Мода (фр. mode, лат. modus — үлчәү, образ, алым, кагыйдә, боерык) — билгеле бер иҗтимагый даирәдәге берәр нәрсәгә карата билгеләнгән таләп өстенлеге. Билгеле бер замандагы таләпка тура килгән кием өлгесе, тәртип, этикет, яшәү рәвеше, сәнгать, әдәбият, ашау-эчү, архитектура, күңел ачу һ.б. Мода төшенчәсе ышанычсыз, тиз тузучан билгелелекне аңлата. Яңа мода артыннан куу — моданың аерылгысыз сыйфаты. Берәр күренеш яки берәр әйбер заманында модалы булган булса, ул үзенең модалы булуын югалта һәм иске модалы булып исәпләнә.

Мода
Тармак тегү сәнәгате[d]
Сурәт
Кайда өйрәнелә Мода как объект социологии[d]
Һәштәге fashion[1] һәм ファッション[2]
Способствовавшим фактором является икътисади материализм[d]
Нинди вики-проектка керә Проект:Мода[d]
 Мода Викиҗыентыкта

Моданы алга этәрүсе ике көч бар. Беренчесе — матурлык тойгысына иярү, артлы — җәмгыятьтә көлкегә калу.

Мода индустриясе үзгәртү

Мода индустриясе — әйбер җитештерү һәм әйбер сату белән бәйле икътисадның бер өлеше.

Кием модасы үзгәртү

Кием модасы — чагыштырмача кыска вакыт эчендә алышынып торган кием формасы һәм үрнәкләре. XVII гасырда француз патша сараендагы кием бөтен Аурупа илләре өчен үрнәк була, модалы киенү (фр. à la mode) шуннан башлана. Мода киемнең материалын, фасонын, төсен билгели.

Югары мода синдикаты үзгәртү

Югары мода (фр. Haute Couture), сүзгә-сүз «тегүнең югары сәнгате» кебек тәрҗемә ителә, киемнең югары сыйфатлы аерым тегелешен һәм шуңа торышлы хак категориясен аңлата. Тегү сәнгате осталыгы иң югары дәрәҗәгә дәгъва иткәнлектән, Югары мода да фэшн-базарының югары сегменты булып китә. Югары моданың башкаласы Париж була, анда 1858 елда инглиз Чарльз Уорт башта үзенең беренче Мода йортын булдыра, ә аннары Югары мода Синдикаты (фр. Chambre syndicale de la haute couture parisienne) — Мода йортлары берләшмәсен оештыра, алар аристократияне һәм җәмгыятьнең бай югары катламын киендерә[3].

Париж мануфактураларының бер тегү ательесында эшләгән вакытында Уорт хезмәттәше — манекенщица Мари Вернега өйләнә[4]. Хатыны өчен Уорт булдырган эшләпәләр моделе һәм күлмәкләр клиентлары арасында зур сорау белән файдалана, алар үзләре өчен күчермәләрен тегәргә сорый. Бай швед компаньонын табып, Уорт үз эшен ача, аннары моның белән шул чорның күренекле модельер француз императрицасы Евгения кызыксына. Күп кенә аристократлар һәм шул чорның билгеле хатын-кызлары, шул исәптән княгиня Паулина фон Меттерних һәм актриса Сара Бернар беренче Югары Мода йортының клиентлары була. Клиент хатын-кызлар Парижга Уортка хәтта Бостон һәм Нью-Йорктан килә[5].

Уорт яңа хатын-кызлар модалы формаларын кертүче буларак, чамадан тыш артык рюш һәм итәкләрне алып ташлавы белән билгеле. Үзенең клиентларына тукымаларның зур ассортиментын тәкъдим итә. Уорт беренчеләрдән булып кием модельләрен мизгел буенча бүлә, елына дүрт тапкыр модалар күрсәтү оештыра. Клиентлар модельләр сайлый, аларны соңыннан шәхси сайлаган тукымалардан һәм гәүдәнең күләмен һәм үзенчәлекләрен исәпкә алып тегәләр. Уортны тегү бизнесында революционер дип саныйлар. Ул тегүдә беренче булып һөнәрчене түгел, ә рәссамны күрә, һәм аңа «кутюрье» рангын бирә.

 
ЗАТ II (П. Я. Дашков тупланмасыннан төзелгән; Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге). 1. XI гасырның ир-атлар киеме. 2. XI гасырда кенәз кызы киеме. 3. XI гасырда кенәз кызы киеме (Византияле кулъязмасы буенча). 4. XII гасырның хәлле кешесе 5. XIII гасырда кыз киеме. 6. XV гасырда сунарчылар киеме. 7-8. Бүләк итеп бирелгән тунда Герберштейн сурәте (XVI гасыр). 9. XVI—XVII гасырда боярлар киеме (бояр Потемкин). 10. XVII гасырда ир-атлар киеме. 11. XVII гасырда хатын-кызлар киеме. 12-13. XVII гасырда боярлар киеме. 14. XVII гасырда патша кызы киеме. 15. XVII гасырда кенәз киеме. 16. XVII гасыр азагында толлар киеме (пашбиткә Наталья Кирилловна). 17. XVII гасырда яшь бояр киеме. 18. XVII гасырда бояр кызы киеме. 19. XVII гасыр азагында боярның йорт киеме (Иван Кириллович Нарышкин). 20. XVIII гасыр башында немец (хәрби) киеме (Бөек Петр). 21. XVII гасырда чик буе воеводасы киеме. 22. Бүләк итеп бирелгән кафтанда Дон казагы (XVIII гасыр башы). 23. Малороссия гетманы киеме (Богдан Хмельницкий). 24. Казак йорт киемендә

Үзенең функцияләре буенча урта гасыр эшчәнлек төре корпорацияне яки цехны хәтерләткән Синдикатның (синдик сүзеннән — вазифалы кеше) — оешманың оештыру шартлары булып түбәндәгеләр тора: кутюрьеның авторлык хокукларын аның модельләреннән күчермә алудан яклау һәм үзенең индивидуальлеген күрсәтергә һәм җәмгыятьтә югары урын алырга теләүче клиентлар өчен бер генә эксклюзив модельләр коллекциясен булдыру. «Кутюрье» исемен тик Синдикат әгъзасы гына йөртә ала. XIX гасырда һәм XX гасырның беренче яртысында бу оешмага Мода йортлары билгеле стандартларга туры килергә тиеш: кулдан тегүнең зур өлеше белән киемнең шәхси тегелешен башкару, бу Чарльз Уорт фикеренчә модельнең уникальлеген һәм югары сыйфатын гарантияли (машина производствосының йөзеннән аермалы рәвештә).

XX гасырның икенче яртысында Синдикат үзенчәлекле профсоюз булып китә, ул модельерларның статусын билгели (Синдикат әгъзалары, әгъза-корреспондентлар, шулай ук чакырылган әгъзалар, алар вакыт үтү белән Синдикатка кабул ителә), ул Югары мода йортларының коллекцияләрен күрсәтүне оештыру белән шөгыльләнә, матбугат һәм бөтен дөньяда сәүдә челтәрләре белән бәйләнеш булдыра.

Югары мода Йортының исемен алу өчен юридик яктан сәнәгатьнең француз департаменты ведомствосына керү өчен Парижда төп җитештерү һәм бутикларга ия булырга кирәк. Модалы йортта хезмәткәрләр саны 15 тән ким булырга тиеш түгел. Елына ике тапкыр көзге-кышкы һәм язгы-җәйге мизгелгә коллекцияләр: һәр дефиле өчен 35-әр көндезге һәм шушындый ук кичке модельләр төзелергә тиеш. Киемнәр әзерләгәндә кул хезмәтен файдалану кирәк. Машина җөе 30 % артык булырга тиеш түгел. 2001 елда Синдикатка керү кагыйдәләре гадиләштерелгән, бу кутюрье дәрәҗәсен Жан-Поль Готье һәм Тьерри Мюглер кебек модельерларга алырга мөмкинлек бирә.

2001 елда Синдикат составына түбәндәге Йортлар керә: Balmain, Chanel, Christian Dior, Christian Lacroix, Emanuel Ungaro, Givenchy, Hanae Mori (ингл.)баш., Jean Louis Scherrer, Jean-Paul Gaultier, Lecoanet Hemant (фр.)баш., Louis Feraud (ингл.)баш., Thierry Mugler, Torrente, Yves Saint Laurent, Viktor & Rolf (ингл.)баш..

Модалы йортлар — Синдикат әгъзалары исемлеге үзгәртү

Даими әгъзалар үзгәртү

  • Adeline André, 1997 елдан «чакырылган әгъза» буларак беренче тапкыр чыгыш ясый, 2007 елдан дефиледа катнаша.
  • Alexis Mabille, 2007 елның июленнән чакырылган әгъзалар исәбендә.
  • Gustavo Lins, 2011 елның 10 гыйнварыннан.
  • Chanel
  • Christian Dior
  • Christophe Josse, 2011 елның 14 февраленнән[6],, 2007 елдан чакырылган әгъзалар исәбендә, аннары даими исемлектә.
  • Franck Sorbier
  • Giambattista Valli, 2008 елдан.
  • Jean-Paul Gaultier SA
  • Martin Margiela, 2012 елның декабреннән.
  • Maurizio Galante 2008 елның гыйнварыннан.
  • Stéphane Rolland[7], 2007 елдан чакырылган әгъзалар исәбендә, аннары даими исемлектә.
  • Franck Sorbier
  • Giambattista Valli, 2008 елдан.
  • Jean-Paul Gaultier SA
  • in Margiela|fr|Martin Margiela, 2012 елның декабреннән.
  • Maurizio Galante 2008 елның гыйнварыннан.
  • Stéphane Rolland

Әгъза-корреспондентлар үзгәртү

  • Versace 2004 елдан дефиледа катнаша, әгъзалыгын икътисади проблемалар сәбәпле туктата, 2012 елда тергезелә.
  • Elie Saab
  • Giorgio Armani
  • Valentino
  • Azzedine Alaïa (дефиледа сирәк катнаша).

Чакырылган әгъзалар үзгәртү

Бу категория 1998 елдан бар. Яңа француз һәм халыкара люкс брендларын җибәрү өчен тәгаенләнгән. 2012 елдан 8 бренд (с линиями аксессуаров) Югары мода дефилесында катнаша.

2012 елның гыйнвары үзгәртү

  • Alexandre Vauthier 2011 елның гыйнварыннан.
  • Bouchra Jarrar, (Balenciaga һәм Lacroix элекке бренды) 2010 елның гыйнварыннан.
  • Iris Van Herpen, 2011 елның июленнән.
  • Julien Fournié 2011 елның гыйнварыннан.
  • Rabih Kayrouz 2008 елның июленнән.
  • Yiqing Yin 2012 елның гыйнварыннан.

2013 елның гыйнвары үзгәртү

  • Эрве Леруа, күбрәк Эрве Леже исеме астында билгеле, Hervé Léger маркасын булдыручы.
  • Béatrice Demulder Ferrant.
  • Rad Hourani.
  • Zuhair Murad[8][9].

Югары мода үзгәртү

  • Haute couture — Парижда мода йортлары. «От кутюр» дип аталуга якынча 100 мода йорты сертификатка ия. Парижда теркәлмәгән брендлар андый исемгә ия була алмый. Башлыча, Парижда теркәлмәве аркасында итальян мода йортлары тик «couture» дип атала. «От кутюр» әйберләре, кагыйдә буларак, табигый тукымалардан кулдан тегелә. Киемнәр зиннәтле әйбер дип исәпләнә. Тамгалы модельләр, еш кына, коллекционерык объектлары булып китә.
  • Prêt-à-porter (De Luxe) — «премиум» классындагы марка. Әйберләрнең шулай ук исемнәре бар. Әйберләр азлап чыгарыла, алар кабатланмый. Тукымаларның сыйфаты югары, әмма шәхси үлчәмнәр күләмнәрнең стандарт линейкасы белән алмаштырыла. Бу класслы таварларны чыгару белән Chanel, Versace, Louis Vuitton кебек компанияләр шөгыльләнә.
  • Prêt-à-porter (Ready To Wear) — «премиум» класслы марка. Әйберләрнең авторлыгы шулай ук саклана. Әмма киемнәрнең үзенчәлеге көндәлек юнәлештә, мода чикләрендә. Конструкциясе җиңелчәрәк, күләмнәр стандарт.

Уртача хак сегменты үзгәртү

  • Канташ линияләр (ингл. diffusion lines) — кием чыгаруның икенче һәм өченче линияләре, «премиум» классы һәм азрак дәрәҗәле модельләр арасы, шулай ук тар функцияле линияләр. Катнаш линияләр дизайн брендларына югары керем китерә һәм брендны, прет-а-порте һәм киң куллану таварлары арасындагы үзенчәлекле звено буларак масс-маркет төркеменә эләгүдән саклый дигән фикер бар. Дизайнчылар катнаш линияләрне прет-а -порте категориясендәге төп брендка зыян китермичә базарга чыгара да һәм кире кайтара да алу мөмкинчелеге белән файдаланалар. Шулай ук капсулалы коллекцияләр чыгару практикалана. Андый коллекция — брендның һәм чакырылган дизайнчының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсе. Ул гомуми идеягә буйсына, һәм чыгарылучы әйберләр саны чикләнә. Бер яктан капсулалы коллекция чыгару игътибарны җәлеп итү өчен булса, икенче яктан сатып алучыга масс-маркет хакы белән дизайн әйберен сатып алуга мөмкинлек бирә. Шулай ук мизгел арасында круиз яки курорт коллекцияләре да бар. Круиз яки курорт коллекцияләре Югары мода йортлары тарафыннан башта елның салкын вакытын йомшак климатлы илләрдә үткәрергә теләүче бай клиентлар өчен оештырыла. Бу коллекциядә кием, аяк киемнәре, аксессуарлар һәм су коену әйберләре каралган.
  • 1970 елларда кайбер Югары мода йортлары, мәсәлән, (Gucci, Pierre Cardin һ.б. әйбер җитештерүчеләргә үз брендларын куллану өчен сата башлый.
  • 1980 елга Gucci маркасын 22 мең әйбер, шул исәптән хәтта яндыргычлар да йөртә башлый. Pierre Cardin маркасы астында түбән сыйфатлы таварлар белән сатучы челтәр дә була. Болар бөтенесе дә Мода йортларының абруена зур әхлакый зыян китерә, әмма «от-кутюр» һәм «прет-а-портедан» азрак керемле линияләр җитештерү белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирә.
  • 1990 еллар башында мода индустриясендә барлыкка килгән катнаш линияләр брендларның абруен саклау һәм югары керем алу проблемаларын хәл итә. Алар брендның төп линиясе белән ачык стилистик бәйләнеш булган артык кыйммәт булмаган материаллардан очсызырак һәм функциональ әйберләр тәкъдим итә. Кайбер катнаш брендлар шул кадәр уңышка ирешә, хәтта сатып алучы аңында шәхси статус ала. Мисал булып Prada статус маркасының икенче линиясе — Miu Miu, Dolce & Gabbana тандемының D&G линиясе, Versace Versus линиясе, Бөек Британиянең Burberry Prorsum линиясе, Roberto Cavalli Just Cavalli линиясе, һ.б. тора.
  • Бридж-брендлар (ингл. bridge — «күпер») — «прет-а-порте» һәм «масс-маркет» арасында күчмә брендлар (киң куллану таварлары). Бридж-брендлар сегменты 2008 елда үсеш ала. Әйберләрнең хакы катнаш брендларныкына караганда арзан, сыйфат шул ук диярлек. Бриджның сегменты шартлы рәвештә better (иң яхшы) һәм middle (уртача) категориягә бүленә. Бридж-брендларга Apriori, Cavita, Cach, arel, IKKS, Laurel, Morella (из Max Mara Fashion Group), Stefanel, Zadig et Voltaire һ.б. кебек сәүдә маркалары керә.

Шулай ук бридж-брендлар шартлы рәвештә better (иң яхшы) һәм middle (уртача) категорияләргә бүленә:

  • Иң яхшы брендлар (better) — югары сыйфатлы әйберне тәкъдим иткән һәм чагыштырмача гади хаклы маркалар (Calvin Klein Jeans, Massimo Dutti, Levi Strauss & Co., Mexx, Tommy Hilfiger һәм башкалар).
  • Утилитар брендлар (contemporary) — күпләп сатып алучыга юнәлтелгән, әйбер очсызлыгы һәм функциональлеге белән аерыла (Benetton, Marks & Spencer, Motivi, Oasis, Topshop, Zara һ.б.).

Күп маркалар үзгәртү

  • Бюджет брендлары — бу мода индустриясенең түбәнге сегмент брендлары, кием һәм аяк киеме маркалары чагыштырмача югары булмаган сыйфатта, арзан булуыннан һәм әйбернең күпләп җитештерелүеннән гыйбарәт. Еш кына «тиз мода» принцибы белән эшлиләр. Аерым маркалар «репликалар» җитештерү белән мәшгуль, ягъни модалы йортларның һәм дизайн брендларының күчермәләре белән шөгыльләнә, шул вакытта очсыз тукымалар һәм гадиләштерелгән конструкцияләр куллана, башкалары үз модельләрен булдыра яки өлешчә башка брендларның үзенең хак категориясенең модельләрен күчерә. Мисал булып Bershka, Sasch, NewYorker һәм башка маркалар тора.
  • Күп брендлар (moderate) —очсыз хаклы маркалар һәм чагыштырмача түбән сыйфатлы әйберләр (Calliope, Jennyfer, Terranova, Sela).

Очсыз маркалар ике юнәлешкә бүленә:

  • яшьләр бренды (Bershka, Mango, New Yorker, Pull & Bear, Stradivarius һәм башкалар).
  • бөтен гаилә өчен брендлар (С & A, Esprit, LC Waikiki, HoneyLook и другие).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://blog.hootsuite.com/instagram-hashtags/
  2. https://www.japanbuzz.info/top-10-instagram-hashtags-in-japan-2019/
  3. Diana de Marly, Worth Father of Haute Couture. Elm Tree Books, Лондон, 1980 ISBN 0-241-10304-5, стр 2.
  4. Jacqueline C. Kent (2003). Business Builders in Fashion — Charles Frederick Worth — The Father of Haute Couture The Oliver Press, Inc., 2003
  5. Claire B. Shaeffer (2001). Couture sewing techniques «Originating in mid- 19th-century Paris with the designs of an Englishman named Charles Frederick Worth, haute couture represents an archaic tradition of creating garments by hand with painstaking care and precision». Taunton Press, 2001
  6. Carine Bizet, " Couture Academy « Madame Figaro
  7. Carine Bizet, " Couture Academy « Madame Figaro
  8. Paris : quatre nouvelles maisons invitées sur les podiums haute couture.
  9. Haute Couture: Didier Grumbach décode les évolutions du calendrier. әлеге чыганактан 2013-01-15 архивланды. 2021-10-12 тикшерелгән.