Морозов Михаил Михайлович (1897, 18 февраль, Мәскәү — 9 май, 1952, шунда ук) — совет әдәбият гыйлеме һәм театр белгече, педагог, тәржемәче, бөтен гомерен Шекспир ижатын өйрәнүгә багышлаган, Шекспирны өйрәнү гыйлеменә нигез салучыларның берсе.

Михаил Морозов
Туган 6 (18) февраль 1897
Мәскәү, Россия империясе[1]
Үлгән 9 май 1952(1952-05-09)[1] (55 яшь)
Мәскәү, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Введен зираты[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
 СССР
Әлма-матер Мәскәү университетының тарих-филология факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Һөнәре тәрҗемәче, язучы, тиятыр белгече, әдәби тәнкыйтьче
Эш бирүче Мәскәү дәүләт университетының филология факультеты[d] һәм Мәскәү дәүләт университеты
Ата-ана
Кардәшләр Морозова, Мария Михайловна[d]

Биографиясе үзгәртү

 
В. А. Серов. Мики Морозовның портреты.

Морозов Михаил Михайлович фабрикант Морозовлар гаиләсендә туган. Атасы — Морозов Михаил Абрамович (1871-1903) — эшкуар, меценат, сынлы сәнгать коллекционеры («Джентльмен» исеме астында билгеле булган); әнисе — Мамонтова Маргарита Кирилловна (1873-1958). Кече апасы — пианистка Морозова Мария Михайловна (1904-1964). Бөек Британиядә инглиз телен һәм әдәбиятын өйрәнә. Рәсәйгә кайтып, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын тәмамлый. 1920-нче еллардан алып театр режиссеры була, театр тарихы буенча лекцияләр укый, тәрҗемә белән шөгыльләнә. Соңрак инглиз теле укытучысы булып эшли, инглиз телендә инглиз әдәбияты тарихы буенча лекцияләр укый. Шекспирның "Гамлет"ын инглиз телендә басмага әзерли, аңа җентекле аңлатма бирүдән тыш, аның өчен махсус сүзлек төзи. 30 нчы елларда театрда эшләвен дәвам итә, Шекспирның спектакльләрен куюны консультант сыйфатында гамәлгә ашыра. 1937 елда Шекспир кабинетын булдыра һәм ВТО карамагындагы көнбатыш аурупа театрын җитәкли. Бөтенсоюз Шекспир конференцияләре белән җитәкчелек итә. Мәскәү дәүләт университетының филология факультетында шекспир семинарларын алып бара. 1949 елда, космополитизм белән көрәшү вакытында, Шекспир кабинеты ябылганнан соң, Мәскәүдә инглиз телендә чыгарылган News журналының баш мөхәррире итеп тәгаенләнә.

1952 елда вафат була. Введенский зыяратында җирләнгән(10 уч.).

Гаиләсе үзгәртү

  • 1нче хатыны — Туркестанова Варвара Александровна (1896-1941)[2][3].
    • Улы — Михаил Михайлович-(1922-1967)[4].
  • 2-нче хатыны — Татьяна Романовна Рогаль-Левицкая.
  • 3-нче хатыны — Буромская-Морозова Евгения Михайловна (1909-1996), тол хатын һәм М. М. Морозов мирасын нәшер итеп чыгаручы[5].

Морозовның эшләре үзгәртү

  • «Шекспир пьесаларына аңлатма» (1941);
  • «Шекспир совет сәхнәсендә» (1947);
  • «Шекспир» (ЖЗЛ, 1947)
  • «Төрле еллардагы шигырлар» (1983)

Искәрмә үзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Морозов Михаил Михайлович // Большая советская энциклопедия: [в 30 т.] / мөхәррир А. М. Прохоров — 3-е изд. — Москва: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Голицын К. Н. Записки князя Кирилла Николаевича Голицына / [сост. и аннот. имен. указ. А. К. Голицына]. — М. : Радуга, 2008. С. 287—289, 293, 586.
  3. Дворяне: книга памяти (То). Заклейменные властью. әлеге чыганактан 2019-11-19 архивланды.
  4. ф. 2526 Морозов Михаил Михайлович (1897—1952) — литературовед. РГАЛИ. әлеге чыганактан 2020-01-17 архивланды.
  5. М. М. Морозов. Театр Шекспира (составитель Буромская-Морозова Евгения Михайловна). М. : ВТО, 1984., archived from the original on 2021-11-24, retrieved 2021-11-24 

Әдәбият үзгәртү

  • Горбунов А. Н. Морозов о Шекспире // Горбунов А. Н. Шекспировские контексты — М.: МедиаМир, 2006. — Б. 299—307. — 364 б. — 500 экз. — ISBN 5-91177-001-6.
  • Самарин Р. М. М. М. Морозов (1897-1952) // М. М. Морозов. Избранные статьи и переводы — М.: ГИХЛ, 1954.
  • Шведов Ю. Михаил Михайлович Морозов // М. Морозов. Шекспир, Бернс, Шоу… / Автор вступительной статьи и составитель сборника и редактор Ю. Шведов — М.: Искусство, 1967.

Сылтамалар үзгәртү

  • Морозов, Михаил Михайлович // Краткая литературная энциклопедия / Гл. ред. А. А. Сурков. — М. : Советская энциклопедия, 1962-1978.
  • Захаров Н. В. Морозов Михаил Михайлович. Электронная энциклопедия «Мир Шекспира» (2012—). Башлангыч чыганактан архивланган 18 гыйнвар 2020. 18 гыйнвар 2020 сыналган.