитациядә утыра, аның сул кулы тезендә чугы өстә һәм аның уң кулы җиргә кагыла. Кыйссада Буддага каршы шәйтан Мара чыккан һәм шуңа ирешергә хокук шәһадәтен сораган. Җавап итеп ул җиргә орынган һәм Җирнең дэвисы Притхвины яктыртылуга шәһадәт итәргә сорган һәм Притхви шулай иткән.[6][7]

Көньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш Азиядә бу мудра (ул шулай ук Маравиджая мөнәсәбәте дигәнне аңлата) гадәттә Һинд сурәтләреннән аермалы буларак Будданың бармакларының җиргә кадәр сузылмаган килеш күрсәтелгән булырга мөмкин.

Бодхьянги Мудра үзгәртү

 
Бодхьянги Мудра

Бодхьянги мудра,

"алты элемент мудрасы," яки "хикмәт йодрыгы,"[8] бу ишарәдә сул кулның имән бармагы уң кул белән тотыла. Гадәттә аны Вайрочана Будда потларында күрергә була.

Дхамрачакра Правартана Мудра үзгәртү

 
Һиндстаннан, Уттар-Прадештан, Сарнаттан Будда поты, Һиндстан, безнең эраның 4-енче гасыры. Будда Дхармачакра Правартана мудраны ясап өйрәткән килеш сурәтләнгән.

Будда беренче дәгъвасын Сарнатхта Болан Паркында Яктылыктан соң сөйләгән. Дхармачакра Праватртана яки "тәгәрмәчне әйләндерү".[9] мудра шул мизгелне чагылдыра. Гомумән, бары тик Гаутама Будда бу мудраны эшләгән килеш күрсәтелгән, канун таратучысы буларак Майтрейядан тыш. Дхармачакра мудра ул ике кулны күкрәк алдында якын итеп бергә витаркада тоту, уң чук алда һәм сул чук өстә, кайвакыт күкрәккә таба юнәлгән.
Берничә юрамасы бар, мәсьәлән, Аджанта Мәгарәләре фрескаларында кебек, биредә ике кул аерылган һәм бармаклар кагылмый. Гандһараның Һинд-Грек Патшалыгы стилендә уң кулның кысылган йодрыгы, бармаклары тоташкан килеш сул кулның баш бармагы өстендә сыман охшаган. Япониядә Хорю-җи сурәтләрендә уң кул сул кул өстеннән куелган. Япониядә Амитабханың билгеле фигуралары 9-ынчы гасырга кадәр бу мудраны кулланган килеш күрсәтелгән.

Дхьяна Мудра үзгәртү

 
Ханойда Пхат Тичһ Гыйбадәтханәсендә Амитабха поты, ул Дхьяна мудрасын күрсәтә.
 
Камакурада, Котоку-инда Амитабха поты куллары, мида но дзёинны күрсәтә, бу Дхьяна Мудраның юрамасы.


Дхьяна мудра ("медитация мудрасы") Ходай канунында концентрация, сангха һәм медитация ишарәсе булып тора. Ике кул тездә урнаштырылган, сул кул уң кулда һәм бармаклар тулысынча сузылган (дүрт бармак бер-берсендә ята һәм баш бармаклар диагональ рәвештә бер-берсендә ятып өскә юнәлгән), чуклар өскә карый; бу манерада куллар һәм бармаклар өчпочмак формасын ясыйлар, бу Өч Хәзинәнең рухи утының символы булып тора.
Бу мудра Гаутама Будда һәм Амитабха чагылышларында кулланыла. Кайвакыт дхьяна мудра "Дарулар Буддасы"ның билгеле чагылышларында кулланыла, һәм дарулар савыты кулларда урнаштырылган. Ул Һиндстанда, мөгаен Гандхарада һәм Кытайда Төньяк Вэй вакытында килеп чыккан]].
Ул еш Көньяк Азиядә Тхеравада Буддачылыгында кулланыла; шулай да баш бармаклар чукларга каршы урнаштырылган. Дхьяна мудра шулай ук "самадхи мудра" буларак яки "йога мудра" буларак 禅定印 мәгълүм.

Мида но дзёин (弥陀定印) ул Дхьяна мудрасының Япон исеменең юрамасы, биредә имән бармаклары баш бармаклары белән бергә тоташтырылган. Бу күбесенчә Япониядә Амитабханы Вайрочана Буддадан аеру өчен кулланылган булган (ягъни "мида"ны Амидадан),[10] һәм башка урыннарда сирәк кулланылган булган.

Варада Мудра үзгәртү

Варада-мудра "юмартлылык ишарәсе" тәкъдим итүне, рәхим итеп кабул итүне, бирүне, мәрхәмәтлелекне һәм ихлас күңеллелекне билгели. Ул гел диярлек кешене саранлыктан, ярсулыктан һәм иллюзиядән саклауга тугъры ихтирам ителгән фигура сул кул белән ясаган килеш күрсәтелгән. Ул кул бөгелгән һәм кул аска караган очракта тәкъдим ителгән кул бераз өскә бөгелгән итеп, бармаклар өскә яки бераз бөгелгән килеш. Варада мудра сирәк уң кул ясаган башка мудрасыз күренә, гадәттә ул Абхайя мудра була. Аны еш Витарка мудра белән бутыйлар, ул аңа шактый охшаш. Кытайда һәм Япониядә, тәңгәл килгән рәвештә, Төньяк Вэй һәм Асука чорында бармаклар киерелгән һәм вакыт үсеше белән киеренлектән ял иткән хәлдә булган, һәм ахыр чиктә Танг династиясе стандартында бармаклар табигый рәвештә бөгелгән.
Һиндстанда Варада мудра Будда һәм Боддхисаттваларынң һәм башка фигураларның утырган һәм басып торган фигуралары өчен кулланыла һәм Һинд дине сәнгатендә бигрәк тә Вишну белән ассоциацияләнә. Ул Гупта сәнгатеннән (4-енче һәм 5-енче гасырлар) бирле Авалокитешвара сурәтләрендә кулланылган булган. Варада-мудра Көньяк-Көнчыгыш Азиядә кулланылган потлар өчен киң кулланыла.

Ваджра Мудра үзгәртү

 
Ваджра Мудра

Ваджра мудра "күк күкрәве ишарәсе" ул белем ишарәсе булып тора.[11] Ваджра мудра кулланышының мисалы булып "Тугыз Иҗек Мөһере"нең тугыз техникасының җиденчесе булып тора.

Витарка Мудра үзгәртү

 
Витарка мудра, Тарим Бассейны, 9-ынчы гасыр

Витарка мудра, ягъни "дискуссия мудрасы" ул Буддачылык тәгълиматында дискуссия һәм тапшыру ишарәсе булып тора. Ул баш бармакның һәм имән бармакның очларын бергә тоташтырып һәм башка бармакларны туры тотып, (Абхайя һәм Варада мудраларда кебек), әмма баш бармаклар имән бармакларын тоткан килеш ясала. Бу мудраның Махаяна Буддачылыгында күп юрамалары бар. In Тибет Буддачылыгында ул Тараның һәм Боддхисаттваларның мистик ишарәсе булып тора, һәм Яб-Юмда Илаһларның шул ишарәдә кайбер аермалары бар. Витарка мудра шулай ук Вьяхьяна мудра ("аңлату мудрасы") буларак мәгълүм.

Гьяна Мудра үзгәртү

Гьяна мудра ("хикмәт мудрасы") баш бармак һәм имән бармак очын бергә тоташтырып түгәрәк итеп ясап һәм кул эчкә йөрәккә таба тотылган килеш ясала.[12]

Карана Мудра үзгәртү

 
Сулда Җосеон поты карана мудраны ясый.

Карана мудра ул шәйтаннарны куучы мудра һәм ул авыру һәм тискәре уйлар кебек киртәләрне бетерә. Ул ишарә бармакны һәм чәнти бармакны күтәреп һәм башка бармакларны бөгелгән килеш ясала. Ул Көнбатыш "мөгезләр билгесе" кебек шул ук, аның аермасы булып Карана мудрада баш бармак урта һәм атсыз бармакларны тотмый. Бу мудра шулай ук тарджани мудра буларак мәгълүм; Япон телендә: Funnu-in, Fudō-in.

Һиндстан классик биюендә үзгәртү

Һиндстан классик биюендә, "Хаста Мудра" төшенчәсе кулланыла. Натья Шастра 24 мудраны тасвирлый, шул ук вакытта Нандикешвараның Абхинайя Дарпанасы 28-не күрсәтә.[13] Һиндстан классик биюенең барлык формаларында мудралар охшаш, гәрчә исемнәр һәм кулланылышлар төрлечә булса да. Бхаратанатьямда 28 (яки 32) тамыр мудра бар, Катакалида 24 һәм Одиссида 20. Бу тамыр мудралар төрле ысуллар ярдәмендә комбинацияләнә, бер кул белән, ике кул белән, кул хәрәкәтләре белән, тән һәм йөз чырайлары белән. Иң күп сан комбинацияләре булган Катакалида сүзлек 900 итеп күрсәтә. Саньюкта мудралар ике кулны да куллана, ә асаньюкта мудра бер кулны куллана.[14]

Йога үзгәртү

 
Төрле Йога мудралары төрле тән өлешләрен җигә һәм шуңа караган рәвештә төрле процедураларны, күбесенчә прананың тормыш энергиясен саклау өчен. Випарита Каранида тән әйләндерелеп, шулай итеп гравитация биндуга кадәр җитә. Йога Прадипиканың сурәтле кулъязмасы, 1830

Йогада мудраларның классик чыганаклары булып Гһеранда Самхита һәм Хатха Йога Прадипика тора.[15] Хатха Йога Прадипика Йога практикасында мудраларның әһәмиятен раслый: "Шулай итеп, [Кундалини] Алиһәсе Брахма ишегенең керүендә йоклый [сыртның нигезендә], даими рәвештә бар тырышлык белән, мудраны тиешенчә башкарып уятылырга тиеш." 20-енче һәм 21-енче гасырларда, Бихар Йога Мәктәбенең нигезләүчесе Йога укытучысы Сатьянанда Сарасвати үзенең күрсәтмәләр белән Асана, Пранаяма, Мудра, Бандһа текстында мудраларның әһәмиятен ассызыклавын дәвам иткән.[15]

Йога мудралары җигелгән тән өлешләре һәм кирәк булган процедуралары белән аерылып тора, мәсьәлән, Мула Бандһада,[16] Махамудрада,[17] Випарита Каранида,[18] Khecarī mudrā,[19] һәм Ваджроли мудрада кебек.[20]

Мула Бандһа үзгәртү

 
Энергия агымнарын (сулышны, прананы, биндуны, амританы) тоту һәм шулай итеп үзәк сушумна каналын блоклаудан чыгару өчен мудралар гамәл ысуллары[21]


Мулла Бандһа, Тамыр Йозагы, бер үкчәне ануска басудан гыйбарәт, гадәттә аякларның кисештергән килеш һәм аяк араларын кысып, прананы үзәк сухумна каналына көч куеп күтәреп.

Маһамудра үзгәртү

Маһамудрада, Бөек Мөһердә, охшаш рәвештә бер үкчә аяк арасына басылган; ияк күкрәккә Җаландһара Бандһада, Тамак Йозагында, басылган һәм сулыш тоткарланган һәм тәннең өске һәм аскы ачылышлары икесе дә мөһерләнгән һәм янә прана суһумна каналына көч куеп җибәрелә.[17]

Випарита Карани үзгәртү

Випарита Карани, Кире Әйләндерүче, ул баш аска һәм табаннар өскә килеш позиция, биредә гравитация прананы саклар өчен кулланыла. Гадәттә бу позициядә уздырылган вакыт "өч сәгать" тота алганга кадәр арттырыла. Практика Даттатрейяйогашастра тарафыннан барлык авыруларны җимерә һәм ак чәчәләрне һәм җыерчыкларны бетерә дип раслый.[18]

Кһечари мудра үзгәртү

Кһечари мудра, Кһечари Мөһере, телне "баш сөягенең куыш урынына" борудан гыйбарәт,[19] шулай итеп бинду агымы мөһерләнә һәм ул баштан тамудан һәм югалудан, хәтта Йоги "дәртле хатынны кочаклаганда да" туктый.[19] Шул ысул белән телне артка борылганчы озынрак һәм сыгылучанрак итәр өчен Кһечаривидья Йогинга атнага бер мәртәбә тел френулумында чәч киңлеге тирәнлегендә кисү ясарга киңәш итә, шулай итеп тел артка бөгелә ала; шуннан соң Йогига телне тышка сузарга күнегү ясарга киңәш ителә, ул чүпрәк белән тотыла, аны озынайтырга һәм һәр колакка чиратлап һәм ияк нигезенә орынырга киңәш ителә. Ашыктырырга ярамый торган алты ел практикадан соң, тел суһумна каналының түбә очына кадәр якыная ала дип әйтелә.[22]

Ваджроли мудра үзгәртү

Ваджроли мудра, Ваджроли Мөһере, Йогидан сперманы сакларга таләп итә, я аны чыгармаска өйрәнеп, яки чыгарылган очракта "Йога практикасына тугъры хатын"ның вагинасыннан уретра аша күтәреп.[20]

Хәрби сәнгатьләр үзгәртү

Кайбер Азия хәрби сәнгатьләрендә бу мудраларга идентик позицияләр бар (Япон телендә: in).[23] Тэндай һәм Сингон Буддачылыгы фараз ителгәнчә көчле ишарәләрне Миккьо Буддачылыгынна алганнар, алар күп 17-енче гасырга кадәр нигезләнгән Корю ("борынгы") хәрби сәнгать мәктәпләрендә (агымнарында) Рюларда бар. Мәсьәлән, "пычак кул" яки шуто ишарәсе нечкә китеп кайбер Корю каталарында һәм Буддачылык потларында сакланган, алар яктыртылу кылычының символы булып тора.[24]

Шулай ук карарга мөмкин үзгәртү

Билгеләмәләр үзгәртү

  1. Encyclopædia Britannica. (2010). "mudra (symbolic gestures)". Retrieved October 11, 2010.
  2. Word mudrā on Monier-William Sanskrit-English on-line dictionary: "N. of partic. positions or intertwinings of the fingers (24 in number, commonly practised in religious worship, and supposed to possess an occult meaning and magical efficacy Daś (Daśakumāra-carita). Sarvad. Kāraṇḍ. RTL. 204 ; 406)", archived from the original on 2012-12-03, retrieved 2019-11-28 
  3. Kongtrul, Jamgön (author); (English translators: Guarisco, Elio; McLeod, Ingrid) (2005). The Treasury of Knowledge (shes bya kun la khyab pa’i mdzod). Book Six, Part Four: Systems of Buddhist Tantra, The Indestructibe Way of Secret Mantra. Bolder, Colorado, USA: Snow Lion Publications. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-55939-210-X]] (alk.paper) p.493
  4. Buswell, Robert Jr., ed (2013). Princeton Dictionary of Buddhism.. Princeton, NJ: Princeton University Press. p. 2. ISBN 9780691157863. 
  5. Abhaya Mudra Gesture of Dispelling Fear. “One day the Buddha walked through a village. Devadatta fed alcohol to a particularly furious elephant named Nalagiri and had him attack the Buddha. The raging bull stormed towards the Buddha, who reached out his hand to touch the animal’s trunk. The elephant sensed the metta, the loving kindness of the Buddha, which calmed him down immediately. The animal stopped in front of the Buddha and bowed on his knees in submission.”
  6. Shaw, Miranda Eberle (2006). Buddhist Goddesses of India. Princeton University Press. pp. 17–27. ISBN 978-0-691-12758-3. https://books.google.com/books?id=MvDKOK1h3zMC&. 
  7. Vessantara, Meeting the Buddhas: A Guide to Buddhas, Bodhisattvas, and Tantric Deities, pp. 74-76, 1993, Windhorse Publications, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0904766535]], 9780904766530, google books
  8. T.W. Rhys Davids Ph.D. LLD.; Victoria Charles (24 November 2014). 1000 Buddhas of Genius. Parkstone International. pp. 515. ISBN 978-1-78310-463-5. https://books.google.com/books?id=jV3vBgAAQBAJ&pg=PA515. 
  9. explanation of Buddhist Mudras
  10. Japanese Architecture and Art Net Users System. "JAANUS / mida-no-jouin 弥陀定印". Retrieved 2 July 2016.
  11. written; Beer, illustrated by Robert (2003). The handbook of tibetan buddhist symbols (1st ed.). Chicago (Ill.): Serindia. p. 228. ISBN 978-1932476033. 
  12. For translation of санскр. (IAST) jñānamudrā as "gesture of knowledge" see: Stutley, 2003, p. 60.
  13. Devi, Ragini. Dance dialects of India. Motilal Banarsidass Publ., 1990. [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 81-208-0674-3]]. Pp. 43.
  14. Barba & Savarese, 1991, pp. 136
  15. 15,0 15,1 Saraswati, Satyananda (1997). Asana Pranayama Mudrā Bandha. Munger, Bihar India: Bihar Yoga Bharti. p. 422. ISBN 81-86336-04-4. https://www.amazon.com/Asana-Pranayama-Bandha-Fourth-Revised/dp/8186336141. 
  16. Mallinson, Singleton, 242 битләр.
  17. 17,0 17,1 Mallinson, Singleton, 237-238, 241 битләр.
  18. 18,0 18,1 Mallinson, Singleton, 242, 245 битләр.
  19. 19,0 19,1 19,2 Mallinson, Singleton, 241, 244-245 битләр.
  20. 20,0 20,1 Mallinson, Singleton, 242, 250-252 битләр.
  21. Mallinson, Singleton, Chapter 6, especially pages 228–229 битләр.
  22. Mallinson, Singleton, 247-249 битләр.
  23. Johnson, 2000, p. 48.
  24. Muromoto, Wayne (2003) Mudra in the Martial Arts 2007 елның 15 декабрь көнендә архивланган.. . Retrieved December 20, 2007.

Искәрмәләр үзгәртү

      . 
  • Stutley, Margaret (2003) [1985]. The Illustrated Dictionary of Hindu Iconography (First Indian ed.). New Delhi: Munshiram Manoharlal Publishers. ISBN 81-215-1087-2. 

Әдәбият үзгәртү

  • Saunders, Ernest Dale (1985). Mudra: A Study of Symbolic Gestures in Japanese Buddhist Sculpture. Princeton University Press. ISBN 978-0-691-01866-9.
  • Hirschi, Gertrud. Mudras: Yoga in Your Hands.
  • Taisen Miyata: A study of the ritual mudras in the Shingon tradition: A phenomenological study on the eighteen ways of esoteric recitation in the Koyasan tradition. Publisher s.n.
  • Acharya Keshav Dev: Mudras for Healing; Mudra Vigyan: A Way of Life. Acharya Shri Enterprises, 1995. ISBN 9788190095402 .
  • Gauri Devi: Esoteric Mudras of Japan. International. Academy of Indian Culture & Aditya Prakashan, 1999. ISBN 9788186471562.
  • Lokesh Chandra & Sharada Rani: Mudras in Japan. Vedams Books, 2001. ISBN 9788179360002.
  • Emma I. Gonikman: Taoist Healing Gestures. YBK Publishers, Inc., 2003. ISBN 9780970392343.
  • Fredrick W. Bunce: Mudras in Buddhist and Hindu Practices: An Iconographic Consideration. DK Printworld, 2005. ISBN 9788124603123.
  • A. S. Umar Sharif: Unlocking the Healing Powers in Your Hands: The 18 Mudra System of Qigong. Scholary, Inc, 2006. ISBN 978-0963703637.
  • Dhiren Gala: Health at Your Fingertips: Mudra Therapy, a Part of Ayurveda Is Very Effective Yet Costs Nothing. Navneet, 2007. ISBN 9788124603123.
  • K. Rangaraja Iyengar: The World of Mudras/Health Related and other Mudras. Sapna Book house, 2007. ISBN 9788128006975.
  • Suman K Chiplunkar: Mudras & Health Perspectives: An Indian Approach. Abhijit Prakashana, 2008. ISBN 9788190587440.
  • Acharya Keshav Dev: Healing Hands (Science of Yoga Mudras). Acharya Shri Enterprises, 2008. ISBN 9788187949121.
  • Cain Carroll and Revital Carroll: Mudras of India: A Comprehensive Guide to the Hand Gestures of Yoga and Indian Dance. Singing Dragon, 2012. ISBN 9781848190849.
  • Joseph and Lilian Le Page: Mudras for Healing and Transformation. Integratieve Yoga Therapy, 2013. ISBN 978-0-9744303-4-8.
  • Toki, Hôryû; Kawamura, Seiichi, tr. (1899). "Si-do-in-dzou; gestes de l'officiant dans les cérémonies mystiques des sectes Tendaï et Singon", Paris, E. Leroux.

Искәрмәләр үзгәртү

Тышкы сылтамалар үзгәртү