Мостай Кәрим (20 октябрь, 1919 ел, Башкортстан, Чишмә районы, Келәш авылы - 21 сентябрь, 2005 ел, Башкортстан, Уфа) - башкорт, татар язучысы, шагыйре һәм драматургы. Башкортстанның халык шагыйре. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1967).

Мостай Кәрим
Туган телдә исем Мостафа Сафа улы Кәримов
Туган 20 октябрь 1919(1919-10-20)
Уфа губернасы, Кара Якуп вулысы, Келәш авылы
Үлгән 21 сентябрь 2005(2005-09-21) (85 яшь)
Башкортстан, Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты[1]
Милләт татар[2][3] яки башкорт[4]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты
Һөнәре шагыйрь, язучы, драматург
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Рауза
Балалар улы Илгиз, кызы Әлфия
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Салават Юлаев премиясе(1967)

 Мостай Кәрим Викиҗыентыкта

Уфада Мостай Кәрим һәйкәле.
Казанда Мостай Кәрим һәйкәле

Тормыш юлы үзгәртү

1919 елның 20 октябрендә Башкортстанның хәзерге Чишмә районының Келәш исемле татар авылында крестьян гаиләсендә туа. Милләте буенча татар[2], әмма соңрак милләтен «алыштыра».

1941 елда Башкорт дәүләт университетының тел һәм әдәбият факультетын тәмамлый. Бөек Ватан сугышы башлану белән фронтка китә, сугышта элемтә башлыгы һәм артиллерия штабы башлыгы булып хезмәт итә. Сугышта мина ярчыгы күкрәгенә тиеп, чак кына йөрәгенә барып җитми.

Госпитальдә ятып дәваланып чыккач, Воронеж фронтына башкорт телендә чыгарга тиешле газетада эшләргә дип җибәрелә. Шул ук фронтның «За честь Родины» (Ватан намусы өчен) рус газетасында эшли башлый. Алдынгы эшелон гаскәрләренә бара, мәкаләләр, очерклар һәм новеллалар яза. «Ватан намусы өчен» татар газетасында эшләүче Әхмәт Ерикәй, Гали Хуҗи һәм Риза Ишморат белән таныша һәм алар белән гомер буена дус булып кала. Башкорт газетасы чыгарылмаячак дигән карар килгәч, Главпур тарафыннан 1943 елда 3нче Украина фронтының «Советский воин» (Совет сугышчысы) газетасының татар редакциясенә махсус хәбәрче итеп җибәрелә. Ике ел «Совет сугышчысы» газетасы редакциясендә (мөхәррире капитан Мәхмүд Максуд) хезмәт итә.[5][6]. Сугыштан кайткач ижади һәм ижтимагый эшкә бирелә.

1930 елларда ук яза башлый. Беренче шигырьләре татар телендә Чишмә районының "Сталинчы" (хәзерге "Чишмә") гәҗитендә басыла[7]. 1938 елда «Отряд кузгалды» (башк. телендә) дигән беренче шигырь җыентыгы нәшер ителә; 1941 елда «Язгы тавышлар» (башк. телендә) дигән шигырь китабы чыга. Барысы 100дән артык шигърият һәм проза китаплары, 10нан артык пьесалары дөнья күрә.

Иң билгеле әсәрләре:
Шигърият җыентыклары: «Кара сулар», «Кайту», «Европа-Азия», «Заманалар». Повестьләре: «Безнең өйнең яме», «Өстаган», «Озын-озак балачак». «Айгөл иле», «Кыз урлау», «Ай тотылган төндә» (реж. Ш.Мортазина), «Ташлама утны, Прометей!» кебек драматик әсәрләре зур уңыш белән татар, башкорт театрлары сәхнәсендә куела.

Мостай Кәримнең әсәрләре берничә дистә телгә тәрҗемә ителгән.

2005 елның 21 сентябрендә Уфада вафат була.[8]. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Рауза.
Улы Илгиз Кәримов (19422019), тәрҗемәче, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы, Мостай Кәрим фондын оештыручыларның берсе (2013). Илгизнең хатыны Нәзифә Кәримова (1947), язучы, журналист.

  • оныклары: Айгөл, Нияз.

Кызы Әлфия Кәримова (Балабан).

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://pomnim.me/search?info=867d5e4a-8e87-11e6-96ac-00199984c65f
  2. 2,0 2,1 Автор - Җиһат Солтанов. Мостай Кәрим башкортмы, татармы? // Кызыл таң. 07.05.2013
  3. Рузилә Мөхәммәтова, Рәмис Латыйпов (2020 елның 10 апрель). Башкортстан легендасы булган 10 татар шәхесе. Интертат. 2022 елның 7 февраль тикшерелгән.
  4. http://pomnipro.ru/memorypage41475/biography(үле сылтама)
  5. Мустай КАРИМ: «Мы с вами из одного аула…». әлеге чыганактан 2013-10-19 архивланды. 2012-12-07 тикшерелгән.
  6. Мустай Карим. Мгновения жизни. Главы из книги. //Дружба народов. 2003. № 11..
  7. [1] 2017 елның 5 апрель көнендә архивланган."Чишмә" гәҗите сайты
  8. http://mustaykarim.narod.ru/
  9. Татарстан Президенты: Мостай Кәримгә Казанда монумент татар-башкорт дуслыгын алга таба ныгытуга хезмәт итәчәк. 2021 елның 22 июнь көнендә архивланган. ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. 27.08.2020
  10. «Уфа» аэропортына Мостай Кәрим исеме бирелде. «Башинформ» МА, 31.05.2019
  11. Нижгарда Мостай Кәрим лайнерын суга төшерделәр. «Башинформ» МА, 12.09.2019
  12. Мәскәүдә Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм премьерасы булды. Татар-информ, 24.04.2023
  13. Лейла Аралбаева. В российский прокат выйдет военная драма «Помилование» по повести Мустая Карима. Башинформ, 30.03.2024
  14. Кавказ тауҙарының бер түбәһенә Мостай Кәримдең исеме бирелде. Башинформ, 30.06.2023(башк.)

Чыганаклар үзгәртү

Башкорт Википедиясе

Сылтанмалар үзгәртү

Башкортостан Республикасының Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең электрон бүлегендә