Моисей Григорьевич Гуревич (1891, Рига26 октябрь 1937, Мәскәү) — совет һәм русия галиме, гигиенист. УССР Сәламәтлек саклау халык комиссары (1920-1925), РСФСР Cәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары.[1]

Җенес ир-ат
Туу датасы 1891
Туу урыны Рига, Россия империясе
Үлем датасы 26 октябрь 1937(1937-10-26)
Үлем урыны Мәскәү, СССР
Һөнәр төре педагог
Әлма-матер Харьков милли медицина университеты[d]

Биографиясе үзгәртү

1920-1925 елларда Украина Совет Социалистик Республикасының сәламәтлек саклау халык комиссары булып эшли.

1923 елда Сәламәтлек саклау Халык комитетында эшләгән вакытта, УССР-да беренче булып Харьков медицина институтында социаль медицина кафедрасын төзүгә ирешә һәм 1925 елга кадәр кафедраны җитәкли.

Төрле басмаларда социаль гигиена, сәламәтлек саклау теориясе һәм практик мәсьәләләре буенча мәкаләләр белән чыгыш ясый, социаль авырулар белән көрәш, медицина-профилактика ярдәмен һәм медицина белемен реформалау буенча профилактик юнәлешне гамәлгә кертә.

Аның кайбер гыйльми эшләре 1920-1924 елларда фәнни журналларда басылып чыкты, алар арасында «Профилактик медицина» журналында («Украинада сәламәтлек саклау эшен оештыру», «Медицина белеме реформасы турында», «Украинада 1923 елның җәй уртасында авыл медицина-санитария челтәренең торышы» мәкаләләре).[1].

УССР-да беренче социаль гигиена кафедрасы ачылуның ун еллыгы уңаенан УССР Сәламәтлек саклау министрлыгы институтта аның исемендәге ике шәхси степендия булдырды.

Аннары РСФСР-ның Сәламәтлек саклау халык комиссары урынбасары булып эшли.

1937 елның 1 августында контрреволюцион террористик оешмада катнашуда гаепләнеп кулга алына. 1937 елның 26 октябрендә атуга хөкем ителә, һәм хөкем шул ук көнне ук башкарыла. Мәскәүдә Дон зыяратында җирләнгән.[2].

1956 елда ССРБ Югары суды Хәрби коллегиясе тарафыннан аклана[2].

Искәрмә үзгәртү