Михаил Егоров
Михаил Егоров, рус. Михаил Алексеевич Егоров — Советлар Берлеге Каһарманы (1946 ел, 8 май). М.В. Кантария белән рейхстаг түбәсенә Җиңү байрагы кадаучы (1945 ел, 1 май).
Михаил Егоров | |
---|---|
= | |
Туу датасы | 5 май 1923 |
Туу урыны | РСФСР, Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылы |
Үлем датасы | 20 июнь 1975 (52 яшь) |
Үлем урыны | Смоленск |
Гаскәр төре | укчы полк |
Дәрәҗә | кече сержант |
Җитәкчелек иткән | разведкачы |
Бүләкләр һәм премияләр | |
[[commons:Category: Mikhail Alekseyevich Yegorov Викиҗыентыкта|Михаил Егоров]] Викиҗыентыкта
|
Тормыш юлы үзгәртү
1923 елның 5 маенда Смоленск өлкәсе Рудня районы Ермошенки авылында туган. Башлангыч белем алгач, күмәк хуҗалыкта эшләгән.
Бөек Ватан сугышында үзгәртү
Смоленск өлкәсе басып алынгач, партизаннар отрядына кушыла. 1944 елның декабреннән Кызыл гаскәрдә. 1- Белорус фронтының 3- удар армиясенең 150- укчы дивизиясе 756-укчы полкы разведчигы.
Җиңү байрагы үзгәртү
Берлинда рейхстагны штурмлаган вакытта лейтенант А.П. Берест җитәкчелегендә Мелитон Кантария белән 3- удар армиянең хәрби шурасы рәсми раслаган Җиңү байрагын рейхстаг түбәсенә кадыйлар.
1946 елның 8 маенда әлеге батырлык өчен Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.
1947 елда хәрби хезмәтен төгәлли.
Сугыштан соң үзгәртү
Смоленск шәһәрендә хуҗалык-фирка мәктәбен тәмамлый. Рудня сөт-консерв комбинатында эшли.
Юл һәлакәтендә фаҗигале рәвештә һәлак була.
Хәтер үзгәртү
- Смоленск шәһәрендә урамга һәм Смоленск өлкәсе Монастырщина бистәсендә тыкрыкка исеме бирелгән.
- Рудня шәһәрендә яшәгән фатирында музей булдырылган.
- 1965-1992 «Берлин шәһәренең шәрәфле ватандашы»[1].
- Рудня шәһәрендә ветераннар скверында бюсты урнаштырылган (автор — РФ халык рәссамы А.Г. Сергеев).
- Сынчы Иван Першудчев һәйкәлен ясый.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү
- Советлар Берлеге Каһарманы (1946 ел, 8 май).
- Ленин ордены (1946 ел, 8 май).
- «Алтын Йолдыз» медале (№ 6972) (1946 ел, 8 май).
- Кызыл Йолдыз ордены
- III дәрәҗә Дан ордены (30.04.1945)
- I дәрәҗә Ватан алдындагы казанышлар өчен ордены (АДР).
Әдәбият үзгәртү
- Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. М.: Воениздат, 1975.
- Егоров М.А., Кантария М.В. Знамя Победы. Бой первый – бой последний / лит. запись Б. Данюшевского. М.: Молодая Гвардия, 1975. ББК Т3(2)622.5.
- Минин М.П. Трудные дороги к Победе : Воспоминания ветерана Великой Отечественной войны. Псков, 2001.
Моны да карагыз үзгәртү
Сылтамалар үзгәртү
Искәрмәләр үзгәртү
- ↑ 29.09.1992 мактаулы исем кире алынган