Михаил Касьянов, Михаил Михаил улы Касьянов, рус. Касья́нов Михаи́л Миха́йлович (08.12.1957) — сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе, РФ хөкүмәте рәисе (2000, май-2004, февраль), «МК Аналитика» консалтинг фирмасы җитәкчесе (2004 елдан), ПАРНАС сәяси фиркасе рәисе (2015 елдан).

Михаил Касьянов
ПАРНАС фиркәсенең рәисе
Вазыйфага керешкән
2016 елның 16 сентябре
Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе
Вазыйфада
2000 ел – 2004 ел
Аңа кадәр Владимир Путин
Дәвамчысы Виктор Христенко
РФ финанс министры
Вазыйфада
1999 ел – 2000 ел
Аңа кадәр Михаил Задорнов
Дәвамчысы Алексей Кудрин
Шәхси мәгълүмат
Туган 8 декабрь 1957(1957-12-08) (66 яшь)
Солнцево, Мәскәү өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Сәяси фирка ПАРНАС
Әни Мария Павловна, икътисадчы
Әти Михаил Федорович, укытучы
Белем Мәскәү дәүләт автомобил-юл техника университеты[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1957 елның 8 декабрендә Мәскәү өлкәсе Солнцево бистәсендә (1938 елдан дача бистәсе, 1976 елдан шәһәр, 1984 елдан Мәскәү шәһәре эчендәге район) туган. Әтисе — укытучы, мәктәп директоры, әнисе — «Особстрой» (соңрак «Главмосстрой») оешмасында баш икътисадчы булган.
Урта мәктәпне (1974), Мәскәү автомобиль-юл институтын (рус. МАДИ) (1976), ССРБ Госпланы каршындагы югары икътисад курсларын, ССРБ тышкы икътисадый элемтәләр министрлыгы каршындагы югары чит телләр курсларын тәмамлаган.
1976-1978 елларда Мәскәү хәрби округында Мәскәү шәрәфле каравыл ротасында хәрби хезмәтен үтәгән.

Хезмәт юлы үзгәртү

  • 1978-1981 Армиядән кайткач, ССРБ төзелеш дәүләт комитетының (рус. Госстрой) сәнәгать транспорты институтында (рус. ВПНИИ) өлкән техник, инженер булып эшли.
  • 1981-1990 РСФСР Госпланында инженер, әйдәүче икътисадчы, баш белгеч, тышкы икътисадый элемтәләр бүлегенең бүлекчә мөдире.
  • 1990-1992 РСФСР икътисад министрлыгында тышкы икътисадый элемтәләр идарәсендә бүлекчә мөдире.
  • 1992-1993 РСФСР икътисад министрлыгында берләштерелгән тышкы икътисадый элемтәләр идарәсендә бүлекчә мөдире.
  • 1993-1995 РФ финанс министрлыгы чит ил кредиты һәм тышкы бурычлар департаменты башлыгы.
  • 1995-1997 РФ финанс министры урынбасары.
  • 1997-1998 «Зур сигезлек» сөйләшүләрендә РФ финанс вәкиле буларак катнаша.
  • 1999, февраль РФ финанс министрының беренче урынбасары, май аеннан — РФ финанс министры.
  • 2000, гыйнвар РФ хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары, 17 майданРФ хөкүмәте рәисе. РФ Дәүләт думасының 325 депутаты яклап, 55 — каршы тавыш бирә, 15 — битараф кала.
  • 2004, февраль М.М. Касьянов хөкүмәте отставкага җибәрелә.
  • 2005, март «МК Аналитика» консалтинг фирмасы оештыра.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

  • 1994-1996 Париж клубы һәм Лондон клубы әгъзалары белән элекке ССРБ бурычларын реструктуризацияләү турында уңышлы сөйләшүләр алып бара.
  • 1996 беренче РФ еврооблигацияләрен чыгаруны оештыра.
  • 1998 елның августындагы дефолттан соң чит ил кредиторлары белән РФ хөкүмәте һәм банкларының бурычын реструктуризацияләү турында сөйләшүләр алып бара.
  • 1999 РФ финанс хәлен стабильләштерү һәм илнең икътисадын үстерү бюджетын кабул итүдә катнаша.
  • 2000-2003 М.М. Касьянов җитәкләгән хөкүмәт салым, пенсия, финанс, инфраструктура реформаларын башлап җибәрә.
  • 2004 РФ президенты каршында «Коррупциягә каршы көрәш шурасы»н төзүне тәкъдим итә (2004 елның гыйнварыннан әлеге шура рәисе итеп сайлана).

Хөкүмәт рәислегеннән киткәч, актив рәвештә сәяси һәм иҗтимагый эшчәнлек алып бара, РФ хакимиятләрен «демократия принципларын җимерүдә, илдә сәяси ирекне кысуда» гаепли.

  • 2006 елдан РФ «Халык демократия берлеге» (рус. НДС) иҗтимагый хәрәкәте рәисе.
  • 2007 елдан «Халык демократия һәм хаклык яклы» (рус. Народ за демократию и справедливость) сәяси фиркасе рәисе.
  • 2008 елдагы РФ президенты сайлауларында катнашу өчен үз кандидатурасын теркәтә, ләкин «яклап кул кую бюллетеньнәрен санауда техник ялгышлыклар»ны сәбәп итеп, кандидатурасы сайлаулардан төшереп калдырыла[1] .
  • 2010 елдан «Коррупция башбаштаклыгыннан азат Россия өчен» (рус. За Россию без произвола коррупции) халык иреге фиркасенең рәистәше.
  • 2015 елның 5 июленнән ПАРНАС фиркасе рәисе.

Китаплары үзгәртү

  1. М.М. Касьянов. Без Путина. Политические диалоги с Евгением Киселевым. М.: «Новая газета», 2009.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шәхси порталында, archived from the original on 2016-03-06, retrieved 2016-02-19