Морад Рәмзи, Морадулла (Мәрдәншаһ[1]) Баһадиршаһ улы Рәмзи — татар мәгърифәтчесе, гарәпчәдән, фарсычадан тәрҗемәче, мәдрәсә мөгаллиме. Нәсел-нәсәбе Бикчура ханнан килә.

Морад Рәмзи
Туган телдә исем Морадулла Батырша улы Рәмзи
(Мәрдәншаһ Баһадиршаһ улы Рәмзи)
Туган 25 декабрь 1855(1855-12-25)
Ырынбур губернасы Минзәлә өязе Әлмәтмулла авылы
Үлгән 2 апрель 1934(1934-04-02) (78 яшь)
Кытай, Чөчәк
Күмү урыны Кытай[d]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Төркия Төркия
Һөнәре мәгърифәтче
Җефет Әсма Шаһмөхәммәт кызы
Ата-ана
  • Баһадиршаһ Габдулла улы (әти)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1855 елның 25 декабрендә Ырынбур губернасы (1865 елдан Уфа губернасы) Минзәлә өязе Әлмәтмулла вулысы Әлмәтмулла (хәзерге Татарстанның Сарман районы Иске Әлмәт) авылында туган[2]. Әтисе ягыннан нәселе Бикчура ханга, әнисе ягыннан Ризаэддин Фәхретдингә барып тоташа. Башта белемне Әлмәт мәдрәсәсендә әнисенең туганнан туган энесе Хәсәнетдин Габдукаевтан ала. Ике ел Казанда Шиһабетдин Мәрҗәни мәдрәсәсендә укый. Җаек шәһәре мәдрәсәсендә Мөхәммәтҗан хәзрәттә ике ел белем ала. Соңрак Ташкәнтта күренекле дин галимнәреннән өйрәнә, суфичылык белән кызыксына. 18701878 елларда Ташкәнт мәдрәсәләрендә укыта. 1878 елда Согуд Гарәбстанына хаҗга китә. Байтак вакыт бәдәлче була. Согуд Гарәбстанының Мәдинә мәдрәсәсендә белем ала. 25 яше тулганда Коръәнне яттан белә. Мәккә мәдрәсәләрендә шәкертләргә гарәп теленнән дәресләр бирә. 18891890 елларда Мәккәдә Морад Рәмзинең суфичылык турында (фарсычадан гарәпчәгә тәрҗемәдә) берничә китабы нәшер ителә.

Россиядә үзгәртү

1895 елда сәүдәгәр Габдрахман Җәдинең сеңлесе Әсма Шаһмөхәммәт кызына өйләнә.
1896, 1902, 1904, 1907, 1914 елларда туган авылы Иске Әлмәткә кайтканы мәгълүм. Бераз вакыт Самар губернасы Бөгелмә өязе (хәзерге Баулы районы) Бәйрәкә авылында яши.
Россиягә кайтуының төп максаты — Петербург архивларында татарлар тарихы буенча мәгълүмат җыю була. Урта Азия мәдрәсәләрендә тупланган кулъязма мирасны да өйрәнә.
1908 елда Россиянең патша хөкүмәтенә каршы эшчәнлектә гаепләп, өстеннән мәхкәмә эше кузгаталар. 1911 елда Төркия ватандашлыгы алырга мәҗбүр була. 1914 елда Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, Төркия ватандашы буларак, качып яшәргә мәҗбүр була. Урта Азия һәм Иран аркылы Төркиягә кайтырга исәпләгәндә, кулга алына һәм Себергә сөрергә хөкем ителә. Акчуриннар нәселеннән М. Акчурин, Петербурга барып, Россия эчке эшләр министрына кереп, үтенгәч, «полиция күзәтүе астында» калдыралар.

Көнчыгыш Төркистанда үзгәртү

Октябрь инкыйлабы, Ватандашлар сугышыннан соң, Морад Рәмзи Урта Азия аркылы Көнчыгыш Төркистанга китә. Шеңҗан-Уйгыр мөхтәри районы Чөчәк (Чүгүчәк) каласында уйгур, татар балаларын укыта. Уйгурлар, ислам динендәге кытайлар (дуңганнар) өчен Коръәнне тәрҗемә итүе, аңа тәфсир язуы билгеле. Чүгүчәк каласының Базар мәчетендә хөтбә укыганда, халык бинага сыеп бетмәгәч, ишек-тәрәзәләрне ачып куеп, ишегалдында җыелганнар да ишетерлек иткәннәр. Көнчыгыш Төркистанда сыену тапкан акгвардиячеләр Морад Рәмзине кулга алгач, халык, бердәм күтәрелеп, аны яклап чыга.

Әсәрләре үзгәртү

Унбиш ел буена «Тәлфик әл-әхбар вә тәлких әл-әсәр фи вәкаигъ Казан вә Болгар вә мөлүк әт-татар» (Казан, Болгар һәм татар хакимнәре турында хәбәрләр, вакыйгалар, риваятьләр җыелмасы) исемле тарихи эзләнүләр китабы яза. Ул ике томлык булып, 1908 елда Ырынбурда басылып чыга[3], ләкин цензура тыюы нәтиҗәсендә, барлык тиражы конфискацияләнә.


  Морад Рәмзи ике сыйфаты белән бөек шәхес. Беренчедән, ул татар тарихын язган, татарның милли үзаңын үстергән шәхес. Икенчедән, дин тарихы юнәлешендә өзелгән җепләрне ялгаган. Ягъни, урта гасыр суфыйчылыгын хәзерге заман кешеләренә аңлата алган, шул өлкәдәге әһәмиятле хезмәтләрне тәрҗемә иткән. Ә инде милләтенә килгәндә, язуларга караганда, ул башкорт кабиләсе кешесе дип санала. Шәҗәрәсенә караганда, ул Бикчура хан нәселеннән, ә Бикчура Арча кенәзләре нәселеннән, кыпчаклардан, Казан ханлыгыннан чыккан шәхес. Һәм бу төркемгә караган кешеләр хәзерге Киров өлкәсенең нократ ягыннан 16 гасырда Әгерҗе ягына күчә башлаганнар һәм Байлар кабиләсе җирләрендә төпләнгәннәр. Аннан соң Минзәлә якларына чыкканнар. Шуңа күрә, бу мәсьәләне тикшерергә кирәк. Минемчә, ул шушы нәселдән. Чын башкорт түгел[4]
Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы
 

Морад Рәмзи үз иҗатында төрле тәхәллүсләр кулланган: Мөхәммәд-Морад Рәмзи, Шәех Мөхәммәд-Морад, Шәех Мөхәммәд-Морад әл-Казан (әл-Минзәлә, әл-Болгари, Әл-Мәкки), Мөхәммәд Морад, Морад, Шәех Морад, Бәдәл Морад [5].

Кабер ташы үзгәртү

2005 елда тууына 150 ел тулуга багышлап, җирле хөкүмәтнең 2005 ел апрель карары белән, Мөхәммәдморад әфәнденең оныгы Әсгать һәм аның дусты Мәҗид, аларның балаларыннан җәмгысе 21 кеше булышлыгы белән, Чәүчәк[d] (Тарбагатай) шәһәре зиратындагы кабер ташы яңартылган. Кабер ташының бер ягына иске татар имлясында, икенче ягында кытайча язылган. Аерым алганда, анда болай диелгән:

«Бисмилләһи-ррахмани-рәхим! Бу кабердә Ислам диненең күренекле галиме, гарәп теле мөгаллиме, татар Мөхәммәдморад хәзрәт Рәмзи җирләнгән. Ул 1855 елның 25 декабрендә Уфа губернасы Әлмәт карьясендә туган. Ташкент, Бохара мәдрәсәләрендә укыганнан соң, 1878 елда Мәккә-и-Мөкәррәмәдә вә Мәдинә-и-Мөнәүвәрәдә гыйлемен тирәнәйткән. 1914 елдан Русиядә яшәгән. 1919 елда Чәүчәк каласына күченеп, биредә төпләнгән. 1934 елның 5 октябрендә ахирәткә күченгән. Урыны Фирдәвес җәннәтенең түрендә булсын! Җирле хөкүмәтнең 2005 ел апрель карары белән, Мөхәммәдморад әфәнденең оныгы Әсгать һәм аның дусты Мәҗид, аларның балаларыннан җәмгысе 21 кеше булышлыгы белән кабер ташы яңартылды»[6]

Хәтер үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Ата-анасы кушкан исеме — Мәрдәнша (Мәрдәншаһ)
  2. «Әлмәтем — гүзәл бишегем», 38- биттә.
  3. «Мәшһүр исеме Тайсуган», 23- биттә.
  4. Морадулла Рәмзи әл-Минзәләви татарның тәүге тарихын язган. Азатлык радиосы, 4.11.2018
  5. Альбина Сабирова. Бикчура хан дәвамчысы ― дин галиме, тарихчы. Сарман, 13.05.2022
  6. Рөстәм Мәһдиев. Тыелган китап эзеннән. «Туган җир», № 4, 2021, 104-109нчы бит. ISSN 2618-9623
  7. Иске Әлмәт мәктәбе 11 еллыкка әйләнде. «Сарман», 17.12.2020
  8. Морад Рәмзи исемендәге Әлмәт урта гомуми белем бирү мәктәбе сайты, archived from the original on 2021-10-23, retrieved 2020-12-01 
  9. Күренекле мәгърифәтче Морад Рәмзине туган авылында искә алдылар. Сарман, 5.05.2022
  10. Сарманда Халыкара конференциянең пленар өлеше узды. Сарман, 6.05.2022
  11. Коръәннең Морад Рәмзи язган мәшһүр тәрҗемәсе хәзерге татар әдәби теленә күчерелде. Татар-информ, 15.08.2023
  12. Перевод Куръана Мурада Рамзи транслитерирован на кириллицу и переведён на современный татарский язык. Сайт ДУМ РТ, 15.08.2023

Чыганаклар үзгәртү

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррир Дамир Гарифуллин). Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Әдәбият үзгәртү

  1. Әлмәтем — гүзәл бишегем (мөхәррире Р. М. Гыймадиев). Казан: «ТР президенты эшләр идарәсе мәгълүмати-нәшрият үзәге» ДУП, 2008.
  2. Дамир Гарифуллин. Мәшһүр исеме Тайсуган. Әлмәт, 2001.

Моны да карагыз үзгәртү