Михаил Лаврентьев (1900)

Михаил Лаврентьев, Михаил Алексей улы Лаврентьев (рус. Лаврентьев Михаил Алексеевич, 1900 елның 6 (19) ноябре, Казан1980 елның 15 октябре, Мәскәү) — математик һәм механика гыйлеме белгече, Украина ССР ФА академигы (1939), вице-президенты (1946-1948), ССРБ ФА академигы (1946), вице-президенты (1957-1975). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1967), Ленин (1958) һәм ССРБ Дәүләт (1946, 1949) премияләре лауреаты. ССРБ ФА Себер бүлеге (Новосибирск) оештыручысы һәм беренче җитәкчесе (1957-1975).

Михаил Лаврентьев
Туган телдә исем Михаил Алексей улы Лаврентьев
Туган 19 ноябрь 1900(1900-11-19)
Казан
Үлгән 15 октябрь 1980(1980-10-15) (79 яшь)
Мәскәү
Күмү урыны Южное кладбище[d][1][2]
Яшәгән урын Новиков дачасы[d], Казан
Милләт рус
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Әлма-матер Мәскәү дәүләт университеты[3], Казан дәүләт университеты[3], Париж үнивирситите[d][3] һәм Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре математик, механика белгече, академик
Эш бирүче ССҖБ Фәннәр академиясе[d][3], Русия химия-технология университеты[d][3], Үзәк аероһидродинаминка институты[d], Новосибирск дәүләт университеты[d][3], Мәскәү дәүләт техника университеты[d][3] һәм Мәскәү дәүләт университеты[3]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Җефет Вера Евгений кызы, биолог
Балалар улы Михаил, кызы Вера
Бүләк һәм премияләре

Ленин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыЛенин орденыОктябрь Инкыйлабы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы орденыХезмәт Кызыл Байрагы ордены

Ленин премиясеССРБ дәүләт премиясеССРБ дәүләт премиясе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]

 Михаил Лаврентьев Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1900 елның 6 (19) ноябрендә Казанда туган. Бабасы, әбисе, әтисе, әнисе — төп Казан кешеләре. Әтисе Алексей Лаврентий улы Беренче Казан гимназиясен (1893, алтын медальгә), Казан университетының физика-математика факультетын (1897, 1нче дәрәҗә дипломга) тәмамлаган. Казан униаерситеты (1922 елдан Мәскәү университеты) профессоры. Әнисе Анисия Михаил кызы приход мәктәбен тәмамлаган, кияүгә чыкканчы тегүче булып эшләгән. Михаил Алексей улы 10 яшендә гаиләсе белән Алманиягә китә. Гёттингенда алман телен, соңрак Парижда француз телен өйрәнә.

Казанда үзгәртү

Казанга кайткач, гаилә «Новикова дачасы»нда (хәзерге «Казанский» санаторие территориясе) дүрт бүлмәле фатирда яши. 1912 елда Казанның коммерция укузанәсенә (хәзерге Казан авыл хуҗалыгы академиясе) 2нче сыйныфка укырга керә. Математика укытучысы М.Н. Ивановский тәэсирендә математика һәм физика фәннәре белән җитди шөгыльләнә башлый. 1918 елда 6 сыйныф тәмамлау (тулы булмаган урта белем) турында диплом белән (Октябрь инкыйлабыннан соң, махсус декрет буенча, туу турында таныклык белән 17 яшьтә университетка укырга керергә рөхсәт ителә) Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Х.М. Мөштәри, М.М. Сегель, Б.Л. Лаптев белән бергә укый. Аналитик геометрияне, математик анализны, физиканы Д.Н. Зейлингер, Н.Н. Парфентьев, Д.А. Голдгаммер, Е.А. Болотов кебек күренекле галимнәрдә укый. 3нче курста ук механика кабинетына ассистент итеп эшкә алалар, беренче курс студентлары белән дәресләр үткәрүне ышанып тапшыралар. Гаилә дусты күренекле математик Н.Н. Лузин тәкъдиме белән гаилә 1921 елда Мәскәүгә күчә. Шулай итеп, М.А. Лаврентьев Казан университетында 4 еллык программаны үзләштереп китә.

Мәскәүдә үзгәртү

1922 елдан Мәскәү университетын тәмамлый. Шунда ук гыйльми-педагогик хезмәт башкара, профессор (1929).

1939-1941 елларда Украина ССРда: Киев университетында эшли. Украина ССР ФА академигы (1939), вице-президенты (1946-1948).

1935-1960 елларда ССРБ ФА В.А. Стеклов исемендәге Математика институты директоры.

1949-1952 елларда Мәскәү төгәл механика һәм исәпләү техникасы институты директоры.

1950-1953, 1955-1957 елларда ССРБ ФА физика-математика фәннәре бүлеге академик-сәркатибе.

ССРБ ФА Себер бүлеген (Новосибирск) оештыру тәкъдиме белән чыгучы һәм 1957-1975 елларда бүлек президиумының беренче рәисе.

Хезмәтләре үзгәртү

Функцияләр теориясе, дифференциаль тигезләмәләр теориясе, тулаем мохит механикасы, гамәли физика өлкәләрендә яңа юнәлешләр ача.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Хәтер үзгәртү

1980 елның 15 октябрендә Мәскәүдә вафат. Новосибирскида дәфен ителгән.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Большая российская энциклопедия. В 35 томах. Том 16 (Кр-Ла). М.: НИ БРЭ, 2010. ISBN 978-5-85270-347-7
  2. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият үзгәртү

  1. Бикбулатов Р. Казань. Знаменитые люди. Казань: «Заман», 2003. ISBN 5-89052-016-4
  2. Новосибирцы — Герои Отечества. Новосибирск, 2010.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү