Михляев йорты (рус. дом Михляева) – Казан шәһәрендәге борынгы таш бина. Муса Җәлил урамы, 19 йорт адресы буенча тегү фабригы территориясендә урнашкан. Йорт хуҗасы I гилдия сәүдәгәр Иван Афанасий улы Михляев (дөресе Микляев) исеме белән аталган.

архитектура һәйкәле
Михляев йорты
Шәһәр Казан
Мигъмари эслүб барокко
Төзелеш 17231725 еллар
Халәт Калып:Культурное наследие РФ 4

Русия гербы Русия Федерациясе мәдәни мирасы, объект № 1610032001объект № 1610032001

Тарих үзгәртү

XVII гасыр ахыры – XVIII гасырның I яртысында сәүдәгәр Микляевның таш пулатлары Казанның иң күренекле бинасы булган. Россия императоры Петр I, Персия сугышына барышлый, 1722 елның 27 маенда әлеге бинада туктап, үзенең 50 яшен билгеләгән.[1] Патша Россия армиясе өчен постау әзерләүче казна фабригына тикшерү белән бара. Постауның сыйфатыннан канәгать калмыйча, постау фабригын сәүдәгәр Микляевка тапшыра. Постауның артык җитештерелгәнен үз файдасына сатарга рөхсәт бирә. Шуның хөрмәтенә сәүдәгәр үз йорты янәшәсендә зур чиркәү торгыза. Микляев йортын Петр һәм Павел чиркәвенә васыять иткән булган. Ләкин кирәкле кәгазьләрне тутырганда киткән хата аркасында 1728 елда бинага Микляевның мирасчысы — И.А. Дряблов хуҗа була. 1774 елдан шәһәр карамагына кала һәм анда казна оешмалары урнашкан була. Пулаттагы фатирларны арендага алып, кәсеп итүче һөнәрчеләр дә була. 1895 елда пулатларда шәһәр музее ачарга да уйлыйлар.[2] Хәзерге вакытта бина белән Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты идарә итә. Бинада үзгәртеп кору эшләре бара.

Бинаның архитектураы үзгәртү

Бинаны коручыларның исеме тарихта калмаган. Ул вакытта Украинада (Малороссиядә) шундый биналар кору киң таралу сәбәпле, бинаны малоросслар төзегән, дигән караш өстенлек итә.

Бинаны XVII гасыр ахыры – XVIII гасырның I яртысында ике катлы итеп төзегәннәр: өске каты агачтан, аскы каты таштан булган. Өске катында хуҗалар үзләре яшәгән, калын диварлы, кечкенә тәрәзәле түбәнге каты идән асты келәте булып хезмәт иткән. Петр I Казанга килеп киткәч, хәзерге (таш) кыяфәтенә кергән, булса кирәк. Бинаның гәрничләре (рус. карниз) һәм тәрәзә яңакларының (рус. наличник) бизәлеше янәшәдә урнашкан Петр һәм Павел чиркәве (1723-1726) бизәлешенә тәңгәл килә. Йорттан әлеге чиркәүгә турыдан-туры керү юлы булган. Төньяктан йорт Микляев гаиләсенең йорт чиркәве — Косма Һәм Дамиан чиркәвенә терәлеп тора.[3]

Төп фасадның уртасында икенче катка күтәрелүче баскыч булган. Аны 1774 елда бина шәһәр карамагына күчкәч сүткәннәр. Йортның төп керү юлыннан Идел елгасына турыдан-туры барырга мөмкин булган. ХIХ гасырда йорт каршысына ике катлы бина төзеп, төп керү юлын каплап куйганнар.[4]

Бизәлеше буенча әлеге бина – рус бароккосы (башка исемнәре: Мәскәү бароккосы, Нарышкиннар бароккосы)[5] стилендә салынган архитектура һәйкәле. Янәшәдәге Петр һәм Павел чиркәвенең бинасы белән берлектә Россия провинциясендә рус бароккосы стилендә салынган биналарның иң күркәм үрнәге санала.[6]

Әдәбият үзгәртү

Памятники архитектуры Казани. 3 томда, Казан, 1989.

Моны да карагыз үзгәртү

Московское барокко

Искәрмәләр үзгәртү

Казанның истәлекле урыннары
 
Герб Казани