Миңнулла Чинкин — РСФСРның һәм Татарстанның җиңел атлетика буенча атказанган тренеры.

Миңнулла Чинкин
Туган телдә исем Миңнулла Низаметдин улы Чинкин
Туган 4 июнь 1931(1931-06-04)
Чуаш АССР, Шыгырдан районы, Кыр Бикшеге авылы
Үлгән 8 гыйнвар 2014(2014-01-08) (82 яшь)
Чаллы
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Һөнәре җиңел атлетика, тренер
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган тренеры (1989)

Миңнулла Низаметдин улы Чинкин тумышы белән Чувашия Республикасыннан.

Әлмәттә яшь буынны спорт серләренә өйрәтә. 1973 елдан Чаллыда яши. Чаллыда “Камаз” спорт клубында өлкән тренер булып хезмәт куя. “Яр Чаллы” спорт комплексында эшли. 1983 – 1989 елларда ССРБ­ның марафон йөгерүе буенча җыелма командасында эшләде.


« [Миңнулла Чинкин] өч дистәдән артык спорт остасы, Олимпия уеннарында катнашкан Равил Кашапов, Фирая Солтанова-Жданова, Гөлнара Сәмитова-Галкина, дөнья стадионнарында байтак җиңүләр яулаган бертуган Юрий һәм Валентин Стариковлар, Насыйбулла Хөснуллин, Фәрит Зарипов, Елена Маськина кебек көчле йөгерешчеләр тәрбияләгән атказанган тренер ул. Соңгы елларда ерак араларга йөгерүчеләрнең бөтенесе дә диярлек Чаллыдан булуы Миңнулла абый кебек тыйнак остазның хезмәт җимеше.[1]
Атлас ГАФИЯТОВ
»

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү