Мпу Синдок, тәхет исеме: Шри Исьяна Викрамадхамматунггадэва, Санджая Династиясенең соңгы патшасы булган, ул Үзәк Яваның Меданг Патшалыгы белән хөкемдарлык иткән, бу безнең эраның якынча 928 яки 929 елга туры килгән вакыт. Мпу Синдок безнең эраның 929-ынчы елда Матарам Патшалыгының куәт урынын Үзәк Явадан Көнчыгыш Явага күчергән, бу мөгаен Мерапи Тавының атуы яки/һәм Шривиджаядан яу белән килү нәтиҗәсендә булган.[1]
Патшалыкның яңа башкласы Ватугалуһ булган, ул Брантас Елгасы ярларында урнашкан булган, хәзерге Җомбанг Регентлыгы янында. Яңа патшалыкның исеме Матарамнан "Меданг"ка үзгәртелгән булган, гәрчә аның турында төрле әдәбиятта һаман шулай ук "Матарам" дип язганнар. Мпу Синдок шулай ук Исьяна Династиясенең нигезләүчесе булган, һәм шулай итеп яңа патшалыкны кайвакыт "Исьяна" дип атаганнар. Хәзерге вакытта Һиндстанда, Колкатада язма Мпу Синдокның Аирланггага кадәр варисларын тасвирлый, бу безнең эраның 11-енче гасырына туры килә.
Мпу Синдокның ике хатыны булган, шуларның берсе, Шри Парамешвари Дьяһ Кби, мөгаен Дьяһ Ваваның кызы булган, бу Үзәк Явада Матарамның алдан килүче патшасы. Шулай итеп, Мпу Синдок өйләнеп Матарамның тәхетенә утырган.
Аның патша булган вакытында Какавин Рамаяна һәм Сангхьянг Камахаяникан язылган булган. Мпу Синдоктан соң аның кызы Исанатунгавиджая тәхеткә утырган.[2]

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Spuler, Bertold; F.R.C Bagley (1981). The Muslim World: A Historical Survey, Part IV. Leiden, The Netherlands: Brill Archive. p. 252. ISBN 9789004061965. https://books.google.com/books?id=VNgUAAAAIAAJ. 
  2. Cœdès, George (1968). Vella, Walter F.. ed. The Indianized States of Southeast Asia. Honolulu: University of Hawaii Press. pp. 128–129. ISBN 9780824803681. https://books.google.com/books?id=iDyJBFTdiwoC. 
Элгәре:
Wawa
Monarch of Medang Kingdom
929? – 947
Аннары:
Isyana Tunggawijaya