Мордовия дәүләт университеты

Н.П. Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетыМордовия республикасы башкаласы Саранск шәһәрендә урнашкан классик югары уку йорты.

Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университеты, Саранск
Эшләү еллары 1931
Ректор Вдовин Сергей
Адрес Россия, Мордовия Республикасы, Саранск шәһ., Большевиклар ур., 68 йорт
һәм
Сайт mrsu.ru

Мордовия дәүләт университеты тарихы 1931 елда нигез салынган Мордовия дәүләт педагогик институтыннан башлана. 2010 елда уку йортына «Илкүләм тикшеренү университеты» дәрәҗәсе бирелә.

Уку йортының фәнни-педагогик составын 1655 кеше тәшкил итә. Алар арасында: 225 фән докторы, профессор, 1089 фән кандидаты, доцент. Югары уку йортында 24290 кеше, шул исәптән, 300ләп чит ил вәкиле белем ала.

Университет төрле юнәлешләр (белгечлекләр) буенча югары һәм югары уку йортыннан соңгы профессиональ белем бирү программаларын тормышка ашыра, төрле фәннәр буенча фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр башкара.

Университет карамагында 21 спорт корылмасы бар.

Чыганаклар үзгәртү