Михаил Салтыков-Щедрин

Михаил Салтыков-Щедрин, чын исем-фамилиясе Михаил Евграф улы Салтыков, «Щедрин» — псевдонимы (рус. Михаил Евграфович Салтыков-Щедрин, 1826 елның 15 (27) гыйнвары, Тверь губернасы, Калязин өязе, Спас-Угол — 1889 елның 28 апреле (10 мае), Петербург) — рус язучысы, журналист, сатира остасы. Рязань (1858), Тверь (1860) вице-губернаторы. «Отечественные записки» журналы мөхәррире (1878-1884).

Михаил Салтыков-Щедрин

Тугач бирелгән исеме: Михаил Евграф улы Салтыков
Псевдонимнар: Николай Щедрин
Туу датасы: 27 гыйнвар 1826(1826-01-27)
Туу урыны: Тверь губернасы, Калязин өязе, Спас-Угол
Үлем датасы: 10 май 1889(1889-05-10) (63 яшь)
Үлем урыны: Петербург
Милләт: рус
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
Эшчәнлек төре: язучы, мөхәррир
Иҗат итү еллары: 1841-1889
Юнәлеш: сатира, проза
Жанр: очерк, әкият, повесть, роман
Иҗат итү теле: рус теле
Дебют: «Лира» («Библиотека для чтения», 1841)
Имза:

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1826 елның 15 (27) гыйнварында Тверь губернасы Калязин өязе (хәзерге Мәскәү өлкәсе Талдом районы) Спас-Угол авылында бай алпавыт Салтыковлар гаиләсендә туган. Әтисе Евграф Василий улы (?-1851) — укымышлы, ләкин йомшак холыклы, дингә бирелгән булса, әнисе Ольга Михаил кызы (?-1874), киресенчә, эшлекле булуы, кырыс холкы белән аерылып торган. 1850 еллар уртасына Салтыковларның 3 мең крепостной керәстияны була. Асылзатлар гадәте буенча, аны тәрбияләү белән керәстиян хатыннары (Домна Федорова һ.б.) шөгыльләнгән. Башлангыч чорда (1829-1836) белемне өйдә ала. Алты яшендә французча һәм алманча иркен сөйләшергә өйрәнгән, ике елдан русча укый-яза белгән. 1836-1838 елларда Мәскәүдә асылзатлар институтында укый. 1838 елда укудагы уңышлары өчен Царское Селодагы лицейга (1844 елдан Александр лицее) күчерелә. Лицейда укыганда беренче шигырьләрен яза, 1841 елда «Библиотека для чтения» журналында «Лира» шигыре басылып чыга. 1844 елда, лицейны тәмамлагач, Россия империясе хәрби министрлыгы канцеляриясендә (Петербург) хезмәт итә башлый.

1844-1847 елларда М.В. Петрашевский түгәрәгенә йөри, утопик социализм идеясе белән мавыгып ала.

1846-1848 елларда «Современник» һәм «Отечественные записки» журналларының библиография бүлекләрендә яңа чыккан китапларга рецензияләр урнаштыра.

1847 елның ноябрь аенда «Отечественные записки» журналында беренче повесте — «Каршылыклар» (рус. Противоречия) басылып чыга.

1848 елның мартында «Отечественные записки» журналында «Буталган эш» (рус. Запутанное дело) повесте басылып чыккач, аңа цензура игътибар итә. 21 апрельдән 22сенә каршы төндә кулга алына. 28 апрельдә жандарм озатуында Вяткага сөргенгә җибәрелә.

1848-1855 еллар — сөргенлек еллары. Вяткада чиновник булып хезмәт итә.

1855 елда, сөргеннән кайткач, Россия империясе эчке эшләр министрлыгы штатына алына.

1856-1857 елларда «Русский вестник» журналында Н. Щедрин имзасы белән беренче сатира шәлкеме «Губерна очерклары» (рус. Губернские очерки) чыга.

1857 елда «Губерна очерклары» 2 томлык китап булып басыла. «Современник» журналының декабрь санында «Губерна очерклары» турында Н.Г. Чернышевский һәм Н.А. Добролюбовның хуплау мәкаләләре басыла. «Русский вестник» журналының октябрь санында «Пазухиннның үлеме» (рус. Смерть Пазухина) пьесасы басылып чыга, ләкин цензура аны сәхнәгә куюны тыя.

1858 елдаРязань вице-губернаторы. Рязань алпавыты Кислинскаяның йомышчы малайларының үз-үзләренә кул салу сәбәпләрен тикшерә. Соңыннан әлеге фаҗигале вакыйганы «Миша һәм Ваня» хикәясенә нигез итеп ала.

1860 елда Тверь вице-губернаторы итеп билгеләнә.

1857-1863 елларда «Невинные рассказы», «Сатира в прозе» җыентыклары чыга.

1862 елда отставкага җибәрелә. «Глуповское распутство», «Каплуны» очеркларына тыю салына. Декабрь аенда (8 айга чыгуы туктатылган) «Современник»«» журналы мөхәрририятенә кабул ителә.

1863-1864 елларда «Современник»ның тәнкыйть бүлегендә, «Свисток» сатирик кушымтасында эшли. «Безнең иҗтимагый тормыш» (рус. Наша общественная жизнь) хроникасын алып бара.

1864 елда «Современник» журналы мөхәрририятеннән китә. Тула казна пулаты рәисе (1866 елның ноябреннән идарәчесе) итеп билгеләнә.

1867 елның ноябреннән Рязань казна пулаты идарәчесе.

1868 елның 14 июнендә отставкага чыга, хөкүмәт эшендә эшләүдән туктый. Сентябрь аеннан Н.А. Некрасовның «Отечественные записки» журналы редакциясендә эшли башлый. 1868-1884 елларда барлык яңа әсәрләрен әлеге журналда гына бастыра:

1869 елда «Отечественные записки» журналында беренче әкиятләрен («Кыргый алпавыт» (рус. Дикий помещик) һ.б.) бастыра башлый. 1869-1870 елларда журналда «Бер шәһәрнең тарихы» (рус. История одного города) басыла (1870 елда аерым китап булып та чыга). 1863-1874 елларда «Заман билгеләре» (рус. Признаки времени) очерклары, «Помпадуры и помпадурши» сатирик шәлкеме дөнья күрә. 1869-1872 елларда «Ташкентлы әфәнделәр» (рус. Господа ташкентцы) басылып бетә. 1872 елның февраль санында «Петербургка провинциядән килгәннең көндәлекләре» (рус. Дневники провинциала в Петербурге) чыгарыла. 1872-1876 елларда «Яхшы ниятле телмәрләр» (рус. Благонамеренные речи) шәлкеме бастырыла. 1874-1876 елларда «Молчалин әфәнделәр» (рус. Господа Молчалины), «Кайтавазлар» (рус. Отголоски) әсәрләре чыга.

1874 елның 3 декабрендә әнисен җирләгәндә суык тиеп, авырый башлый. 1875 елда табиб киңәше белән Баден-Баден, Париж, Ниццага барып дәвалана (1880, 1881, 1885 елларда чит илгә дәваланырга бара).

1878 елның 28 мартында «Отечественные записки» журналының мөхәррире итеп раслана. Әлеге басма белән хезмәттәшлек итүгә Л.Н. Толстойны җәлеп итә.

1880 елда «Головлев әфәнделәр» (рус. Господа Головлевы) аерым китап булып чыга.

1883-1884 елларда «Пошехон хикәяләре» (рус. Пошехонские рассказы) сатирик шәлкеме басыла. Шул ук елларда цензура язучының сатирик әкиятләрен («Воевода булган аю» (рус. Медведь на воеводстве) һ.б.) бастыруны тыя. 1884 елның апрель аенда хөкүмәт карары белән «Отечественные записки» журналын чыгару туктатыла.

1885 елда «Русские ведомости» газетасында кайбер әкиятләре («Дурак», «Либерал» һ.б.) басылып чыга. Декабрь аенда Л.Н. Толстой «Посредник» нәшриятында эшләргә тәкъдим итә.

1884-1886 елларда «Вестник Европы» журналы битләрендә күп кенә әкиятләрен һәм очеркларын («Чуар хатлар» (рус. Пёстрые письма) һ.б.) чыгару мөмкин була. 1887-1889 елларда әлеге басма «Пошехонская старина» романын бастыра.

1887 елда цензура гади халык өчен язучы әкиятләренең очсыз басмасын чыгаруны тыя.

1889 елның март-апрелендә сәламәтлеге какшый, авыруы көчәя. 28 апрельдә Петербургта вафат була. Үзенең васыяте буенча, Волков зиратында И.С. Тургенев кабере янәшәсенә җирләнә.

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Елизавета Аполлон кызы Болтина, 1856 елның 6 июлендә Мәскәүдә өйләнешкәннәр.

Улы Константин (1872 елның 1 февралендә туган)
Кызы Елизавета (1873 елның 28 гыйнварында туган)

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 34 томах. Том 29 (Ру-Се). М.: НИ БРЭ, 2015. ISBN 978-5-85270-366-8

Әдәбият үзгәртү

  1. Салтыков-Щедрин М.Е. Собрание сочинений . В 20 т. М.: «Художественная литература», 1965-1977.
  2. В.В. Прозоров. Салтыков-Щедрин. М.: «Просвещение», 1988. ISBN 5-09-000536-2

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү