Моза́ика (фр. mosaïque, итал. mosaico, лат. (opus) musivum) — төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сурәтне, бизәкне аңлата. Сынлы сәнгатьнең аерым бер төре буларак, зур-зур биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә, матурлауда кулланыла.

6нчы гасыр Византия мозаикасында кош сурәте.

Белгечләрнең әйтүенчә, Алтын Урда мозаикасындагы бизәкләү алымнары югары сәнгать дәрәҗәсендә торган[1].

Татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз.

Искәрмәләр үзгәртү