Мокша (IPAc-en:|m|əʊ|k|ʃ|ə); Санскрит телендә: मोक्ष, mokṣa, шулай ук вимокша, вимукти һәм мукти,[1] ул Һинд динендә, Буддачылыкта, Җәйничелектә һәм Сикхчылыкта төрле форма эмансипация, яктыртылу, азат ителү өчен төшенчә.[2] Ул Самсарадан һәм үлемнәр һәм янә туулар циклыннан азат ителүгә карый.[3] Башка мәгънәдә мокша наданлыктан азат ителүгә, үз-реализациягә, үз актуализациягә һәм үзеңне белүгә карый.[4]

Мокшада азат ителгән җаннар сурәте.

Һинд дине традицияләрендә, мокша үзәк концепция булып тора[5] һәм иң олы максатка кеше тормышның өч өлеше аша ирешергә була; бу өч юл 'дхарма (дәрәҗәле, тиешле, әхлакый тормыш), артха (матди муллылык, керем яклавы, тормыш ысуллары), һәм кама (рәхәт, сиземләү, эмоциональ башкару).[6] Бу дүрт концепция бергә Һинд динендә Пурушартһа дип аталалар.[7]

Һиндстан диннәренең кайбер мәктәпләрендә, мокша вимокша, вимукти, кайвалья, апаварага, мукти, ниһсрейяса һәм нирвана төшенчәләренә эквивалент һәм синонимик рәвештә кулланылырга мөмкин.[8] Шулай да мокша һәм нирвана төшенчәләре аерылып тора һәм Һинд дине, Буддачылык һәм Җәйничелекнең төрле мәктәпләре арасында аерылып торалар.[9] Нирвана төшенчәсе күбрәк Буддачылыкта очрый,[10] шул ук вакытта мокша күбрәк Һинд динендә превалент.[11]

Этимология үзгәртү

Мокша санскр. (IAST) muc тарафыннан алынган, аның мәгънәсе азат итәргә, җибәрергә. Ведада һәм иртә Упанишадаларда санскр. (IAST) mucyate сүзе пәйда була, аның мәгънәсе азат ителергә яки җибәрергә, мәсьәлән, атны дирбиясеннән.

Билгеләмәсе һәм мәгънәсе үзгәртү

Мокша сүзенең билгеләмәсе һәм мәгънәсе Һиндстан диннәренең төрле мәктәпләре арасында аерылып тора.[12] Мокша ның мәгънәсе азат ителү; нәрсәдән һәм ничек турында төрле мәктәпләрдә төрлечә әйтелә.[13] Мокша шулай ук янә туудан яки самсарадан азат ителүнең концепциясе.[3] Бу азат ителү Җирдә булганда (җиванмукти), яки (кармамукти) булырга мөмкин. Кайбер Һиндстан традицияләрендә азат ителү дөньяда конкрет, әхлакый гамәл дип аңлатыла. Бу берәүгә хакыйкатьне наданлык томаны артыннан күрергә мөмкинчелек булу.[web 1]Мокшаның билгеләмәсе газапланудан һәм has been defined not merely as absence of suffering and release from bondage to самсарадан азат ителүдән генә түгел итеп бирелгән, ә Һинд диненең төрле мәктәпләре концепцияне парипурна-браһманубһава булу халәте итеп (Брахман, Иң Олы Үз белән берлек тәҗрибәсе), белем, тынычлык һәм алкыш халәте.[14] Мәсьәлән, Вивекачудамани - мокша турында борынгы китап, мокшага юлның күп медитатив баскычларының берсен шулай дип аңлата:

जाति नीति कुल गोत्र दूरगं
नाम रूप गुण दोष वर्जितम् |
देश काल विषया तिवर्ति यद्
ब्रह्म तत्त्वमसि भाव यात्मनि ||२५४||

Каста, ышану, гаилә яки килеп чыгыштан тыш,
Исемсез һәм формасыз, дәрәҗә һәм ялгышлыктан тыш,
Пространстводан, вакыттан һәм сизем объектларыннан тыш булган,
Ул Сез, Ходай үзе; Сез моны үзегездә медитацияләгез. ||254 Шигырь||

  • John Richards (Translator), Vivekachudamani, (2011 Edition);
  • Madhavananda’s translation of Vivekachudamani published in 1921, Himalayan Series 43;

Эсхатологик мәгънәдә үзгәртү

Һинд динендә эсхатологик фикерләр үсеш алган.[15] Вакыт узу белән борынгы галимнәр кешеләр алар алып барган алкышлы яки гөнаһлы тормыш сыйфаты буенча аерылып торганын күзәткәннәр һәм һәр кешенең пунья (алкыш, яхшы гамәлләр) яки пап (начар гамәл, гөнаһ) тормыштан соң булганга йогынты ясавы турында сорау биргәннәр.[16]

Эпистемологик һәм психологик мәгънәдә үзгәртү

Галимнәр мокшаның эпистемологик һәм психологик мәгънәсендә төрле аңлатуларын тәэмин итәләр. Мәсьәлән, Дойч мокшаны трансцендент аң, булуның үз-реализация, азат ителү һәм “бөтен дөньяның Үз буларак реализациясе”нең камил халәте буларак карала.[17]

Клаус Клостермайер фараз иткәнчә Һинд динендә мокша,[18] ул эшләнергә тиеш эшләрдән азат ителү, чикләнмәгән тормышка киртәләрне бетерү, берәүгә тулы мәгънәдә шәхес булырга мөмкинчелек; концепциядә блокланган һәм ябылган кулланманган кешенең барлыкка китерүнең, мәрхәмәтлелек һәм аңлау потенциалы карала. Мокша янә тормышларыннан циклыннан (“самсара”) азат ителүдән күбрәк; Ведантик мәктәп моны икегә аера: дживанмукти (бу тормышта азат ителү) һәм видеһамукти (үлемнән соң азат ителү).[19] Бу тормышта мокшага адһьяса (тормышта куркулар) һәм авидья (чын хакыйкать булмаган наданлыктан азат булу).[18]

Камиллек халәте буларак үзгәртү

 
Вишнуизмда символик хикәя буларак Гаджендра Мокша (рәсемдә). Гаджендра филе күлгә кергәндә крокодил (Һуһу) аның аягын тотып ала һәм аның газабы була. Авыртуына карамастан Гаджендра һәрдаим Вишнуны исендә тота, ул шуннан соң аны азат итә. Гаджендра символик рәвештә кешеләрнең символы булып тора, Һуһу гөнаһларның чагылышы булып тора, һәм күл самсара булып тора.

Дэниел Инголс буенча Һинд диненең күп мәктәпләре [13] мокшаны камиллек халәте итеп күрәләр. Концепция дхармадан тыш табигый максат итеп күренә. Эпосларда һәм Һинд диненең борынгы әдәбиятында Мокшага "дхарма"ны практикалау өчен кирәк булган шул ук техника ярдәмендә ирешеп була. Үз дисциплина ул дхармага юл, мокша ул шулкадәр камил үз-дисциплина ки, ул аңнан тыш, икенче табигать булып китә. Шулай итеп дхарма мокшага ысул булып тора.[20]

Һинд диненең The Самкһья мәктәбе, мәсьәлән, мокшага юлларның берсе булып берәүнең саттвамын арттыруы тора.[21][22][22] Һинд диненең күп мәктәпләрендә "дхарма" һәм "мокша"ны тормыш сәяхәтенең бердәнбер сәфәренең ике ноктасы дип караганнар, моның өчен "виатикум" булып дисциплина һәм үзеңне тренирлау торган. Вакыт узу белән мокша турында бу фикерләргә башкача караганнар.

Нагарджуна чакыруы үзгәртү

2-енче гасырда Нагарджуна фараз иткәнчә дхарма һәм мокша, шул ук сәяхәтнең максатлары була алмый.[23] Ул без яшәгән дөнья һәм "мокша" концепциясендә уйланылган азатлык арасында аермаларга күрсәткән. Алар шулкадәр аерыла ки, дхарма һәм мокшаның бәйләнеше интеллектуаль рәвештә чагыштырыла алырлык түгел. Дхарма дөньяви фикерне таләп итә, мокша дөньяви булмаган аңлау, балкыш халәте. Нагарджуна шундый сорау биргән - дөньяви фикер процессы ничек дөньяви булмаган аңлауга китерә ала? [23] Karl Potter explains the answer to this challenge as one of context and framework, the emergence of broader general principles of understanding from thought processes that are limited in one framework.[24]

Ади Шанкара чакыруы үзгәртү

8-енче гасырда Ади Шанкара иртәрәк Нагарджуна кебек, берәү яшәгән дөнья һәм азатлык халәте һәм берәү өметләнгән җибәрелү мокша арасында халәтне өйрәнгән.[25] Нагарджунадан аермалы буларак, Шанкара икесе арасында характеристиканы өйрәнә. Берәү яшәгән дөнья гамәлне һәм шулай ук фикерне таләп итә; ул фараз иткәнчә, безнең дөнья вьяваһарасыз (гамәл һәм күплексез) мөмкин түгел. Дөнья үзара бәйләнешле, бер объект башкага эшли, керү чыгышка трансформацияләнә, үзгәрү даими һәм бөтен урында була. Шанкара фараз иткәнчә Мокша [18] ул шул соңгы камил, балкышлы халәт, анда үзгәрү юк, анда халәтләрнең күплеге мөмкин түгел. Ул гамәлне чыгара торган фикер һәм аң халәте.[25] Без кешенең беренче өч максатына ("кама", "артха" һәм "дхарма")га ирешер өчен гамәлгә юнәлгән техникалар ахыр чик максатка, атап ук әйткәндә мокшага китерә ала?

Вайшнавларның чакыруы үзгәртү

Һинд диненең Бхакти Йога мәктәпләренең берсе, Вишнуизм Ходайга табынуга, аның исемнәрен җырлауга, аның сурәтенә һәм потына алкшылы әйберләр ягуына өйрәтә, һәм аның күп суб-мәктәпләре бар. Вайшнавалар (Вайшнавизм тарафдарлары) фараз иткәнчә дһарма һәм мокша тормшының ике төрле яки бер-бер артлы килүче максатлар була алмый.[26] Моның урынына, алар Ходай турында фикерне һәрдаим акылда тотарга һәм шул ук вакытта дхармага һәм мокшага ирешергә мөмкин, шулаи итеп даими иткәч берәү Ходайның яраткан килеш булуыннан башка яши алмый. Бу мәктәп күбрәк белем һәм эшне түгел, ә мәхәббәтне һәм Ходайны яратуны "мокша"га (азат ителү һәм җибәрелү) юл итеп ассызыклый. Аларның игътибар үзәге илаһи дәрәҗәләр, ә антропоцентрик алкышлар булган.

Тарихы үзгәртү

Мокша концепцияссе борынгы Һиндстан әдәбиятында дхарма концепциясеннән соңрак барлыкка килә. Борынгы Санскрит шигырьләрендә һәм иртә Упанишадаларда прото-концепция ул mucyate, аның мәгънәсе азат ителү. Ул урта һәм соңрак Упанишадалар, мәсьәлән, Светашватара Упанишада һәм Майтраянийя Упанишада, биредә мокша сүзе пәйда була һәм әһәмиятле концепция булып китә.[13][27]

Катха Упанишада,[28] урта Упанишадик чор язмасы 2500 ел элек вакыт белән даталана, самсара һәм мокша турында иң иртә аңлатуларның берсе булып тора. I Китапта, III секциядә, Начикета дигән малайның үлем раббы Яма Раджтан "самсара"ның сәбәбе нәрсә һәм азат ителүгә нәрсә китерә турында соравы китерелә.[29] Начикета шулай дип сорый: бәланең сәбәбе нәрсә? Яма шулай дип аңлата газаплану һәм самсара зиһенсез, чисталыксыз акылны да, үзеңне өйрәнүне кулланусыз, акыл да, хисләр дә берәүнең "Атман"ы тарафыннан идарә ителмәгән тормыштан килеп чыга.[30][31] Азат ителү эчке сафлык, уяу акыл белән, "буддһи" (сәбәп, акыл) тарафыннан алып барылган, барлык җан ияләрендә яшәгән Иң Олы Үз реализациясе (пуруша) белән яшәгән тормыштан барлыкка килә. Катха Упанишада раслагынча белем азат итә, белем ул азатлык.[32][33] Катха Упанишада Йоганың шәхси тормышында, "мокша"да ролен аңлата. Катха Упанишададан соң язылган башка урта гасыр чоры Упанишадасы Светашватара Упанишада кеше ни өчен туган дигән сорау белән, тормышта шатлыкны һәм бәлане нәрсә китерә дигән сорау белән башлана?[34] Шуннан соң ул шул вакытта булган самсара һәм нәрсә азат ителү турында төрле теорияләрне өйрәнә. Светашватара раслаганча[35] бәйләнгән була наданлыктан, иллюзия һәм ялгышлыктан килеп чыга; максатка ирешу белемнән килеп чыга. Иң олы Җан һәрбер кешедә яши, ул беренчел нәтиҗә, ул мәңге канун, ул һәр нәрсәнең асылы, ул табигать, ул аерым берлек түгел. Азат ителү Иң Олы Җан бар һәм сөттә май булган сыман Унивесаль Рух һәм Принцип буларак булганны белүдән килеп чыга. Мондый реализация Светашватара раслаганча, үзеңне белүдән һәм үз-дисциплинадан килеп чыга; һәм бу белем һәм реализация трансмиграциядән азат ителү һәм Упанишаданың иң ахыр максаты.[36]


Урта Упанишадалар эрасы белән башлап, мокша - яки эквивалент төшенчәләр, мәсьәлән, мукти һәм каивалья - ул күп Упанишадаларда төп тема булып тора. Мәсьәлән, Һинд диненең Бхакти Йоганың берничә Упанишадаларның берсе Сарасвати Рахасья Упанишада Сарасвати Алиһәсенә догалар белән башлана. Ул Һинд дине белем, өйрәнү һәм иҗади сәнгать Алиһәсе;[37] Аның исеме ‘‘сара’’[38] һәм ‘‘сва’’,[39] сүзләреннән тора, мәгънәсе "үз асылы". Дога шигырьләреннән соң, Упанишада сер турында азат ителү (мукти) турында серне ача. Упанишадада Сарасватиның җавабы түбәндәгечә:

Минем аша Барлыкка Китерүче үзе азат итүче белемгә ия булган, Мин булган, аң, балкыш, мәңге азатлык: тапсыз, чиксез, ахырсыз. Минем камил аңым синең дөньяны яктырта, матур йөз пычранган көзгедә булган кебек, Бу чагылышны күреп мин үземә Сезне, шәхси тормышны телим, мин чикле була алган кебек!

Чикле җан, ...(?) - болар чикле концепцияләр, Хакыйкать белән таныш булмаганнар акылларында, Синең үз һәм минем үз арасында, я яраткан тугъры, пространство юк, Моны белегез һәм Сез азат. Бу серле хикмәт.

Sarasvati Rahasya Upanishad, Translated by Linda Johnsen[40]

Концепция эволюциясе үзгәртү

Дэниэл Инголс буенча мокша концепциясе тормышның һәм тормыштан соң булуның күп Һинд дине Ведик фикерләрендә чагылган.[13] Ведада тормышның өч баскычы бар: өйрәнү, йорт хуҗасы булу һәм эшләрдән ваз кичү. Упанишадик эра вакытында, Һинд диненә тормышның дүртенче баскычы кертелгән булган: тулы ваз кичү. Ведик әдәбиятта өч тәҗрибә рәвеше бар: уяну, йоклау һәм тулы йокы. Упанишадик эра аны турийямны кертер өчен киңәйткән - тирән йокыдан тыш стадия. Веда кешенең өч максатын тәкъдим итә: кама, артха һәм дхарма. Боларга Упанишадик эрада мокша өстәлгән булган.[13]

 
Мокша Йогада төп концепция булып тора, биредә ул бу тормышта “уяну”, азат ителү һәм хөррият халәте.[41]

Синонимнар үзгәртү

Мокша, нирвана (ниббана) һәм каивалья сүзләре кайвакыт синонимик рәвештә кулланыла,[42] чөнки алар барысы да шәхесне бәладән һәм газаплануның барлык сәбәпләренннән азат итә торган халәткә карый.[43][44] Шулай да, хәзерге эра әдәбиятында бу концепцияләр төрлечә аңлатыла. Йога мәктәбе кебек кайбер Һинд дине мәктәпләрендә күбрәк нирванага охшаш түгел, ә мокшага якын концепция Кайвалья бар. Кайвалья читләшүне аңлау һәм берәүне азат итүче белем һәм рухи Галәм белән берлекне аңлау. Мәсьәлән, Патанджалиның Йога Сутрасында шулай дип әйтелә:

तस्य हेतुरविद्या,
तदभावात्संयोगाभावो हानं तद् दृशेः कैवल्यम् |

Авидья (наданлык) эрүдән соң,
Матди дөнья белән берлекне бетерү була,
бу Каивальямга юл булып тора.
Патанджалиның Йога Сутралары.

Һинд динендә үзгәртү

Һинд диненең төрле мәктәпләрендә “мокша” өчен төрле кайвакыт төрле гыйбарәләр кулланыла. Мәсьәлән, “Кевалджнана” яки “Кайвалья (“Абсолют халәте”), “Апаварга”, “Нишреяса”, “Парамапада”, “Брахмабхава”, “Брахмаджнана”. Хәзерге заман әдәбиятта Һинд диненең “мокша” белән синонимик рәвештә өстәмә Буддачылык нирвана төшенчәсе кулланыла.[44][45] Бу мәкаләдә аңлатылганча, фикерләр арасында аерма бар, әмма алар барысы да Һиндстанның дини традицияләрнең “сотериология” концепцияләре тора. Һинд диненең алты төп ортодокс мәктәбенең “мокша”га бу гомердә ирешү, яки тормыштан соң ирешергә мөмкин булу турында тарихи бәхәсе булган.[46] 108 Упанишадаларның башкалары арасында “мокша” турында сүз бара. Бу бәхәсләр Һинд диненең мәктәпләре арасында аермаларны, килешмәүне һәм кайберәүләрнең төрле мәктәпләр арасында капма-каршы торуны арттыруны күрсәтә.[47] Мәсьәлән, Майтранья-Упанишадада фикер йөртелгәнчә, туу-янә туудан азатлык Веданта мәктәбе доктринасыннан да түгел (Берәүнең Үзен Иң Олы Җан итеп белү), Самхья мәктәбе доктринасыннан да түгел (Пурушаны нәрсә берәү булмаганнан аеру) килеп чыкмый, ә Ведик өйрәнүләрдән, "Свадхарма"ны (шәхси вазифаларны) өйрәнүдән, "Ашрам"нарның (тормыш баскычларына) тугъры булудан.[48] Һинд диненең төп алты ортодокс мәктәбе “мокша”га түбәндәге карашлар бирәләр, һәрберсе үз фикерләре буенча: Ньяя, Вайшешика һәм Мимамса Һинд дине мәктәпләрендә “мокша” бары тик үлемнән соң мөмкин дип таныйлар.[46][49] Самхья һәм Йога мәктәпләре мокшага бу тормышта ирешергә дип таныйлар, Веданта мәктәбе, Адвайта суб-мәктәбе “мокша”га бу тормышта ирешергә мөмкин дигән нәтиҗә ясый,[46] шул ук вакытта Веданта традициянең Двайта һәм Вишистадвайта суб-мәктәпләрендә "мокша" ул даими вакыйга икәне ышаныла, берәүгә Ходайга яратып тугъры булу ярдәм итә, ул бу тормыштан һәм тормыштан соң булганга кадәр дәвам итә. Бу алты ортодокс мәктәпләрдән тыш, Һинд диненең кайбер гетеродокс мәктәпләрендә, мәсьәлән Чарвакада, тормыштан соң җан булуы һәм "мокша" инкарь ителә.[50]

Искәрмәләр үзгәртү

  1. The Soka Gakkai Dictionary of Buddhism, vimoksha.
  2. John Bowker, The Oxford Dictionary of World Religions, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0192139658]], p. 650
  3. 3,0 3,1 Sharma, 2000, 113 бит.
  4. See:
    • E. Deutsch, The self in Advaita Vedanta, in Roy Perrett (Editor), Indian philosophy: metaphysics, Volume 3, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-8153-3608-X]], Taylor and Francis, pp 343-360;
    • T. Chatterjee (2003), Knowledge and Freedom in Indian Philosophy, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0739106921]], pp 89-102; Quote - "Moksa means freedom"; "Moksa is founded on atmajnana, which is the knowledge of the self.";
    • Jorge Ferrer, Transpersonal knowledge, in Transpersonal Knowing: Exploring the Horizon of Consciousness (editors: Hart et al.), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0791446157]], State University of New York Press, Chapter 10
  5. John Tomer (2002), Human well-being: a new approach based on overall and ordinary functionings, Review of Social Economy, 60(1), pp 23-45; Quote - "The ultimate aim of Hindus is self-liberation or self-realization (moksha)."
  6. See:
    • A. Sharma (1982), The Puruṣārthas: a study in Hindu axiology, Michigan State University, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 9789993624318]], pp 9-12; See review by Frank Whaling in Numen, Vol. 31, 1 (Jul., 1984), pp. 140-142;
    • A. Sharma (1999), The Puruṣārthas: An Axiological Exploration of Hinduism, The Journal of Religious Ethics, Vol. 27, No. 2 (Summer, 1999), pp. 223-256;
    • Chris Bartley (2001), Encyclopedia of Asian Philosophy, Editor: Oliver Learman, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-415-17281-0]], Routledge, Article on Purushartha, pp 443;
    • The Hindu Kama Shastra Society (1925), The Kama Sutra of Vatsyayana, University of Toronto Archives, pp. 8
  7. See:
    • Gavin Flood (1996), The meaning and context of the Purusarthas, in Julius Lipner (Editor) - The Fruits of Our Desiring, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-1896209302]], pp 11-21;
    • Karl H. Potter (2002), Presuppositions of India's Philosophies, Motilal Banarsidass, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120807792]], pp. 1-29
  8. The Soka Gakkai Dictionary of Buddhism: "Vimoksha [解脱]" (Skt.; Jpn. gedatsu). Emancipation, release, or liberation. The Sanskrit words vimukti, mukti, and moksha also have the same meaning. Vimoksha means release from the bonds of earthly desires, delusion, suffering, and transmigration. While Buddhism sets forth various kinds and stages of emancipation, or enlightenment, the supreme emancipation is nirvana (a 90s Band), a state of perfect quietude, freedom, and deliverance. See The Soka Gakkai Dictionary of Buddhism, vimoksha 2014 елның 22 февраль көнендә архивланган.
  9. See:
    • Loy, David (1982), Enlightenment in Buddhism and Advaita Vedanta: Are Nirvana and Moksha the Same?, International Philosophical Quarterly, 23 (1), pp 65–74;
    • T. Chatterjea (2003), Knowledge and Freedom in Indian Philosophy, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0739106921]], pp 89; Quote - "In different philosophical systems moksa appears in different names, such as apavarga, nihsreyasa, nirvana, kaivalya, mukti, etc. These concepts differ from one another in detail."
  10. Peter Harvey (2013), An Introduction to Buddhism: Teachings, History and Practices, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0521859424]], Cambridge University Press
  11. Knut Jacobsen, in The Continuum Companion to Hindu Studies (Editor: Jessica Frazier), [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-8264-9966-0]], pp 74-83
  12. M. Hiriyanna (2000), The essentials of Indian philosophy, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120813304]], pp 50-52
  13. 13,0 13,1 13,2 13,3 13,4 Daniel H. H. Ingalls, Dharma and Moksha, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 41-48
  14. see:
    • S. R. Bhatt (1976), The Concept of Moksha--An Analysis, Philosophy and Phenomenological Research, Vol. 36, No. 4 (Jun., 1976), pp. 564-570;
    • S.M.S. Chari (1994), Vaiṣṇavism: Its Philosophy, Theology, and Religious Discipline, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8120810983]], 2nd Edition, Motilal Banarsidass, pp 122-123
    • David White (1960), Moksa as value and experience, Philosophy East and West, Vol. 9, No. 3/4 (Oct., 1959 - Jan., 1960), pp. 145-161
  15. N. Ross Reat (1990), The Origins of Indian Psychology, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-89581-924-4]], Asian Humanities Press, Chapter 2
  16. See:
    • Simon Brodbeck (2011), Sanskrit Epics: The Ramayana, Mahabharata and Harivamsa, in Jessica Frazier (Editor) - The Continuum Companion to Hindu Studies, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-8264-9966-0]], pp 83-100
    • J. A. B. Van Buitenen, Dharma and Moksa, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 33-40
  17. E. Deutsch, The self in Advaita Vedanta, in Roy Perrett (Editor), Indian philosophy: metaphysics, Volume 3, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-8153-3608-X]], Taylor and Francis, pp 343-360
  18. 18,0 18,1 18,2 Klaus Klostermaier, Mokṣa and Critical Theory, Philosophy East and West, Vol. 35, No. 1 (Jan., 1985), pp. 61-71
  19. see:
    • M. von Brück (1986), Imitation or Identification?, Indian Theological Studies, Vol. 23, Issue 2, pp 95-105
    • Klaus Klostermaier, Mokṣa and Critical Theory, Philosophy East and West, Vol. 35, No. 1 (Jan., 1985), pp. 61-71
  20. see:
    • Karl Potter, Dharma and Mokṣa from a Conversational Point of View, Philosophy East and West, Vol. 8, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1958), pp. 49-63
    • Daniel H. H. Ingalls, Dharma and Moksha, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 41-48
  21. One of three qualities or habits of an individual; sattvam represents spiritual purity; sattvic people, claims Samkhya school, are those who see world's welfare as a spiritual principle. See cited Ingalls reference.
  22. 22,0 22,1 Daniel H. H. Ingalls, Dharma and Moksha, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 45-46
  23. 23,0 23,1 Daniel H. H. Ingalls, Dharma and Moksha, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 46
  24. Karl Potter, Dharma and Mokṣa from a Conversational Point of View, Philosophy East and West, Vol. 8, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1958), pp. 49-63
  25. 25,0 25,1 Daniel H. H. Ingalls, Dharma and Moksha, Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 47
  26. Daniel H. H. Ingalls, "Dharma and Moksha", Philosophy East and West, Vol. 7, No. 1/2 (Apr. - Jul., 1957), pp. 48
  27. see:
    • Klaus Klostermaier (1985), Mokṣa and Critical Theory, Philosophy East and West, 35 (1), pp 61-71
    • Roeser, R.W. (2005), An introduction to Hindu Indiaís contemplative psychological perspectives on motivation, self, and development, in M.L. Maehr & S. Karabenick (Eds.), Advances in Motivation and Achievement, Volume 14: Religion and Motivation. Elsevier, pp. 297-345
  28. Sometimes called Katha Upanishad - for example, by Max Muller, Nakhilananda
  29. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0842616454]], pp 269-290
  30. [a] Atman 2014 елның 30 декабрь көнендә архивланган., Oxford Dictionaries, Oxford University Press (2012), Quote: "1. real self of the individual; 2. a person's soul";
    [b] John Bowker (2000), The Concise Oxford Dictionary of World Religions, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0192800947]], See entry for Atman;
    [c] WJ Johnson (2009), A Dictionary of Hinduism, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0198610250]], See entry for Atman (self).
  31. [a] David Lorenzen (2004), The Hindu World (Editors: Sushil Mittal and Gene Thursby), Routledge, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 0-415215277]], pages 208-209, Quote: "Advaita and nirguni movements, on the other hand, stress an interior mysticism in which the devotee seeks to discover the identity of individual soul (atman) with the universal ground of being (brahman) or to find god within himself".;
    [b] Richard King (1995), Early Advaita Vedanta and Buddhism, State University of New York Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0791425138]], page 64, Quote: "Atman as the innermost essence or soul of man, and Brahman as the innermost essence and support of the universe. (...) Thus we can see in the Upanishads, a tendency towards a convergence of microcosm and macrocosm, culminating in the equating of atman with Brahman".
    [c] Chad Meister (2010), The Oxford Handbook of Religious Diversity, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195340136]], page 63; Quote: "Even though Buddhism explicitly rejected the Hindu ideas of Atman (soul) and Brahman, Hinduism treats Sakyamuni Buddha as one of the ten avatars of Vishnu."
  32. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0842616454]], pp 283-289
  33. S. Nikhilananda, The Principal Upanishads, Dover Publications, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0486427171]], pp 63-84
  34. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0842616454]], pp 301-326
  35. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0842616454]], pp 316, 319-325
  36. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0842616454]], pp 305-306, 322-325
  37. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок jbrl не указан текст
  38. सार Sanskrit English Dictionary, Germany
  39. स्व Sanskrit English Dictionary, Germany
  40. Linda Johnsen (2002), The Living Goddess: Reclaiming the Tradition of the Mother of the Universe, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0936663289]], pp 51-52; for sanskrit original see: सरस्वतीरहस्योपनिषत् sarasvatIrahasya
  41. see:
    • Mircea Eliade (1958, Reprinted: 2009), Yoga: Immortality and Freedom, Princeton University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0691142036]], pp 33-34;
    • Sarah Strauss (2005), Positioning Yoga, Berg/Oxford International, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 1-85973-739-0]], pp 15
  42. Мәсьәлән, Адхьятма Упанишада нирвана, кайвалья һәм "мокша" өчен бөтен өч сүзне дә куллана (Verses 12, 16, 69, 70); K.N. Aiyar (Transl. 1914), Thirty Minor Upanishads, University of Toronto Robart Library Archives, Canada, pp 55-60
  43. A. Sharma, The realization of Kaivalya in the Poetry of Les A Murray: An Indian Perspective, Explorations in Australian Literature, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-8176257091]], Chapter 18, pp 187
  44. 44,0 44,1 Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок pjaini не указан текст
  45. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок davidloy не указан текст
  46. 46,0 46,1 46,2 A. Sharma (2000), Classical Hindu Thought: An Introduction, Oxford University Press, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0195644418]], pp 117
  47. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-81-208-1468-4]]
  48. Paul Deussen, Sixty Upanishads of the Veda, Vol 1, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-81-208-1468-4]], pp 342
  49. Note: Each school has a different meaning for moksha. For example, Mimamsa school considers moksha as release into svarga (heaven), it does not recognize samsara; while Nyaya school considers moksha as linked to samsara and a release from it; See: The Purva-Mimamsa Sutra of Jaimini, Transl: M.L. Sandal (1923), Chapter II, Pada I and Chapter VI, Pada I through VIII; Also see Klaus Klostermaier, A Survey of Hinduism, 3rd Edition, [[Махсус:Китап чыганаклары/[[[{{{lc}}}|просмотр]]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=edit}} править]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=history}} история]] [[{{fullurl:{{{lc}}}|action=watch}} следить]] [обновить]|ISBN 978-0-7914-7082-4]], Chapter 26
  50. see:
    • Miller, A. T. (2013), A review of "An Introduction to Indian Philosophy: Perspectives on Reality, Knowledge, and Freedom", Religion, 43(1), 119-123.
    • Snell, M. M. (1894). Hinduism's Points of Contact with Christianity. IV. Salvation. The Biblical World, 4(2), pp 98-113


Чыганакка җибәрү хатасы: Для существующих тегов <ref> группы «web» не найдено соответствующего тега <references group="web"/>